Газ шартлаган өйдә яшь әти-әни һәм бала үлгән: «Отпускта иделәр, уллары авырый башлады»
25 июльдә Саратовта Блинов урамындагы күпкатлы йортта газ шартлый. Бу вакытта йортта яшәүчеләрнең күбесе эштә була. Соңгы мәгълүматлар буенча, җимереклекләр астында 7 кеше табылган. Алар арасында Ерофеевлар гаиләсе: 33 яшьлек Георгий, аның хатыны Катя һәм аларның кечкенә улы – 4 яшьлек Степа бар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
«Катя белән ире отпускта иде, уллары авырый башлады, шуңа күрә барысы да өйдә калдылар… Алар бу фатирны ипотекага алган, бик аз гына түлиселәре калды», – дип сөйләгән һәлак булган хатынның хезмәттәше Дарья.
Екатерина заводта лаборатория җитәкчесе, баш метролог булып эшләгән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң әлеге предприятиегә гади инженер булып килгән һәм берничә ел эчендә җитәкче вазифасына күтәрелгән.
Хәтта декрет ялында булганда да, Екатерина хезмәттәшләренә булышуын дәвам иткән. «Ул үз эшен яратты. Декрет ялында булганда да булышуын дәвам итте. Хезмәткәрләр аны кеше һәм профессионал буларак хөрмәт итә иде», – диләр Екатерина эшләгән заводның матбугат хезмәтендә.
Екатеринаның ире Георгий да карьера баскычыннан тиз күтәрелгән. 33 яшьтә генә булуына карамастан, тимер юлдагы мөһим участоклар өчен җавап биргән. Липовский разъезды станциясе җитәкчесе булган.
«Алар әле күптән түгел генә туган көннәрен бәйрәм иттеләр. Катяның туган көне 21 июльдә, ә иренең – 22 июльдә иде. Икесе дә улларын бик яраталар, кыз бала турында хыялланалар иде...» – ди гаилә дуслары.
Ерофеевлар гаиләсе белән хушлашу 28 июльдә узган. Газ шартлау вакытында һәлак булган ир белән хатын эшләгән предприятиеләр аларның туганнарына матди ярдәм күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.