Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газ шартлап, Түбән Тагилда йортның подъезды ишелгән, хәрабәләр астында кешеләр калган

news_top_970_100
Газ шартлап, Түбән Тагилда йортның подъезды ишелгән, хәрабәләр астында кешеләр калган

Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәрендә, газ шартлау сәбәпле, 5 катлы йортның подъезды ишелгән.

Хәрабәләр астында кешеләр калган. Аларның кычкырган тавышлары ишетелә, дип язалар. Ике бәләкәй сабыйны, бер ирне һәм бер пенсионерканы җимерекләр астыннан чыгарганнар. Балаларның берсенә нибары 3 ай. Кешеләр һәлак булганмы-юкмы икәне әлегә билгеле түгел (11.05 сәгатькә).

Хәрабәләр астында 7 кеше булырга мөмкин, дип яза «База» (11.37). Җимерекләр астындагы бер малай әнисенә шалтырата алган, ул аягы кысылганын әйткән.

Шартлаудан соң йортның бер чите җимерелгәне видеога эләккән.

Әлегә барлыгы 6 кеше каза күргән, дип хәбәр ителә.

Шартлау дулкыны 50 метр ераклыктагы балалар бакчасының тәрәзәләрен ваткан.

Йорт 1974 елда төзелгән булган. Газ системасын 19 июльдә генә тикшергән булганнар, ул тәртиптә, дигән нәтиҗә ясалган.

«Мэш», «База», «Шот» каналларындагы видеолар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100