Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газ баллоныннан ут капкач, 20 операция белән исән калу тарихы: «Йөрергә яңадан өйрәндек»

Тәненең 90 процент өлеше пешкән 22 яшьлек студент Чувашиядән Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китерелә. Табиблар арасыннан аның исән калу-калмавына карата беркем дә фаразлар ясарга кыймый. Мондый пациентлар, табиблар тәҗрибәсе буенча, гадәттә, исән калмый. Яшәү өчен 3 ай көрәштән соң, Илмаз өенә кайта.

news_top_970_100
Газ баллоныннан ут капкач, 20 операция белән исән калу тарихы: «Йөрергә яңадан өйрәндек»
Илмаз: «Мин авыртуны машинадан тартып чыгарган резина келәмгә утыргач кына сиздем»
Фото: Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

«Тән тиресе януын дәвам итте»

8 июльдә 22 яшьлек Илмаз дусты белән бергә Казандагы гаражында эшли, яз көне су эчкә кермәсен өчен, бинаны битум белән каплыйлар. Аларга процесста газ горелкасы белән җылытырга кирәк булган махсус изоляция материалы белән эшләргә туры килә. Бер мизгелдә газ баллонына тоташтырылган шланг өзелә, һәм аларның киемнәренә ут каба. Киемнәре берничә секунд эчендә янып бетә, тиреләре януын дәвам итә, егетләр, авырлык белән булса да, гараждан җиргә сикерә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Мин авыртуны машинадан тартып чыгарган резина келәмгә утыргач кына сиздем. Күршеләр йөгерде, «ашыгыч ярдәм» һәм янгын сүндерүчеләрне чакырды. Параллель рәвештә безгә салкын су сибә башладылар, ә миңа ул кайнар кебек тоелды», – дип искә ала Илмаз.

Егетләрне «ашыгыч ярдәм» машинасында Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар Илмазның тәненең 90 процент өлешендә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре булуын, дустының тәненең 50 процент өлеше пешүен әйтәләр.

Хирург Динар Давлиев: «Хастаханәгә кергәндә, хәле авыр иде. Дусты турында фаразларны азмы-күпме әйтеп булса, тәненең 90 процент өлеше пешкән пациент турында нәрсә дә булса әйтергә курыктык».

Фото: © Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Хастаханәгә кергәндә, хәле авыр иде. Дусты турында фаразларны азмы-күпме әйтеп булса, тәненең 90 процент өлеше пешкән пациент турында нәрсә дә булса әйтергә курыктык. Без федераль үзәктәге коллегаларыбыз белән киңәшләштек, алар да, безнең кебек үк, мондый җәрәхәтләр булганда фаразларның начар булуын әйтте. Гадәттә, мондый пациентлар исән калмый. Ләкин без беркайчан да кулларыбызны төшермибез һәм өметебезне югалтмыйбыз», – дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе хирургы Динар Давлиев.

«Ул инде юк...»

Илмазның әти-әнисенә фаҗига турында дусты хәбәр итә, аңа, егетләрнең үтенече буенча, хастаханәдән шалтыраталар. Әнисе Гөлия шунда ук хастаханәгә улы янына китә, әтисе бераз соңрак килә.

«Мин, барганда, ул инде юк дип уйладым. Бу – бик куркыныч. Табибларны күрдем, барысын да аңлаттылар, хәтта тынычландырдылар. Иремә исә пешү җәрәхәтләре бик көчле булуын, исән калу шансы юк дәрәҗәсендә булуын шунда ук әйткәннәрен соңрак кына белдем», – дип сөйли Гөлия.

Табиблар даими рәвештә җәрәхәтләрен бәйли, антибактериаль терапия үткәрә, кан сала һәм яраларны чистарту өчен күп кенә операцияләр ясый.

Фото: © Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Ләкин, табиблар әйтүенчә, җәрәхәтләр, шок һәм авыртуларга карамастан, Илмаз үзен күтәренке кәефтә тоткан. Аның сүзләре буенча, ул хәтта 2-3 атнадан соң җәрәхәтләре төзәләчәк, һәм аны өйгә җибәрәчәкләр дип уйлаган. Ләкин дәвалану озак һәм интенсив дәвам иткән.

Илмаз 2 ай реанимациядә ята. Табиблар даими рәвештә җәрәхәтләрен бәйли, антибактериаль терапия үткәрә, кан сала һәм яраларны чистарту өчен күп кенә операцияләр ясый. Илмазны 17 тапкыр, үлгән тән тиреләрен чистарту өчен, операция бүлмәсенә алып керәләр, тагын 3 тапкыр тире күчереп утырталар.

Бу вакыт эчендә Илмаз янында әнисе була, һәрнәрсәдә ярдәм итә.

Фото: © Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

«Карарлар шунда ук кабул ителде. Без антибактериаль терапия үткәрдек. Җәрәхәтләр зур булганда, инфекция кушылу мөмкинлеге барлыкка килә, һәм шулай булды да. Катнаш терапияне сайлау өчен, клиник фармакологлар кушылды. Яраларны чистарту һәм бәйләү операцияләрен без наркоз астында ясадык, барысы да кан югалту белән бергә барды, шуңа күрә пациентка берничә тапкыр кан салынды. Без аңа 11 литр плазма һәм 3,5 литр эритроцит салдык», – дип аңлатты РКБ пешү җәрәхәтләре бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Евгения Сергеева.

«Табиблар аны дәвалап кына калмады...»

Бу вакыт эчендә Илмаз янында әнисе була, һәрнәрсәдә ярдәм итә. Бүген Гөлия көн саен диярлек елаганын, әмма бер тапкыр да улына күрсәтмәгәнен искә төшерә.

«Табиблар бик ярдәм итте. Илмазны дәвалап кына калмадылар, ә безгә үз энергияләрен дә бирделәр».

Фото: © Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

«Табиблар бик ярдәм итте. Илмазны дәвалап кына калмадылар, ә безгә үз энергияләрен дә бирделәр. Көн саен килеп, безгә көрәшергә көч бирделәр. Илмазны палатага күчергәч кенә җиңелрәк булды», – дип сөйли Гөлия.

Илмаз үзе әйтүенчә, ул һич төшенкелеккә бирелмәгән. Сәламәтләнмәячәкмен дигән уйлары бөтенләй булмаган. Бер генә юл бар иде – өйгә. Табиблар әйтүенчә, дәвалау барышында пациентның кәефеннән бик күп нәрсә тора.

«Мин 2-3 атнадан мине чыгарырлар, дигән идем, ә реанимациядә ятканда, пешкән урыннарыма карап, монда шактыйга калдым ахры, дип уйладым», – дип елмаеп искә ала Илмаз.

Сентябрьдә Илмазны гадәти палатага күчерәләр. Яралары яхшы төзәлә башлый, һәм яшь пациентка әкренләп торырга рөхсәт ителә.

Фото: © Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Сентябрьдә Илмазны гадәти палатага күчерәләр. Яралары яхшы төзәлә башлый, һәм яшь пациентка әкренләп торырга рөхсәт ителә.

«Без йөрергә яңадан өйрәндек. Башта торып утыру, аннары палатада, аннары коридорда йөрү. Барысы да этаплар буенча», – дип сөйләде анестезиолог-реаниматолог Евгения Сергеева.

Тагын бер ай ярымнан соң, Илмаз табибларыннан: «Өйгә кайтырга була, батыр», – дигән кадерле сүзләрне ишетә. Егетне әти-әнисе өйгә алып кайткан, анда аны дәү әнисе һәм кәләше зарыгып көткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100