news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Газ торбасы чокырына егылып төшкән бала батып үлгән

news_top
Газ торбасы чокырына егылып төшкән бала батып үлгән
Фото: https://t.me/sverdlovskprok

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бала сулы чокырга төшеп киткән. Әлеге урын янында койма булмаган. Малай үзе чыга алмаган.

Ведомство белешмәсе буенча, 4 ноябрьдә 9 яшьлек малай кибеткә бара. 120 метр ара узгач, ул су тулган чокырга егылып төшә. Әлеге чокырны газүткәргеч линия өчен казыган булганнар.

Бала кайтмагач, 1 сәгатьтән ата-анасы эзли башлый. Аны сулы чокырда табалар, ул үлгән була.

Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар