Газ шартлаудан һәм сөрем газы белән агуланудан ничек сакланырга
“Татар-информ” хәбәрчеләре ЭПУ “Казаньгоргаз” белгечләре белән Казандагы бер фатирны тикшерде. Һәм көнкүреш газы шартлаудан ничек сакланып булуын белеште.
Магнитогорскида һәм Ростов өлкәсендә газ шартлап кешеләр һәлак булганнан соң, бөтен ил буйлап күп фатирлы йортларда газ плитәләрен һәм колонкаларын тикшерәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗигаләр кабатланмасын өчен бу эшкә формаль булмаган мөнәсәбәт булдырырга боерды.
Газовиклар сезгә уңайлы вакытка килә ала
Сезнең йортка газовиклар килергә өч көн кала подъезд янында белдерү эленә. Анда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү уздырылачагы хәбәр ителә.
“Әгәр билгеләнгән көнне ниндидер сәбәп белән сез өйдә булмыйсыз икән, квитанцияләрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратыратып үзегез өчен уңайлы көнне һәм вакытны билгели аласыз. Иртәнге 8 дән кичке 5 сәгатькә кадәр булган гадәти эш көненнән тыш, безнең хезмәткәрләр сыгылмалы график белән 11 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр һәм шимбә көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр эшли”, - диде Җәмил Һадиев, ЭПУ “Казаньгоргаз” баш инженеры урынбасары.
Газовикларны өйгә кертмәгән өчен – 2000 сум штраф
Әгәр техник хезмәт күрсәтү өчен өегезгә газовикларны кертмисез икән, 2000 сум штраф түләттерергә мөмкиннәр. Хәер, эш акчада түгел, ә үз гаиләгезнең һәм күршеләрегезнең иминлегендә.
“Әгәр абонент техник хезмәт күрсәтү өчен кертмәгән икән, фатирга эләгә алмау турында акт төзелә. Техник хезмәт күрсәтү өчен өйгә кертүне сорап почта аша хат җибәрелә. Әгәр шуннан соң да фатирга кереп булмый икән, торак инспекциясенә хәбәр итәбез. Ул штраф салырга хокуклы”, - дип аңлатты “Казаньгоргаз” баш инженеры урынбасары.
Чын газовиклар тамгалы киемнән йөри һәм беренче үтенеч буенча таныклыкларын күрсәтә
Кайвакыт кешеләр мошенниклар булуыннан куркып газовикларны өйләренә кертми. “Казаньгоргаз” чыннан да сезгә үз хезмәткәрен җибәргәнен белү өчен квитанциядәге телефон номеры буенча шалтыратып тикшерергә була.
“Без махсус киемнән киләбез. Анда ООО “Газпром трансгаз Казань” эмблемасы ясалган. Шулай ук безнең ООО “Газпром трансгаз Казань” тамгасы төшерелгән, мөһер сугылган, вазифа һәм ФИО язылган зәңгәрсу төстәге таныклык бар”, - дип аңлатты ЭПУ “Казаньгоргаз”ның газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү буенча слесаре Аяз Әгләмиев.
Аның хезмәттәше Азат Шакиров, мошенниклар телефон аркылы тикшерүдән куркачаклар һәм “юкка чыгачаклар” дип уйлый. Чын газовиклар берничә фатирны карап чыгачак һәм техник хезмәт күрсәтү өчен кабат сезгә киләчәк.
Техник хезмәт күрсәтү уздырганнан соң сез башкарылган эшләр турындагы ике экземпляр актка кул куячаксыз. Шулай ук абонент кенәгәсенә башкарылган эш һәм көнкүрештә газ куллану буенча инструктаж уздыру турында язып куячаклар. Хезмәт күрсәтүнең бәясе, сездә ничә җиһаз булуына карый. Бәяне башкарылган эшләр актында карарга була. Ә абонент техник хезмәт күрсәтелгәннән соң гына акча түли.
Истә тотыгыз: ЭПУ “Казаньгоргаз” фатирны тулысынча карамый, ә шундук кухняга яки газ җиһазы булган башка бүлмәгә уза. Ялган газовиклар барлык бүлмәләрне карап йөри. Уңайлы мизгелдә үзләре белән эләктереп китәр өчен акча, кыйммәтле әйберләр эзлиләр.
Тикшерә башлаганчы, газовиклар шундук тәрәзләрне ача. Газ җиһазлары белән эшләгәндә, плитәме, духовкамы яисә колонкамы, һава агымы булырга тиеш, чөнки яну өчен кислород кирәк.
Беркетеп куелган вентиляция өчен газны аерып куярга мөмкиннәр
ЭПУ “Казаньгоргаз” хезмәткәрләре белән уртак тикшерү вентиляция каналындагы һава агымын (тяга) тикшерүдән башланды. Вентканалда тяганы тикшерү өчен газовиклар урындык һәм юка кәгазь яки салфетка сорый. Әгәр тяга яхшы икән, кәгазь вентиляция рәшәткәсенә ябышып кала. Газовиклар сүзләренчә, иң еш күзәтелгән җитешсезлек – капланган вентиляция каналлары.
“Кайвакыт кешеләр, беркетеп куелган вентиляция каналлары турында: “Миңа аннан җил өрә, аннан тараканнар чыга һәм башкалар”, дип әйтә. Алар безнең алда скотчны, кәгазьне куптарып ала, ә соңыннан барыбер беркетеп куялар. Без андый абонентларны газдан өзәбез һәм аларны кабаттан инструктаж тыңлау өчен идарәгә чакырабыә. Бары тик шуннан соң гына газ яңадан бирелә”, - диде газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү буенча слесарь.
Вентиляция төзек булмаганда газ бүлмәдә җыелып килә, дип аңлатты “Казаньгоргаз” оешмасы баш инженеры урынбасары. Әгәр вентиляция каналы төзек булса, газ чыкса да, ул бүлмәдә җыелмый – вентканал аркылы атмосферага китә. Бераз гына да газ исе сизелә икән, газ җиһазларын өзеп куярга, бүлмәне җилләтергә кирәк. 04 номеры буенча яки мобиль телефоннан 104 номеры буенча ЭПУ “Казаньгоргаз”ның авария хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Соңыннан белгечләр торбалардагы тоташмаларны сабынлыйлар. Бу аларның герметиклымы-юкмы икәнен тикшерү өчен эшләнә.
“Газ чыгуны ачыклау өчен тоташмалар сабынлана. Әгәр газ чыга икән, эремә шунда ук күбекләнә һәм без тоташмаларны төзәтәбез”, - дип аңлатты газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм төзекләндерүче слесарь Аяз Әгләмиев.
Соңыннан газ плитәсе һәм духовканы тикшерәләр, барлык конфоркалар кушыла. Газовиклар ялкыннын нинди булын карый: ялкын өзек-өзек булмаска, сикермәскә тиеш.
“Ялкын зәңгәр төстә булырга, өзелмәскә тиеш”, - диде Аяз Әгләмиев.
“Өйдән киткәндә краннарны ябып китәргә кирәк. Газ колонкасының кабызгычын гына калдыру түгел, җиһазлар янындагы краннарны ябарга кирәк”, - дип искә төшерде газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү буенча слесарь Азат Шакиров.
Кире тяга булганда – газны сүндерегез, тәрәзәләрне ачыгыз һәм 04 номерына (кәрәзле телефоннан 104) шалтыратыгыз
Күпфатирлы йортларда вентиляция системасы бинада һава алмаштыру өчен кирәк. Һава агымы форточкадан керә һәм вентиляция каналы аша кире суырып алына. Әгәр ул дөрес эшләми икән, вентиляциядәге һава кире якка, ягъни фатирларга керә. Бу вентиляция системасындагы кире тяга дип атала.
Кире тяга төтен юллыгында да була. Газ колонкасы эшләгән вакытта кире, алмаш тяга барлыкка килергә яки тяга булмаска мөмкин. Бу сөрем газы белән агулануга, хәтта үлемгә китерә ала. Соңгы берничә айда Бөгелмәдә ике бала һәм бер олы кеше сөрем газы белән агуланып үлде.
Колонканы кабызганда кире тяга барлыгын сизәсез икән, газны ябыгыз, барлык тәрәзәләрне ачып куегыз. 04 номерына, кәрәзле телефоннан 104 номерына шалтыратып газовиклар чакырырга кирәк.
“Авария хезмәтенә” шалтыратыгыз, бригада килеп тикшерәчәк. Әгәр тяга булмау яки кире тяга ачыклана икән, йорттагы газны сүндерәчәкләр. Әгәр вентиляция каналында тяга бар, ә газ колонкасының төтен юллыгында юк икән, бары тик колонкаларны гына сүндерәбез. Ул вакытта плитәне кулланырга була”, - диде Һадиев.
Төтен юллыклары һәм вентиляция каналлары газовиклар түгел, ә мич-торба эшләрен башкаручы хезмәт җаваплы. Аларның контакт мәгълүматларын идарә компаниясеннән алырга була.
“Төзекләндергәннән соң, мич-торба эшләрен башкаручы хезмәт төтен юллыгы һәм вентиляция каналы төзек булу турында акт язып бирәчәк. Шуннан соң без газны кушабыз”, - дип өстәде ЭПУ “Казаньгоргаз” оешмасы баш инженеры урынбасары.
Сөрем газы белән агуланудан сакланып була. Бүлмәләрне җилләтеп торыгыз
Сөрем газы белән агулануда еш кына кешеләр үзләре гаепле дип саный газовиклар. Алар гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмый: газ җиһазлары белән эшләгәндә тәрәзәләрне ачмый, газ плитәләре өстенә вытяжкаларны дөрес урнаштырмый, тяга датчигы эшләп китә торган колонкаларны мәҗбүри кушалар.
“Кешеләр өйләренә кайта, колонканы кушалар. Күпмедер вакыттан соң колонка сүнә. Шуңа да карамастан, аны тагын кушалар. Биш мәртәбә кушалар, ун мәртәбә кушалар – кешегә савыт-саба юарга яки душ керергә кайнар су кирәк. Шушы мизгелдә әкренләп кенә сөрем газы җыела. Беренче чиратта йөрт хайваннары һәм балалар агулана, ә соңыннан инде зурлар. Шуңа күрә, әгәр дә колонка сүнә икән, аны кире кушу өчен тырышырга кирәкми. Аның ни сәбәпле сүнүен ачыклау өчен белгечләр чакырырга кирәк”, - дип аңлатты Һадиев.
Газовиклар шулай ук пластик тәрәзәләргә клапаннар яки микроҗилләтү эффекты булган пластик тәрәзәләр куярга киңәш итә. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, плитә, духовка яки колонка белән эшләгәндә бүлмәне җилләтегез, ди алар.
Көнкүреш газы шартлауга яки агулануга китерә торган җитешсезлекләр
Газ хезмәте эшчеләре техник хезмәт күрсәтү вакытында иң еш ачыклана торган җитешсезлекләрне атады. Әгәр әлеге исемлектәге җитешсезлекләрне үзегездә табасыз икән, аларны төзәтегез яки белгечләр чакырыгыз.
- Газ җиһазларының торышы начар булу. Газ приборларының куркынычсызлык автоматикасы төзек булмау.
- Беркетеп куелган вентиляция. Газ чыгып торса, газ җиһазлары эшләгән вакытта сөрем газы җыелуга сәбәп булырга мөмкин.
- Газ плитәсе өстендәге вытяжка торбасы вентиляция каналы тишемен тулысынча капласа, газ җыелырга һәм аз гына очкыннан да көнкүреш газы шартларга мөмкин. Мәсәлән, газ чыгып торганда, ут кабызгач шартлау булырга мөмкин.
- Томалап куелган газ баганасы. Газ чыккан очракта газовиклар аны таба алмый, димәк, газ чыгуны туктата алмый дигән сүз.
- Төтен юллыгының чистарту уемнары тулган яки томаланган булу.
- Бер бүлмәле студия-фатирларда газ плитәләре яки колонкалары. Газ җиһазлары урнаштырылган бүлмәдә йокларга ярамый. Кешеләр бер бүлмәле фатирларда стенаны җимереп, студия ясыйлар. Бу вакытта вентиляциягә көчәнеш арта һәм ул көчәнешкә түзмәскә мөмкин.
- Газ плитәләрен һәм колонкаларын мөстәкыйль рәвештә урнаштыру. Газ җиһазларын алмаштыруны бары тик техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш.
“Кешеләр үзләре газ колонкасын алмаштыра һәм су тоташтыру штуцерын газ тоташтыру штуцеры белән бутыйлар. Нәтиҗәдә газ үткәргечкә су җибәрәләр. Соңыннан бөтен өй буенча аералар. Гаеплеләрне табабыз, чыгымнарны саныйбыз. Ул кешегә безгә мөрәҗәгать итсә җиңелрәк булыр һәм акчасын да азрак чыгарыр иде. Компенсация суммасы 20 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Бу ничә фатирның зыян күрүенә бәйле. Безгә суны газүткәргеч аша плитәләрдән, краннардан агызырга, торбаларны тишәргә туры килә”, - дип сөйләде баш инженер урынбасары.
“Казаньгоргаз” белгечләре искә төшерә: газ кушканчы башыгызны “кушыгыз”.