Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газаплы бәхет»: Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе — шагыйрь тормышына бер караш

28 февраль көнне Татар китабы йортында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның иҗат кичәсе узды. «Газаплы бәхет» дип исемләнгән шигъри тамаша Кадыйр Сибгатуллинның 80 еллыгына багышланды.

news_top_970_100
«Газаплы бәхет»: Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе — шагыйрь тормышына бер караш
Абдул Фархан

Шигърият һәм музыка

Кадыйр Сибгатуллин 1942 елның 15 февралендә Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында туган. Рәсми чыганакларда аның туу урыны дип Балыклы Чүкәй авылы күрсәтелгән. «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов моны болай аңлата: Кадыйр Сибгатуллинның әтисе сугышта хәбәрсез югалгач, әнисе пенсия билгеләр өчен кирәк булгач, документта шулай яздырган.

Без бер вакытта да аның Балыклы Чүкәй авылында туган дигәненә дәгъва кылмыйбыз, ул — ике авылга бер шагыйрь, — диде Раил Садретдинов.

Шагыйрьнең юбилее уңаеннан узган «Газаплы бәхет» шигъри кичәне аның якташы, «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов оештырды. Кичәдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, музыкантлар Ильяс Камал, Айгөл Зәйнуллина, Ильяс Фәрхуллин һәм яшь җырчы Рөстәм Егоров катнашты.

Тамаша Кадыйр Сибгатуллинның радиоязмасын тыңлаудан башланды. Анда шагыйрьнең «Кар яуганда» шигыре яңгырады.

Кадыйр Сибгатуллин радио турында иң күп язган шагыйрьләрнең берсе. Аның шигырьләрендә радио образы килеп баса», — ди Раил.

Язмадагы Кадыйр Сибгатуллин тавышы тынуга Ильяс Камалның «Бишек җыры» көе яңгырый башлады. «Башак шавы — тәүге бишек җырым» һәм «Кырларым күмелгән рәшәгә» шигырьләрен укыдылар.

Шигырьләр Ильяс Камал, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров һәм Алмаз Монасыйпов көйләре белән үрелеп барды.

Кичәдә төрле темага язылган шигырьләр үзара бәйләнде. Туган илгә мәхәббәт, балачак хатирәләре, әни, сугыш, мәхәббәт, үлем — болар барысы да Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрендә чагылдырылган.

Сугыш турында шигырь һәм күз яшьләре

Тамаша туган як, әни хакындагы шигырьләрдән башланды. Зөлфәт Закиров шагыйрьнең балачак хатирәләреннән бер өзеген яңгыратты.

«Тугыз яшьләр тирәсе булыр, ул бик каты авырып китә. Сырхауханәдә терелтәселәренә өмет беткәч, инде үлсә, өйдә үләр дип, улының сөяккә калган гәүдәсен күтәреп, ун чакрымлап җирне үтә ана. Бу хәлләр булачак шагыйрь күңелендә берегеп кала: «Ни гаҗәптер, биреште тиф — терелә башладым. Тагын чыктым урамга. Малайлар йөгерәләр, ә мин карап кына торам шул кызыгып. Хәлем юк, егылам. Оят. Бик йөгерәсе килә. Йөгереп кенә киттем дим, тагын барып төшәм. Торам. Барыбер йөгерәм, егылам, тагын торам. Коточкыч бу. Җиргә лапылдап барып төшкәндә, дөнья гөж килә, ниндидер авазлар ишетелә, мин каядыр очмакчы булып талпынам, ниндидер җиңеллек һәм гайрәт тойгандай булам… Минем шигырь яза башлау тилелекләрем дә шул егылу-чирләрдән башланмады микән әле. Ишеткәнемчә, шундый чирләрдән соң булгалый бугай ул андый хәлләр. Нәселдә кулына каләм алып шигырь язган бер генә кеше дә юк, ә мин шигырьдән башка яши алмыйм, шигырь — минем яшәү рәвешем».

Әлеге хатирәләрдән соң сугыш китергән авырлыкларны тасвирлаган шигъри юллар агылды. Резедә Сәләхова «Сугыш чоры хатын кызлары» шигырен елый-елый сөйләде, тамашачылар да күз яшьләрен тыя алмады.

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда бүген сөйләгәндә,

Әнкәй һаман елап җибәрә.

40,50 чакрым язгы суда —

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Резедә «әнкәй һаман елап җибәрә», — дип әйткән чагында, үзенең дә күзеннән мөлдерәп яшьләр тамган икән, аны мин сиздем, аның күңеленә шигырь бәрде. Менә шуңа күрә бу шигърият — зур шигърият. Мөдәррис Әгъләмов әйтмешли, китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык, — диде «Татарстан» радиосы журналисты Нәсим Акмал.

Резедә Сәләхова, моның белән килешеп, башын какты.

Мәхәббәт

Шигъри кичәдә мәхәббәт темасы бик үзенчәлекле яктыртылды. Шигырьләр генә түгел, Кадыйр Сибгатуллинның ике хатынының истәлекләрен укыдылар. «Мәхәббәт» шигырен Салават Хәбибуллин укыды.

«Без яратмый, җирдә кем яратсын,

Чиге бармы матур хисләрнең?

Шашып сөя алсам яшәп булыр,

Мәхәббәтем сүнсә, нишләрмен?!»

Резедә Сәләхова Кадыйр Сибгатуллинның беренче хатыны Фәүзия Сибгатуллина истәлекләрен укыды:

«Безне Минкадыйр белән Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы мәктәбе кавыштырды. Гаилә башлыгы буларак бик күпләргә үрнәк булырлык кеше иде ул. Ике малай үстердек. Әлбәттә, кимчелексез кеше булмый, диләр. Минкадыйр да ул ягы белән башкалардан аерылып тормагандыр, әмма хәтта аның кимчелеге булса да, яки өстенлеге булса да, холкының менә шушы үзенчәлекләре аның кабатланмас шәхес булганлыгына ишарәләп тора иде».

Мәхәббәт темасын дәвам итеп, тамашачылар каршына баянчы Ильяс Фәрхуллин һәм җырчы Рөстәм Егоров чыкты. Бу оста егетләр бер генә булса да тамашачыны битараф калдырганмы икән? Алар - бары тик музыка, тере тавыш, Кадыйр Сибгатуллин язган сүзләр, Рафаил Бакиров көе һәм күз карашлары белән җырның бөтен хисен тапшырды. Рөстәм Егоров — И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укучысы, Миңгол Галиев шәкерте.

«Яшермә миннән күзеңне,

Карашың якты, ачык.

Йә, күрсәт инде үзеңне,

Керфекләреңне ачып», — дип моңланып, Рөстәм Егоров һәр тамашачының күзенә карап чыккандыр, мөгаен. Баянчы Ильяс Фәрхуллин да гел елмаеп кына торды. Егетләр кичәгә аерым бер ямь өстәде.

Резедә Сәләхова Кадыйр Сибгатуллинның икенче хатыны Фәния Хамматова истәлекләрен дә яңгыратты.

«Гомер көзе җиткән, күңел көткән. Күрешмичә дә, гомер буе бер-беребезне йөрәкләр белән тоеп, күреп яшәгән кебек иде».

«Яратуны таләп итмәдем күк.

Андый шартым минем булмады.

Мин яраттым үзем.

Инде хәзер

кирәк мине яратулары»,  — дип язган аңа Кадыйр Сибгатуллин. 

«Бүген безнең йөрәкләрдә шушы сүзләр, шушы фикерләр»

Киләсе өлештә шигърият, иҗат хакындагы әсәрләрдән өзекләр сөйләнде, аннан соң Салават Хәбибуллин белән Зөлфәт Закиров тамашачыларга «Шәһәрләрдә татар теле укытучылары» шигырен җиткерде.

Директорның нервысында тора

интектергән азу теше кебек.

Үз-үзенә урын таба алмый

хөкем ителгән бер кеше кебек.

Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли.

Мәктәп буйлап эзли балаларын.

— Укысыннар! Тукай теле бит! — ди,

үгетләргә чыккан аналарын.

Әкият укып уздыра ул көн дә

ятим татар теле дәресләрен.

Унөч яшьлек малайларга бүген

өйрәтмәкче татар хәрефләрен.

Урысчага тәрҗемәсен ясап,

тоз сипкәндәй канлы яраларга,

үзебезнең телне өйрәтә ул

үзебездән туган балаларга.

Тыңласалар бишле куеп бара.

Дәресләре мескен, үзе мескен.

Телгә, сүзгә безне гашыйк иткән

укытучы апа, бүген сез кем?

Гомерлеккә телдән бизгәннәре

гарьләнсеннәр әйдә, гарьләнсәләр.

Безнең мәктәпләрдә укый-укый

искә төшә хәзер мәдрәсәләр.

Кая Тукай? Кая Такташ? Сәйдәш?

Высоцкий барын алыштыра.

Унөч яшьлек малай күзләрендә

моңсыз-җансыз безнең язмыш тора.

Гафу итмәс халык телне кыйнап

тәхетләрдә утыручыларны.

…Бер гаепсез башын иеп йөри

татар теле укытучылары.

Тамашаның ахырына таба Салават Хәбибуллин «Бүген төнлә…» шигырен сөйләде. Бу очракта шигырьдә тасвирланган җирнең үлеме шагыйрь үлемен чагылдырды.

Тамаша тәмамлангач, кичә фикер алышу белән дәвам итте. Килгән кунаклар үзләренең Кадыйр Сибгатуллинга бәйле истәлекләре белән бүлеште.

«Бүген безнең йөрәкләрдә шушы сүзләр, шушы фикерләр», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, кичәдә яңгыраган шигырьләрнең актуальлеген билгеләп.

Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов Кадыйр Сибгатуллинның район газетасы редакциясендә эшләгән вакытларын искә төшерде.

«Кадыйр абый язмаларыннан район җитәкчеләре курка иде», — ди ул.

«Татарстан» радиосы журналисты Нәсим Акмал Кадыйр Сибгатуллин белән беренче күрешүе хакында сөйләде. Яшьләргә Кадыйр Сибгатуллинның шигырь традицияләрен дәвам итәргә кирәк икәнен әйтте.

«Бу, әлбәттә, матур зал, ләкин Кадыйр Сибгатуллинның кичәсе бу залга сыймый. Бу кичә киләчәктә зур сәхнәләрдә куелачак кичәнең репетициясе булсын иде», — диде Нәсим Акмал.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова да яшь буынны Кадыйр Сибгатуллин иҗаты белән таныштыруның зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде. Татар шигърияте күңелгә иркенлек һәм табигыйлык бүләк итүен әйтте.

«Бу кичәне әзерләүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсе килә. Бу кичәнең әһәмияте нәрсәдә: Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен аудиториягә яшьләр җиткерде. Совет буыны йөрәгендә аның шигърияте инде мәңгелек. Аның яшьләргә күчүен батырлыкка тиңлим», — диде ул.

Шулай ук ул Кадыйр Сибгатуллин сүзләренә иҗат ителгән җырны башкарган Рөстәм Егоровны да мактады. «Бүген Рөстәм Егоровны яңадан җырлатыр идем мин», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Нәсим Акмал яшь җырчыны Таһир Якуповка охшатуын әйтте.

Рөстәм Егоров һәм Ильяс Фәрхуллин, җырны тагын бер кат башкарып, кичәне тәмамлады.

«Шагыйрьләрнең сүзен йөрәкләргә укол итеп бүген кадарлык»

Кичәдән соң әлеге чараны оештыручы кеше, «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов белән аралаштык.

Без башка елларда да Кадыйр Сибгатуллин юбилейларын радиода, телевидениедә, матбугатта билгеләп үтә идек, ә быел шундый ризасызлык туды, чөнки аның турында никтер сөйләмәделәр. Туган көнендә генә язмалар чыкты, ләкин аның турында һәрдаим сөйләп торырга кирәктер дип уйлыйм, чөнки аның шигърияте гади, аңлаешлы. Гадилек дигәндә, әлбәттә, ниндидер примитивлык түгел, ә йөрәктән чыккан һәм йөрәккә барып җиткән шигърият күзаллана, — диде ул.

