news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гайбәт гаепле: Килен кайнанасын үтереп, өйгә ут төрткән

47 яшьлек килен кайнанасы гайбәт таратуда гаепләгән.

news_top
Гайбәт гаепле: Килен кайнанасын үтереп, өйгә ут төрткән

Башкортстанның Яңавыл районындагы Бәнибаш авылында коточкыч вакыйга булган. Зур янгында йорт янып беткән. Хәрәбәләр арасыннан 85 яшьлек хатынның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр бу хатынның үтерелгәнен ачыклаган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Пенсионер хатынны килене үтергән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 47 яшьлек килен кайнанасы белән талашкан. Бу хатын кайнанасын гайбәт таратуда гаепләгән. Талаша торгач, килен кайнанага берничә тапкыр сугып җибәргән. Карт хатын каршы тора алмаган. Шуннан соң килен йортка ут төрткән дә чыгып качкан. Бу турыда агентлыкка Эчке эшләр министрлыгында сөйләгәннәр.

Хәзерге вакытта җинаять турында тупланган материаллар Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсенә тапшырылган. Җинаятьче хатынның язмышы турында өстәмә хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар