Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газадагы хастаханәгә һөҗүмнән соң, мөселман илләрендә Израильгә каршы акцияләр уза

news_top_970_100
Газадагы хастаханәгә һөҗүмнән соң, мөселман илләрендә Израильгә каршы акцияләр уза

7 октябрьдә ХАМАС хәрәкәте Израильгә һөҗүм иткәннән соң, Палестинада кабат сугыш башланды. Израиль мобилизация игълан итте, Газа Секторын утка тотты.

Газа Секторындагы Әл-Әхли хастаханәсенә ракета һөҗүменнән соң, бик күп кешенең һәлак булуы ачыкланды. 500дән алып 1200гә кадәр кеше һәлак булуы ихтимал, дип язалар. Хәрабәләр астында күпме кеше калганы билгеле түгел.

Газа Секторы, бу һөҗүм Израильдән булды, дип белдерә. Израиль исә бу һөҗүмдә Палестинаның үзен гаепләгән видео чыгарды – алар фаразынча, Израильгә аткан ракета кире хастаханәгә төшкән, һәм җир астында сакланган корал складындагы бомбалар шартлаган.

ХАМАС Израиль илчелекләре янында каршылык акцияләре уздырырга өндәде. Дөньяның төрле илләрендә – Төркия, Мисыр, Иран, Тунис, Ливан, Сирия, Йәмән, Тунис һәм Иорданиядә кешеләр урамнарга чыкты.

Израильнең үзендә яшәүче гарәпләр урамнарга чыккан.

Ливан башкаласы Бәйрутта мөселманнар Израильгә каршы сугыш башлауны сорый.

Иорданиядә Израиль илчелеге янында бәрелешләр башланган.

Истанбулдагы Израиль консуллыгына фейерверклардан атканнар, аннары аның ишегалдына бәреп кергәннәр. Полиция күздән яшь агыза торган газ кулланган.

Газа Секторы Тель-Авивка ракета һөҗүме ясады. Бу вакытта аэропортта булган Германия канцлеры Шольц та җиргә ятарга мәҗбүр булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100