Кичәгә сценарийны үзегез яздыгызмы?

Әйе, монда бөтен нәрсә бер кешегә барып тоташты, сценарийны да үзем яздым, режиссёры да үзем. Артистларга, катнашкан музыкантларга бик зур рәхмәт.

Ни өчен нәкъ шушы артистлар?

Мин театр тормышы белән бәйле тапшырулар күп әзерлим һәм шигъри кичәләрдә дә күп тапкыр булганым бар, бу актерларның потенциалларын тоям, аларның нәрсәгә сәләтле икәнен беләм. Алар минем дусларым дип тә әйтсәң була, алар аралашуда да бик гади, һәркемне кабул итәләр, якын итәләр, шуңа күрә алар белән эшләргә җиңел булды.

Бу беренче тәҗрибә булдымы?

Әйе. Театрның эчке дөньясын күрәсе килә бит. Менә миңа шул эчке дөньяны күреп, үземә нәрсәдер эшләп карау бәхете тиде. Мин бик бәхетле, һәм бу тәҗрибә алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм.

Бүген бик күп матур сүзләр әйттеләр, бу кичәне зуррак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк диделәр. Бәлки, берәр айдан шушы программаны зуррак сәхнәдә күрсәтергә алыныр идегезме?

Бөтен нәрсә финансларга барып тоташа. Бүгенге чараны үткәрергә авылыбыздагы инвестор Евгений Лылов күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итте, аңа зур рәхмәтләремне белдерәм. Бу актерлар барысы да «Без киләбез, бушка эшлибез», — дип әйтәләр, ләкин күңел хакы дигән әйбер бар, шуңа күрә аларның хезмәтен бәяләмичә булмый.

Барысы да финанслардан тора — иң кыска җавап шул. Әгәр дә дәүләт күләмендә ниндидер теләк була икән, бу мөмкин. Кадыйр Сибгатуллинның 80 яшьлек юбилее зуррак дәрәҗәдә билгеләнеп үтәргә тиеш.

Сезнеңчә, юбилей кичәсе зуррак дәрәҗәдә булса, кеше җыелыр идеме? Бәлки, безнең халык шигырьләрне тыңларга әзер түгелдер?

Юк, мин бу фикер белән килешмим, чөнки күп кенә шигъри кичәләрдә булдым. Бүген кеше шигърияткә сусаган. Без шундый вакытка килеп җиттек, безгә бүгенге көндә шигырь кирәк. «Шагыйрьләрнең сүзен йөрәкләргә укол итеп бүген кадарлык» дип яза Кадыйр Сибгатуллин туксанынчы елларда. Нинди көчле сүзләр бит. Халык җыелачак дип уйлыйм.

Кадыйр Сибгатуллинның нигә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре юк?

Раил Садретдинов шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре булмаса да, аның шигырьләре популяр һәм актуаль булуы хакында да сөйләде.

«Кадыйр Сибгатуллинның бернинди дә дәүләт бүләкләре юк. 1960-1970 елларда әдәбиятка килгән аның каләмдәшләре мөмкин булган бүләкләрне алганнар. Шулар дәрәҗәсендә булган, хәтта күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, яхшырак та шигърияте булган Кадыйр Сибгатуллинның бер генә дәүләт бүләге дә юк.

Аны 1993 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итәләр, ләкин ул уза алмый. Аның бары тик «КАМАЗ» төзелешенә керткән өлеше өчен бүләге бар.

Кадыйр Сибгатуллинның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемнәре дә юк, ләкин шулай булуына карамастан, ул халык арасында иң актуаль укыла торган шагыйрьләрнең берсе.

Аңа Хәсән Туфан бик зур өмет баглый һәм аңа хат яза. Ул Кадыйр Сибгатуллинны «шигъри вакыйга» дип атый. Моннан тыш, алар Мөхәммәт Мәһдиев белән бик дус булалар. М. Мәһдиев аның «Чит илдән хат» дигән шигырен үзенең куен кесәсендә йөртә һәм төрле аудиториядә чыгыш ясаганда шушы шигырьне укый торган була.

Мактаулы исем бирелмәгән, ләкин 60-70 елларда шигърияткә килгәннәр арасында ул фәнни яктан тирән өйрәнелгән шагыйрьләрнең берсе. Чаллыда яшәүче язучыбыз Факил Сафин аның иҗаты буенча 2007 елда диссертация яклады», — дип сөйләде Раил Садретдинов.

Шулай ук ул хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә очраган актуаль һәм популяр шигырьләрнең авторы кем икән дип эзли башлагач, аның Кадыйр Сибгатуллинныкы икәне билгеле булуын әйтте.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин да нәкъ шул фикерне белдерде.

«Кайчак матур шигырь укыйсың, хисләнәсең, моңланасың, ә соңыннан аның Кадыйр абыйныкы икәнен беләсең. Аның шигырьләре халык арасына үтеп кергән, шул яктан ул кызыклы.

Кадыйр Сибгатуллин — бик үзенчәлекле шәхес, хөрмәткә, ихтирамга лаек булган шагыйребез, бәлки, тиешенчә бәя дә бирелмәгән шагыйребездер.

Аның туган көне — 15 февраль, ул үзенә күрә уңайсыз дата, чөнки ул көнне күп кеше туган. Миңа калса, шәхеснең юбилейларын төгәл датага гына бәйләп калмыйча, ел дәвамында чаралар эшләргә кирәк. Бәлки безнең чарадан соң игътибар тагын да артып китәр», — диде Айдар Шәйхин.

«Телләргә гүзәл җыр салынган»

Кадыйр Сибгатуллинның 80 еллыгына багышланган кичәдә яңгыраган кайбер шигырьләреннән өзекләр.

«Башак шавы — тәүге бишек җырым»

Башак шавы — тәүге бишек җырым,

камыл — түшәк,

                   болыт — юрганым.

Туган көннән алып бу кырларга

мин битараф һәм чит булмадым.

Әни өйгә кайтып җитә алмый,

кырда тапкан мине, камылда.

Ана сөте белән туган туфрак —

туган көннән алып канымда.

***

«Кырларым күмелгән рәшәгә»

Телләргә гүзәл җыр салынган,

Асыл моң сеңгән бу якларга.

Иң гади,

         Иң бөек сүзләрне

Без монда өйрәндек ятларга.

Дулкынга ташланган кызлар күк,

кырларым күмелгән рәшәгә.

Җырчы да,

          шагыйрь да булма ди,

монда ту,

           монда үс,

                      яшә дә!

*** 

«Ирләр»

Ир канаты — ирләр үлсә, илләр үлә,

ир исеме ил исеме белән бергә.

Яман җилләр канатларны каермасын,

илне ирдән, ирне илдән аермасын.

***

«Яшел килеш яфрак коела»

Баш киемен талап исә җилләр.

Сал башыңнан, ди күк тоела.

Тагын кайда яшьләр үлә икән?..

Яшел килеш яфрак коела.

***

«Заман көтә»

Аналардан малай туа, ирләр тумый,

Малайларның туган бере гел ир булмый.

Сабыр итеп һәр мизгелдә заман көтә:

Кыл өстеннән кемнәр үтә, ничәү үтә!

***

«Җан тарта»

Рөхсәт-мазар сорап тормый синнән,

Шакымыйча гына керә ул.

Кешеләрнең иң мөкатдәс хискә

сусап яшәгәнен белә ул.

Ничек кенә итеп яраттыра?

Ничек кенә үзенә карата?

Уең белән син каршыдыр, бәлки,

нишләтәсең аны? — 

Җан тарта!

***

Үзәкләрең өзелеп төшәр чакта

чакыра алсаң икән: «Кил!» — диеп.

Килсеннәр дә елмайсыннар иде:

«Килдем бит мин, менә мин», — диеп.

Кирәк икән без дә дөньяда дип,

бер куансаң иде шул чакта.

Бездән бәхет китә алмас иде,

нинди генә хәлдә булсак та…



Галерея: Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 80 еллыгына багышланган кичәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100