Газ һәм электр энергиясенә тарифларны чираттагы индексацияләү 2026 елның 1 октябрендә генә булачак. Алдагы елларда бәяләр 1 июльдән арттырыла иде. Әлеге сроклар Икътисади үсеш министрлыгының яңа макропрогнозында күрсәтелгән. Макропрогноз инде Хөкүмәттә каралган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Мондый карар россиялеләргә «тын алырга» өстәмә вакыт бирәчәк, чөнки тарифларны арттыру арасында 1 елдан артык вакыт узачак. Экспертлар билгеләп үткәнчә, индексацияне көзен үткәрү гаилә бюджетына йомшаграк тәэсир итәргә тиеш, чөнки бу вакытка күбесе инде отпуск ялларыннан кайтып өлгерәчәк, кешеләрнең җәйге төп чыгымнары төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс».