Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газ корбаннары: яшь ана ире һәм баласының агуланып үлү сәбәбен йорттагы җилләтү системасының төзек булмавында күрә

Былтыр ноябрь аенда Бөгелмәдә яшәүче Гариновлар йоклаганда исле газ белән агуланалар. Анастасия Гаринованың 3 яше дә тулмаган баласы һәм ире һәлак була, үзен табиблар коткарып өлгерә. 

news_top_970_100
Газ корбаннары: яшь ана ире һәм баласының агуланып үлү сәбәбен йорттагы җилләтү системасының төзек булмавында күрә
"Кичекмәстән "газовик"лар чакырттык"

Ирле-хатынлы Анастасия һәм Иван Гариновларга 27әр яшь, кызлары Василисага 2 яшь тә 11 ай була. Яшь гаилә Бөгелмә шәһәренең Газинур Гафиятуллин урамында урнашкан 40нчы күпкатлы йортның өченче катында яши. Йорт 1973 елда төзелгән.

Фаҗигагә дүрт көн калыр алдыннан, ягъни 14 ноябрь көнне, Анастасия фатирдагы бәдрәф-юыну бүлмәсендә җилләтү системасының дөрес эшләмәгәненә игътибар итә: шахтадан җил кире якка өреп тора иде, дип сөйли ул. Гариннар кичекмәстән ТСЖдан газ куркынычсызлыгын тикшерүчеләрне чакырта. 

-  ТСЖдан килделәр, карадылар да, һава кертә торган клапан куярга һәм ишекләрдә ярыклар ясарга дигән киңәш биреп киттеләр. Тәрәзәләрне ачып, фатирны ешрак җилләтергә, диделәр. Йортның түбәсенә менеп, шахтаны тикшерүче кеше булмады, - дип сөйләде безгә Анастасия.

Һава кереп торган очракта, "тяга" нормада, дигән белгечләр.

Алар, килүләрен раслап, акт төзеп калдыра: фатирда кагыйдәләрне бозып эшләнгән перепланировка барлыгы күрсәтелгән, ишекләр һәм тәрәзәләр герметиклы, һаваны чистарта торган җайланма юк диелгән. Вентиляция каналлары һәм һава торбасы чиста, дип яза алар.




Икенче көнне, 15нче ноябрьдә, Анастасия үзен начар хис итә башлый, ә кызы косарга тотына. Әни кеше поликлиникадан педиатр чакырта. Табиб исә, гаддәтән тыш хәл күрмичә, симптомнарны ротавирус инфекциясенә бәйләп, дүшәмбе поликлиникага килергә куша. 

18 ноябрь көнне иртән Гариновларга Ваняның әнисе килә һәм улы, килене, оныгын аңсыз килеш таба. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта, әмма табиблар килгәндә Иван белән нәни Василиса инде үлгән була. Анастасияне хастаханәгә алып китәләр һәм гомерен саклап калалар. 

Хастаханәдә Анастасиягә исле газ белән агуланган дигән диагноз куела. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Җиңаять Кодексының 109 маддәсенең өченче бүлеге нигезендә (“Саксызлык нәтиҗәсендә ике яки күбрәк кешенең үлеме”) җинаять эшен кузгата. 

- Мине район үзәк хастаханәсенә яткырганнар, безнең өйдә кайнанам калган. Өлкән тикшерүче Роман Захаров "Эш ачабызмы?" дип сораган. Кайнанам ачарга өндәгән. Шуннан соң тикшерүче өйдәге суыткычта сакланган ашамлыкларны экспертизага җибәргән. Икенче көнне генә белгечләр белән килеп фатирдагы газ колонкасын тишкерергә булган. Тикшерү вакытында безнең колонканың дөрес эшләве расланган, җилләтү системасын беркем дә тикшермәгән, - дип сөйли Анастасия. 

21 ноябрь көнне, Анастасия әле хастаханәдә ятканда, алар йортына хезмәт күрсәтүче “Нефтяник” ТСЖ эшчеләре подъездан капчык-капчык әйбер ташый. Бу хәлләрне Анастасиянең күршеләре видеога төшереп ала.


Йортның түбәсендә дә кешеләр күренде, дип сөйли Настяга күршеләре. Яшь хатын "фаҗигадән соң төтен йөрү системасын чистартмадылар микән?" дип шикләнә.

"Татар-информ" “Нефтяник” торак милекчеләре ширкәтенә әлеге сорауны юллады. “Ул көнне йортның подвалын чистарттылар. Бу фаҗига белән берничек тә бәйле түгел”, - дип җавап бирделәр ТСЖда.

Анастасия Гаринова сүзләре буенча, бу эшләрдән соң йортта җилләтү системасы дөрес эшли башлаган.

Анастасия иренең һәм кызының ни сәбәпле үлгәнен ачыкларга тели. Ул тикшерү сүлпән бара дип саный. Анастасия тикшерүне эскпертизалар уздырырга өндәгәнен әйтте.

- Без яшәгән йортның беренче катында “Теплогазмонтаж” җаваплылыгы чикләнгән оешма кибете урнашкан. Кибетне җылыту өчен аерым генератор бар дип беләм. 

Белгечләр белән сөйләшкән идем, алар җылылык генераторы урнаштырган очракта аннан түбәгә хәтле йортның дивары буйлап аерым торба барырга тиеш, диләр. Ләкин безнең йортта генераторның торбасы турыдан туры төтен йөрү шахтасына тоташкан, мин фатирда исле газ җыелуын шуннан күрәм. Шуны тикшерергә кирәк дип саныйм. 


Һавада исле газ концентрациясен дә тикшерергә кирәк. Тикшерү бу экспертизаны уздырганмы, юкмы, белмим, җинаять эше материалларын миңа күрсәтмиләр. 21нче гыйнварда җинаять эшен ябарга җыенуларын гына әйттеләр, - ди Анастасия. 



Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының әлеге җинаять эше буенча: “Җиңаять эшен ябу турында сүз бармый. Хәзерге вакытта экспертизаларның нәтиҗәләре көтелә”, - дип җавап бирделәр.

"Безнең йортта да шул проблема"

Анастасия Гаринова Бөгелмәдә иске күпкатлы йортларда җилләтү системалары белән проблема кискен тора дип әйтте. Фаҗигасе турында социаль челтәрләрдә язгач, аңа Бөгелмәдә яшәүчеләрдән шушы ук проблема турында хатлар килә башлаган. Анастасиягә язган берничә кеше белән без дә сөйләшеп алдык.

Абдулла Алиш урамы, 3 йортта яшәүче Гөлнара Шәмсуллина

“2016 елның 6 гыйнварында мин газ колонкасыннан чыккан газ исенә аңымны югалтып, үлем хәлендә яттым. 


Алланың рәхмәте белән күршеләр вакытында ярдәмгә килеп, мине терелтә алдылар. Белгечләрне чакыртып, җилләтү системасын тикшерттем. Һава кире якка өреп торган булган икән. Моңа кадәр безнең йортта капиталь ремонт эшләре алып барылган иде. Нәтиҗәдә яссы түбә кыйшалган түбәгә алмаштырылды. Һәм безнең йортның җилләтү торбасы менә шушы кыйшалган түбә астында калган булган икән. Шуңа күрә һава йөреше дә юк иде. Мин күпме үтенеч хатларын яздым, беркемнән дә ярдәм килмәде. Торак идарәсе компаниясе торбаны озынайтырга теләми, “Үз акчагызга эшләгез”, - ди. Белгечләр безгә пластик тәрәзәгә клапан куярга куштылар. Без куйдык, хәзер фатирда салкын, ә без беренче катта торабыз”.

Муса Җәлил урамы, 49 йортта яшәүче Любовь Акульшина: “Безнең йортта да җилләтү системасы белән проблема бар. Төньяк-көнчыгыштан җил искән чакта, шахтадагы һава агымы газ колонкасының утын сүндерә. Һәм бу проблема капиталь ремонт эшләреннән соң килеп чыкты. Без күршеләр белән бергә торак идарәсенә хатлар язып мөрәҗәгать иттек: зинһар, безгә җилләтү торбасын озынайтыгыз, дидек. Комиссия безнең мөрәҗәгатьне кире какты. “Үзегез гаепле, пластик тәрәзәләр куймаска иде”, - диделәр. Хәзер безне тәрәзәгә клапан куйдырырга өндиләр. Үз акчабызга, әлбәттә”.

Анастасия Гаринова бу проблема турында социаль челтәрләрдә дә язган, анда да аңа күп комментарийлар калдырганнар. Иске йортларда капиталь ремонттан соң шундый ук хәл килеп чыгуы турында язучылар да бар. "Гафиатуллин урамы, 43нче йортта яшәүче абыемнар гаиләсе белән бергә агуланды, табиблар вакытында коткарып өлгерде. "Тикшерүчеләр һәм газовиклар килде, вентиляцияне тикшерделәр, колонка кулланганда тәрәзәне ачыгыз, диделәр. Ләкин кыш көне бит тәрәзәне ачып торып булмый! Һава кертә торган клапан куегыз, диделәр - куйдык, ул биш мең сум тора. Аннары кухняда ишекне алыштырырга куштылар, алыштырдык. Барыбер проблема калды", - дип яза бер кулланучы. 


Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Татарстан Республикасында исле газ белән агулануның 22 очрагы теркәлгән. 

Нәтиҗәдә:

•41 кеше зыян күргән       
•11 кеше һәлак булган 
•15 кеше коткарылган

2018 елда Бөгелмә шәһәрендә исле газдан 10 кеше зыян күргән, 4 кеше вафат булган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР күзәтчелек ведомствосының йомгаклау коллегиясендә прокурорларга газ җиһазларын тикшерүләрнең санын арттырырга кушты.  "Минем фикеремчә, тикшерүләр санын да, идарәче компанияләрнең җаваплылыгын да арттырырга кирәк. Прокуратура безгә бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйм. Без бу проблемага бик тыныч карыйбыз. Моңа карата таләпләр катгый булырга тиеш. Магнитогорскида нәрсә булганын күрдек ләбаса – бу бит коточкыч фаҗига!" - дип искәртте республика башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100