Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газаплар чигәсең икән, шул кирәк сиңа!» — әни булганнарның роддомда күргәннәре

Түләүле бала тудыру йортлары арткан саен, бала табучыларга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Әмма еш кына табибларның начар каравы, шәфкать туташларының игътибар бирмәү очраклары турында ишетәбез. Табиб белән килешү төзеп бала табу ышанычлымы яки киресенчәме? Бу хакта «Интертат» әни булу бәхетенә ирешкәннәр белән сөйләште.

news_top_970_100
«Газаплар чигәсең икән, шул кирәк сиңа!» — әни булганнарның роддомда күргәннәре
pixabay.com/

Нигә баш катырырга, бу бит бала табу гына?

… дип уйлаучылар бар арабызда. Сүз дә юк, көч-куәтең ташып торганда, сәламәтлегең яхшы булганда бала табып үстерүгә ни җитә!

Тикшеренүчеләр әйтүенчә, тулгакларны хәтта көчле наркотик эчеп, аффект халәтендә дә үткәреп калу мөмкин түгел. Тулгак авыртуын нәрсә белән чагыштырырга мөмкин? Күз алдына китерегез, бот, оча сөякләрен сындыралар, билегезне кузгаталар, ди. Бер танышым бала тапкандагы авыртуны нәкъ шушы халәт белән чагыштырды.

Авырткан тешегезне дәваларга түләүсез поликлиникага барыр идегезме? Юктыр, мөгаен. Түләүле поликлиникага барып, ике-өч мең булса да акчагызны бирергә риза булыр идегез, иманым камил.

Бала табу — катлаулы физиологик процесс һәм ул төрлечә уза ала. Кемдер бала табуны җиңел кичерә, ә кемдер коточкыч авырту белән тәүлек буе газаплана. Авырлы хатын-кыз бала тапкан вакытта үзе белән нәрсә булачагын белми, ләкин начар булганда кем үзенә кычкырганнарына түзеп торыр икән? Хатын-кыз — нәзберек җан иясе, аз гына хәле бетсә дә, аңа рухи һәм физик яктан ярдәм күрсәтү, ышаныч белдерү кирәк.

Әни булырга җыенучылар нинди шартларда бала тапкан? Табиб белән акчага килешү төзеп бала табу ышанычлымы? Бу хакта төрле яшьтәге әниләрдән сораштык.

«Яңа ел алдыннан кәефем күтәрелсен дип, табибым шәмнәр кабызып куйды»

Айдар Галимовның кызы Гүзәл Галимова икенче баласын Яңа елда тапкан. Тулгаклары булуын да белмәгән ул… Бала табарга аны алдан килешү төзегән табибы әзерләгән:

— Ничек инде, бала табам? Мин бүген таба алмыйм!

— Ник, синең башка планнарың бар идемени?

— Иртәгә Яңа ел бит!

Табибым белән әнә шушы сөйләшүне гомеремә истә калдырдым. Мин аның янына тикшеренергә генә дип килгән идем, югыйсә. Ике атна срогым бар иде әле.

Кардиотокография ясаткач, тулгакларым башлануын белеп алдым. Бала табарга вакыт җиткәненә ахыргача ышанып бетмәдем. Табибым миңа өйгә кайтырга киңәш итмәде, «Кайтудан нинди мәгънә бар? Барыбер кире киләчәксең бит», — ди бу миңа уены-чыны белән.

«Табам ахры», — дидем дә үксеп елап җибәрдем. Ашап алырга рөхсәт бирделәр. Бу кичне туктаусыз еладым: 31 декабрьдә бала табарга әзер түгел идем. Бөтенесе Яңа елны каршылаганда, кызымның туган көнен беркем дә аерым билгеләп үтмәс бит, дип уйланып утырдым.

Тамак ялгап алганнан соң, хәл керә башлады. Артур бүлмәгә кергәндә мин түшәкнең почмагына терәлеп тора идем: үзем печенье ашыйм, кефир эчәм, күзләрем — телевизорда. Ирем бала табуны болай күз алдына китермәгәндер дә.

Кәефем күтәрелсен һәм Яңа ел алдыннан күңелле булсын дип, табибым шәмнәр кабызды. Шул шәмнәргә карап, бала таба башладым. Бала тапкан вакытны төшем кебек кенә хәтерлим. Миңа ярдәм иткән барлык табибларга чиксез рәхмәт әйтәм. Кызым туганчы ярты сәгать кала үземне начар хис иттем, ләкин үз нарасыеңны кулыңа алгач, барлык авырлыклар да онытыла ул. Кызыбыз — Яңа ел бүләге булды, - дип сөйләде Гүзәл.

«Роддомнан өйгә кайтасы да килмәде»

Татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) белән Илүзә Галиәхмәтова Казан үзәгендә урнашкан түләүле бала тудыру йортын сайлаган. Илүзә бала тапканда Ринат аның янәшәсендә булган:

— 4 сентябрь, төнге бердә тулгак башланды, — ди Илүзә. — Балабыз туган вакытта бергә буласы килде — «партнерские роды» сайладык. Сумкалар әзер, мин бизәнергә җыенам. Матурым әйтә: «Монда бала туганын көтәбезмени?» –ди. Шөкер, гел яшел светофор утлары янды. Каршы алдылар, анализлар әзер иде инде. Әле ковидка да ясаткан идек. Башта авыр кебек иде минутлары, сәгатьләре… Баланы кулга тоттыргач, барысы да онытылды.

Ринат һәм кызыбыз белән бергәләп палатада дүрт көн яттык. Алдан җыелган сумкалар да кирәк булмады, роддомда барысы да бар иде. Көн эчендә бөтен халатларны, сөлгеләрне алмаштырып, бүлмәне чистартып, өч тапкыр ашатып, ял итеп кайттык дисәң дә була. Өйгә кайтасы да килмәде.

Баш очында кызыл төймә бар иде, шунда басасың да, килеп сорауларыңа җавап биреп, барысын эшләп бирәләр. Без авыл балалары булгач, ул төймәгә басарга оялдык, коридорга чыгып сорый идек. Аннары: «Кнопкага гына басыгыз, чыгып йөрмәгез, безнең эш бит ул», — диделәр.

Көн дәвамында табиблар килеп, тикшереп, хәлләребезне белеп торды. Баланы янда гына карыйлар, анализларны шунда бүлмәдә алалар. Аллага шөкер, бик җайлы, рәхәт һәм күңелле иде. Роддом ошады, эшчеләре белән дә уртак тел таптык, татарча аралашкач, якын иттеләр.

Бала тудыру йортында тәҗрибәле табиблар бик күп, шулай да кайтавазларны укып, 33 елдан артык эш стажы булган Әлфия ханымны сайладык. Татар кешесе булгач, тагын да тынычрак, бер-беребезне бер күрүдә үк ошаттык.

Әлфия апа минут саен хәлемне кереп, белеп торды. Үзенең елмаюы, җылылыгы миңа тагын да көч бирде. Барысы да шундый тыныч, матур үтте. Бала тапканда Әлфия апа белән Роза апа да бар иде, ул да бик зур роль уйнады, аның сүзләре һаман да колак очында: «Хәзер ярты сәгатьтән табабыз, озын чәчләре күренә инде!»

«Баланы бергә ясагансыз икән, бергә булырга кирәк, ахырына кадәр!»

Ринат Галиәхмәтовтан бала тудыру йортында булган хисләрен сорашмыйча кала алмадым. «Йә, бала табарга авырмы?» — дигәч, Ринат: «Бала тапкан хатын-кызлар янында баш иям», — дип җаваплады.

— Мин Илүзәм белән тулгак тоту башланган алып, кызыбыз дөньяга чыккан вакытына кадәр, 12 сәгать гел бергә булдым. Аннары тагын ике көн, ике төн кызларыма булышырга тырыштым.

Егетләр, беләсезме, хатыннарыбызның тулгагы башлангач, бала тудыру йортына илтеп киткәч, безнең эш бетте, дип уйларга ярамый! Бергә ясагансыз икән, бергә булырга кирәк, ахырына кадәр!

Сез белсәгез иде, җаныкайларыбыз күпме көч сарыф итә… Әлбәттә, без физик яктан булыша алмыйбыз, ләкин яннарында булу, кулдан тоту, муеннан кочаклау, аралашу аларга энергия бирә.

Тагын бер момент: машина алыр алдыннан акча җыябыз, фатир алганда акча җыябыз, мөмкинлегегез булса, яхшы бала тудыру йортына да алдан акча җыярга кирәк, бүләк ясагыз хатыннарыгызга!

Бала - ул бит могҗиза, ә булачак әниләр — фәрештәләр. Әйе, баланы кулга тоткач, барлык авыртулар онытыла, диләр. Ләкин мин беләм, сез батырлардан батыры! Без алдан ук махсус шуның өчен акча җыйдык. Мөселман кагыйдәләре белән бала таптырдык. Бу нәрсә дигән сүз: хәләл ашату, бала тапканда акушеркалар хатын-кызлар гына була, көн дәвамында тикшергәндә хатын-кыз персоналы карый. Без канәгать.

Венера Шакирова: «Табибыма акча тәкъдим иткәч, үпкә белдерде»

Татарстанның халык артисты, актриса Әфият (Венера) Шакирова кызын Республика клиник хастаханәсендә тапкан булган. Утыз елдан артык вакыт узса да, Совет чорындагы табибларга ул әле дә рәхмәтле:

— Мин бала таптыручы табибларга, акушеркаларга бик рәхмәтле. Операция булганнан соң, табиблар балага узачагыма ышанмады. РКБның гинекология бүлеге мөдире Галков Владимир Михайлович баштан операция ясады, соңыннан балага узар өчен мине озаклап кына дәвалады, балага узгач, 8 ай буе аның бүлегендә баламны саклап яттым.

Бала табар вакыт җиткәч, РКБның бала таптыру бүлегендә кызымны тудырдым. Анда да Галков ярдәм итте, чөнки мин баламны чак югалтмый калдым! Владимир Михайлович — мине коткарып калган фәрештәм! Нинди кычкыру? Бәллүр вазаны саклагандай, чак кына кулга күтәреп йөртмәделәр. Табибларымны бары тик яхшы сүз белән искә алам.

Табибым вафат булганчы гел аралашып тордык. Алия кызым белән бергә төшкән фотобызны өстәлендә саклап тотты. Искиткеч доктор иде ул! Аны бик күп хатын-кызлар әле дә җылы итеп искә ала, рәхмәтләрен укый.

Безне бушлай карадылар, дәваладылар. Галковка акча тәкъдим иткәч, ул минем әнигә, иремә үпкә белдерде –табиб горурлыгы һәм абруе бар иде аның. Бөтенесе шундый булган димим, ләкин менә Владимир Михайлович шундый иде! Бөек табиб, чын профессионал иде.

«Газаплар чигәсең икән, шул кирәк сиңа!»

КФУның Татар халык хоры солисты Рузилә Әмировага дүртенче бала тудыру йортында бала табарга туры килгән. Түләүсез бала табуны зур ялгышлык дип атады ул:

— Табиб белән алдан килешү төзү ниндидер өмет бирә дип уйласам да, «минем өчен беркем дә бала тапмаячак — түзәрмен» дип уйладым. Һәм ялгышканым.

Тулгаклар башланганда тирән итеп суларга тырыштым, нишләргә белмәгәнлектән еладым, догалар укыдым, юрган чәйнәдем, караватта сикердем, җырлар җырладым һәм ыңгыраштым…

Мине кардиотокографиягә бәйләп куйдылар һәм берничә сәгатькә онытып калдырдылар. Тупас сүзләр әйттеләр һәм хәлемне белергә дә кермәделәр. Алты сантиметр ачылгач, тәмам хәлдән тайдым, моның очы-кырые күренми иде. Тугыз сантиметр булды. Табибларның кесарев кисемен ясауларын үтендем. Бу процесс 25 сәгатькә сузылды.

Безнең акушер агрессив иде. Бала тапканда берүземне калдырды ул: «Газаплар чигәсең икән, шул кирәк сиңа!» — дип, туфли үкчәләре белән шакылдатып китеп барды. Шулвакыт сузылып карасам, баламның башы чыгып ята, капшап алдым. Алга таба бу процессны контрольдә тоту мөмкин түгел иде. Өнем алынды, берәр нәрсә була калса — баланы тотарга кеше юк. «Ярдәм итегез!» — дип бар көчемә кычкырдым һәм шуннан соң гына табиблар йөгереп килде.

Табиблар яныма килгәч: «Нигә шулай озак, нигә соң табасың? Безнең регламент бар!» — дияргә тотындылар.

…Баламны тапканнан соң, үлеп терелгәндәй булдым. Кызымны шундук корсагыма салдылар, ул шундый кайнар иде. Мин шатлыгымнан көлдем һәм елап җибәрдем, ә шул акушерка бала тапкан өчен миңа «минус белән икеле» куйды. Кешенең эчке дөньясы үзгәргән вакытта, нинди намус белән шулай әйтергә кирәк?

Икенче акушер хатын яклый башлады, «дүртле» билгесе белән бәяләде. Юрган ябып, кызым белән ике сәгатькә калдырдылар, чөнки бала тапканнан соң бик каты туңасың, аякларыңны сизмисең, калганы турында әйтмим дә инде.

Исән-имин котылганыма шөкер иттем. Икенче бала табасы булсам, әлбәттә, табиб белән килешү төзергә уйлыйм. Ул әле сиңа карата тулаем яхшы мөнәсәбәттә булачаклар дигән гарантия бирми, ләкин кемнең кулына эләгәчәгеңне алдан белү мең кат яхшы. Башка мин түләүсез дәүләт роддомына аяк та атламаячакмын, — диде яшь әни Рузилә Әмирова.

«Кичекмәстән кесарев кисеме ясагыз»

Яшь әни Алинә Бакиева баласын сигез ай срокта тапкан. Алдан сөйләшенгән табибка эләгә алмый ул. Шулай да, фәрештәләрнең амин дигән чагы туры килгәндерме, Алинәгә Республика Балалар клиник хастаханәсендә бер бик ягымлы табибә операция ясаган:

— Август иртәсе. Төне буе аякларның көзән җыеруына чыдап булмыйча арлы-бирле йөреп чыкканнан соң, иртәнге якта гына йоклап киттем. Ике сәгать йокладым микән, тагын уяндым. Йөткертә. Көзгегә карасам, йөзем шешенгән, аяклар бүрткән. Берөзлексез йөткерүләрдән эч көннән-көн ныграк авырта иде.

Гел йөткереп йөреп, шовлар ычкынып китә күрәсең, тикшертеп кайтыйк дип, консультациягә УЗИга киттек. «Резкое маловодие. Срочно в больницу!» — диделәр. Хәзер өеңә кайт та ашыгыч ярдәм машинасы чакырт. Кая алып барсалар, шунда ятарсың, үзебезнең роддом чисткага ябык», — дип направление биреп чыгарып җибәрде табиб.

…Дүрт тулганда РКБга килеп җиттек. УЗИга кердек. Эчне йөртеп-йөртеп карады да, монда бит су калмаган, «срочно кесарить!» — диделәр. Нишләптер табибның мине бүген үк таптырасы килми иде кебек. Сөйләшүеннән шулай аңлашылды. УЗИдан караучы сүзендә нык тора. «2-3 сәгать эчендә ясагыз, тизрәк! Хәлләр әйбәт түгел, сузарга ярамый», — диде. Шулай, мине операция бүлмәсенә озаттылар…

— Уф, тагын берәү килде, без бит әле чәй дә эчмәгән!» — дип каршылады мине бер санитарка. — Бар, әнә тегендә утырып тор әле, чәй булса да эчик, — дип бер караңгы операция бүлмәсенә кертеп җибәрде. Ярты сәгатьләп ятып тордым, йоклап та алдым, фотога да төштем. Ишектән «Бакиева!” - дип минем фамилиямне кычкырдылар. «Чишен, әйберләреңне менә монда куй!» — диде бер шәфкать туташы. Чишендем. Бүлмәдә салкын иде.

— Нигә маска кидең?

— Чирлим.

 — Нәрсә булды?

 — Пневмония.

 — Пневмония? (Күзләре акайды, әйтерсең берәр төрле йогышлы чир исеме әйттем!)

— Кем сине кертте монда? Син йогышлы икәнсең бит! Чык моннан! — дип акырып-бакырып операция бүлмәсеннән куып чыгарды шәфкать туташы. Дер-дер калтырыйм, бу һаман туктамый, үзем киенәм, үзем елыйм…

— Яныма бер яшь кенә кыз — шәфкать туташы чыгып утырды, — дип дәвам итте Алинә. — Кулларымны тотып, мине тынычландырмакчы була: «Карама син аның сүзенә, шәфкать туташы гына бит ул. Табиб керткән икән, ясыйлар инде сиңа, борчылма», — ди.

Шундый сүзләрдән соң ни йөрәгең белән пычак астына керергә кирәк? Мин дә үзем теләп килмәдем. Иртән тикшеренеп кайтам дип кенә чыгып киткән кеше идем.

— Кызлар, җитәр инде. Кеше түгелме әллә сез? Операциягә керәсе кешегә шулай ташланмыйлар инде, — дип ул мине яклый башлады.

— Дәшмә! Минем ике көннән ял итәргә очасым бар, хәзер шуның аркасында чирләсәм, бөтен отпуск бетте дигән сүз. Минем нормаль кешеләр кебек ял итеп кайтасым килә! Авызындагы маскасын алмаштыр, икене киерт. Ә, юк, өчне!

Бишне түгелме? Аның борыны суламый, кыланмагыз, зинһар. Курыккан кешегә инфекция тизрәк эләгә әле ул. — Булмагае!

Ике шәфкать туташы үзара әнә шулай эләгешеп алды. Үзе өчен борчыла икән, имеш, ял итәргә китәсе бар. Ә син, синең балаң теләсә нишләсенме? Бигрәк ваемсызлар бар инде арада. Әмма әйбәтләре күбрәк барыбер!

…Мине операциягә әзерләп бетергәч, табиб керде. 8 айда табу сәбәпле, алдан сөйләшенгән табибка эләгә алмадым. Ә бу табиб шундый ачык, яхшы күңелле урта яшьләрдәге бер ханым булып чыкты. Өстәвенә, иң яхшы табибларның берсе! Ярты сәгать дигәндә баланы чыгардылар. Бала зәңгәрләнгән иде. Табибның иң беренче сүзе: «Бәрәкалла, монда су бөтенләй юк. Без өлгердек! Ничек вакытында килгәнсең, иртәгә инде соң була иде. Аллаһ бар шул, саклаган, карале», — диде. Баланы тугач та миңа бирмәделәр, ерактан гына күрсәттеләр дә алып киттеләр…

Аннан соң реанимациядә яттым, баланы ДРКБга күчерделәр, мине өйгә җибәрделәр… Иң кыены — роддомнан өйгә баласыз кайту булды. Баланы калдырып чыккан кебек хис иттем үземне, искә төшсә, хәзер дә әллә ничек булып китә әле.

«Борчылырлык урын юк. Бар да тәртиптә. Вакытыннан алда туган балалар барысы да диярлек шушы юлны үтә инде», — диде табиб. Мин ул табибәгә бик рәхмәтле.

Ә хастаханә андый балалар белән тулы иде. Тулы булган һәм булачак та. Берәүләр китә, аларның урынына икенчеләре килә тора. Шул ук ситуация, кешеләр генә алышына, язмышлары гүя кабатлана…

«Түләүсез медицинага ышанычым күптән бетте»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, хәзерге вакытта бала ялында булган Александра Давыдова табиб белән килешү төзеп кенә нормаль мөнәсәбәт булачагын аңлатты:

— Дөресен әйтим, сыйфатлы һәм түләүсез медицинага ышанычым күптән бетте. Бөтен табибны да начар дип әйтеп булмый, яхшы табибларга чиратлар җыела һәм, танышларың булмаса, аларга тиз генә эләгәм димә.

Яшел Үзән балалар тудыру йортының стационарында ятарга туры килде. Шунда берничә табиб һәм яшь әниләр белән сөйләшкәннән соң, үз-үземә: «Монда башка килеп тә карамаячакмын», — дидем. Яхшы табибларга танышлык белән генә килешү төзергә мөмкин иде монда. Бер яшь әни: «Бар да искиткеч иде. Бала зур авырлык белән чыкты, шуңа күрә эчтәге бөтен органнарым буенча терсәкләре белән этеп чыгардылар. Берничә ай авыртуны бастыра торган дарулар эчтем. Ә, гомумән, миңа ошады», — дип сөйләде.

Дүртенче бала табу йортын сайладым, чөнки башка табиблар буш түгел — йә курс үтәләр, йә бинаны «чистка”га япканнар һ.б. Өч көн йоклый алмадым, көнем белән төнем бала табу йорты белән өй арасында үтте. «Бала табарга вакыт җитмиме соң? Түзәр хәл калмады», — дип өченче көн килүемдә табибым мине чакырып алды. Тулгаклар булса да, бала туарга ашыкмый иде әле. «Юк, болай булмый, нормаль хәл түгел бу», — диде табибым һәм кирәкле процедура ясады.

Тулгаклар ешайды, авырту тагын да көчәйде. Акушерка мине йокларга күндермәкче булды. Ятып тора алмагач, зур тупка утырдым, авырту түзәрлек иде. Шулчак табиб мине тынычландырып, чәчләремне үрде. Мин тәмам арган идем инде. Табиб кайсыдыр җиргә басып алды да процесс башланган кебек булды. Әмма кызым чыгарга ашыкмады.

Берникадәр вакыттан соң мине бәдрәфкә җибәрделәр. «Шунда көчән!» — диделәр. «Анда да бернәрсә килеп чыкмаса, кесарев кисемен ясыйбыз, алайса балага зыян килә», — дип карар кабул итте табиб.

Нәтиҗәдә, мине бер махсус урындыкка утырттылар. Акушерка кушканча суладым, көчәндем. Зур тырышлык белән кызым туды. Дөрес, шовлар ясадылар, эчемә берничә тапкыр басып алдылар, дөнья кадәр кан чыкты… Аннан соң ике сәгать ял иттем.

Килешү төзеп, акча түләп бала тапканыма бер тиен дә кызганмадым. Кизү торган гап-гади табибларның исе дә китмичә кесарев кисемен ясап, шуның белән җиңел генә «котылырлар» иде. Минем янда булган табибыма рәхмәтлемен.

«Килешү буенча бала табу күпмегә төшә?» — бәяләргә күзәтү

Александра белән килешү буенча бала табу турында бәяләргә күзәтү ясадык. Коллегам килешү төзеп бала табу күпкә ышанычлырак дип саный:

— Килешү өчен бәяләр 29 меңнән башлана. Мәсәлән, дүртенче бала табу йортында теләсә кайсы табиб белән килешү төзү 29 мең тора. Бу бәягә бала тапкан вакытта ярдәм күрсәтү, бала тапканчыга кадәр һәм тапканнан соң консультация дә керә. Шәхси бала тудыру йортларында бәяләр тагын да «тешли» — йөз меңнән башлана.

Акушерка белән генә дә бала табарга мөмкин, бәяләр 15 меңнән алып башлана, әмма шуны истә тотыгыз: барлык карарларны табиб кабул итә. Барысы да яхшы булса — бер хәл, ә ул-бу килеп чыкса — моңа табиб кына җаваплы була.

Республика клиник хастаханәсендә шәхси табибка акча түләп бала табу 110 мең сум, кесарев кисеме ясату 134 мең сум тора.

«Ава» клиникасында үзеңә бала табу 125 мең, кесарев кисеме 165 мең, «хәләл» хезмәт күрсәтеп бала табу 170 меңгә төшә.

«Кызлар, без ел саен бала тапмыйбыз, (ә кемдер гомерендә бер генә тапкыр бала таба), бюджетыгыз кечкенә булса, минималь бәя белән дә килешү төзергә мөмкин», — ди Александра.

Бала табар алдыннан әзерлек кирәкме? — гинеколог киңәше

1. Кияүгә чыкканчы ук төрле күнекмәләр ясау

Балалар республика клиник хастаханәсенең югары категорияле акушер-гинеколог Лилия Хәйруллина фикеренчә, баланың сәламәтлеге ананың бала табу алдыннан әзерлегеннән тора. Әзерлекне башлыча ике этапка бүлеп була: психологик һәм физик.

Берсе икенчесенә бик тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, бала тапканда тынычлана алмасаң, көчәнә алмаска мөмкинсең. Ә коточкыч каты авыртулар булганда тынычлана белүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен бөтен кеше аңлый.

Беренчедән, оча сөякләре киңәя, чөнки күпчелек хатын-кызның оча сөякләре җыенкы. Шуңа күрә авырлы вакытта йога белән шөгыльләнү файдалы (рөхсәт ителгән очракта). Гомумән, һәр хатын-кызга кияүгә чыкканчы сыгылмалылыкны яхшыртырга, төрле күнекмәләр ясарга киңәш итәм. Болай сезгә әзерләнүе җиңелрәк булачак.

2. Сулышны дөрес алырга өйрәнү

Төрле курсларда махсус дөрес итеп сулыш алу күнекмәләренә өйрәтәләр, дөрес сулау бала табу процессын җиңеләйтә. Еш кына стресс һәм каты авырту тәэсирендә, хатын-кызлар дөрес сулыш алырга оныта һәм хаталар ясый.

3. Массаж

Күпләр койрык төбе сөяге һәм билгә массаж ясауның мөһимлеген билгеләп үтә. Бу урыннарга даими рәвештә массаж ясалса, тән йомшый һәм бала тапканда тынычланырга булыша.

4. Бала табар алдыннан психологик әзерләнү

Баланы сезнең өчен медицина хезмәткәрләре тапмый, шуңа күрә каушап калмыйча, барысын да алар кушканча төгәл, дөрес үтәргә киңәш ителә. Никадәр авыр булса да, бары тик яхшы күренешләр турында гына уйларга тырышыгыз. Кеше сөйләгән куркыныч вакыйгаларга игътибар итмәгез, аларны тыңламагыз, ул колакка кереп, үз-үзегезне борчуга гына салачак.

Күбрәк һава сулап йөрегез, күңелле музыка тыңлагыз, яхшы эчтәлекле фильмнар карагыз. Бала табучылар өчен курсларга да йөрү комачауламас. Һәм иң мөһиме — ирегезнең көч биреп торуы кирәк.

Бала тапканда каты авыртуның сәбәбе: 20 процент дөрес физик халәт булмау аркасында, һәм 80 процент — дөрес булмаган психологик халәттән, үз-үзеңне кулга ала алмаудан.

Ир-ат бала табучы хатыны янында булырга тиешме?

Ир-ат хатынының йөкле булуын төрлечә кабул итә.

1. Шатлану һәм дулкынлану

Кайбер ир-ат шатлык һәм дулкынлану хисен кичерә. Бу еш кына хатын-кызның сәламәтлеге өчен җаваплылык хисен һәм хәләл җефетенең йөкле булуның бәхетен тоюдан шулай була.

2. Эмоцияләр бөтенләй булмаска мөмкин

Кайчак ир-атлар хатынының йөклелеге вакытында гаиләнең матди хәле өчен җаваплылык кичерә. Бу яшь гаиләгә финанс яктан ярдәм күрсәтүне тәэмин итү максатыннан, эштә күбрәк акча эшләүдә чагыла. Шул рәвешле, эмоцияләр тышка чыкмаска да мөмкин.

3. Борчылу

Кайбер ир-атлар йөкле хатыннарына караганда үзләре күбрәк борчыла икән. Моны тикшеренүчеләр ачыклаган. Ир-ат затын без көчле һәм үз-үзләренә ышанучан дип саныйбыз, шуңа да аларның күбесе хисләрен белдерергә ояла. Әти булачагыңны кабул итәргә әзер булмау да борчулык хисен барлыкка китерергә мөмкин.

Ир-ат йөкле хатынын бала табар алдыннан дәртләндерә ала, шул рәвешле, авырлы хатын-кызның борчулары күпкә кими. Бала тапканда ир-ат хатыны янында кала ала, әлбәттә. Ул хәтта тәҗрибәле медицина хезмәткәре күзәтүе астында баланың кендеген кисүдә катнаша ала. Ир-атның бала тапканда булу-булмавын алдан уйлап эш итәргә кирәк. Ул психологик яктан әзер икән, бала тудыру бүлмәсендә беренчеләрдән булып баласын күрү бәхетенә ирешәчәк. Бу вакыйга ир белән хатынны эмоциональ яктан якынайта.

Бала тапканда ничек итеп паникага бирелмәскә?

Күпчелек бала табучылар бала тудыру йортына соңга калып килермен дип куркуга кала. Дөрес, беркемнең дә такси, лифт, ашыгыч ярдәм машинасында бала табасы килмидер. Әмма хатын-кызлар бала табарга вакыт җиткәнче күпкә алдан мөрәҗәгать итә. Бала тудыру йортына тулгаклар еш-еш кабатлана башлаганда — ике сәгать дәвамында биш минут саен булганда барырга киңәш ителә. Беренче бала табу якынча ун сәгать һәм аннан да күбрәк вакытка сузылырга мөмкин.

Хатын-кызлар алдында билгесезлек тора. Безнең белән нәрсә булачагын белсәк, үзебезне тыныч хис итәчәкбез. Шуңа күрә хатын-кызларга йөклеләр өчен махсус курсларга йөрергә, курку хисләрен бала тапкан танышлар, белгеч яки ирең белән уртаклашырга, китаплар укырга, гәүдәгезнең үзгәрүен сизеп-тоеп яшәргә кирәк.

Ял итегез, күңелле шөгыльләр табыгыз, хәлегездән килгәнне эшләгез. Ә калганын табигать үзе хәл итәр.

***

…Әйе, табиб сезнең өчен бала табып бирми, ләкин табиб күзәтүе астында бала табу күпкә ышанычлырак дип нәтиҗә ясап була. Шулай да, акча түләп тә канәгать булмаганнар байтак. Акча түләмичә дә яхшы табиб кулына эләккәннәр бар, «алтын куллы табиб», дип мактап туймыйлар. Таныш табибың белән эш итү күпкә кулайрак, ә инде акча түләп яки түләмичә табуны һәркем үзе хәл итә. Һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа, иң мөһиме — әни булу бәхете һәркемгә тәтесен иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 август 2022
    Исемсез
    Укып чыкканчы 3 малаемны кире тапкан кебек булдым. Аны сөйләп тә, язып та бетерү мөмкин түгел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100