Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаяз Исхакыйның 1906 елны «Таң йолдызы» газетасында чыккан мәкаләсе: «Ачлык башланды»

Укучыларыбыз игътибарына 1998 елның февраль аенда «Мирас» журналында басылып чыккан язманы тәкъдим итәбез. Әлеге язма шулай ук 1906 елны «Таң йолдызы» газетасында чыккан. Язмада шул чор орфографиясе сакланды. Гаяз Исхакый ачлык башлануы турында яза.

news_top_970_100
Гаяз Исхакыйның 1906 елны «Таң йолдызы» газетасында чыккан мәкаләсе: «Ачлык башланды»

Бөтен Русияне генә түгел, Яурупаның да әллә никадәр кешеләренә икмәк хәзерләп тамагын туйдыручы авыл халкы ач тора башлады. Ачдык башланды: Русиянең стражнигыннан башлап министрына кадщр булган әллә ничә төрле груһ чиновниклар, бюрократларны ашатып-эчертеп торучы авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: үзенең маңгай тире берлә тапкан акчасына куелган зимский начальникларны ашатып, аларга һәр елны 10 миллионнан артык жалуния бирүче авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: стражникларга елына 34 миллион үзенең акчасыннан биреп торучы авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: үзенең барлы-юклы йорт-йиреннән аерылып, ике йөз меңле казак гаскаренә йөзәр миллион расход тотучы авыл халкы ач тора башлады. Ачлык башланды: үзенең туганнарын, үзенең балаларын ябар өчен, аларны чертеп яткырыр өчен ясалган төрмәләр расходына 30 миллион акча бирүче авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: үзенең иң файдалы кешеләрен, үзенең дустларын әллә кайларга, Себергә җибәрер өчен, аларны төрмәләрдә яткырыр өчен куелган жандармнар, шпионнарга йөзәр миллион акча бирүче авыл халкы ач тора башлады. Ачлык башланды: бөтен алпавытларны үзенең хезмәте берлә оҗмаһтагы кебек тик кенә, рәхәтләндереп кенә тоткан авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: бөтен заводлар, фабрикаларга материаллар хәзерләүче, бөтен завод-фабрикаларның эшчеләрен ашатучыавыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: ике елдан бирле хөррият хәрәктләрендә үзенең әллә никадәр улларын-кызларын корбан иткән, үзенең әллә никадәр картларының каннары берлән бөтен Русиянең үләннәрен буяган авыл халкы ач тора башлады.

Ачлык башланды: әллә ничә еллардан бирле ачлы-туклы килгән авыл халкы бөтенләй ач калып, бер кисәк икмәксез утыра башлады. Бу ачлыкның, бу кадәр бөтен Русияне туйдыручы авыл халкының каткан икмәк кисәгенә мохтаҗ булып ятуларының сәбәбе бу елгы иген булмауда гына булмаенча, бәлки бөтен авыл тормышының эчләрендә бикләнгәндер. Безнең Русия берникадәр иген берлә кәсеп итә торган мәмләкәт булса да, безнең Русиядән һәр елны әллә ничәшәр йөз миллион потлап иген чит йирләргә чыкса да, бездә бик еш-еш ачлыклар була. Бездә шул ачлыклардан, әллә никадәр авырулар күбәеп, бөтен авыл халкының башына бәла туа. Мондый ачлыклар елдан-ел күбәя бара. Боларның аралары елдан-ел азаеп, бара-бара бөтен Русияне бертуктамаенча әүвәле юк һәм ахыры юк булган ачлык каплап алмакчы була.

Әлбәттә, бу кадәр зур бәланең сәбәпләрен эзләп, аның бетерелүенә тырышу һәр честный кешенең вазифасы булган кебек, бу эш моннан соң шул авыл халкының муенына асылынып сөлек кебек канын эчәргә теләгән кешеләрнең дә эчләрен пошырачак бер эштер. Без һәрвакыт авыл халкы һәм эшчеләрнең файдасын күзәткәндә, безнең мәсләкемез, мәзһәбемез аларның тормышларын рәтләү булганга, әлбәттә бу ачлыкларны бететер өчен, бу зур бәладән бөтен авыл халкын гына түгел, бөтен Русия халкын коткарыр өчен безнең юлларымыз бардыр.

Безнеңчә, авыл халкы һәм эшчеләрнең бу кадәр фәкыйрьлегенең иң зур сәбәпләре аның эшләгәненең яртысыннан артыгын төрле-төрле тариф берлән алып бетереп, аны буш кул калдырудыр. Шуның өччен мондый күрәләтә фәкыйрь халыкны җәберләү бетсен өчен без чәй, шикәр, керосин, шырпы кебек көн дә кирәк нәрсәләрдән: акцизләрне бетереүне требовать итәмез, шуның берлән эшче халыкны әллә никадәр кирәкмәгән налоглар түләүдән коткарып, аның ул акчаларын үз кесәсендә калдырырга тырышамыз. Мәмләкәтнең кирәкләре өчен җыела торган налогларны фәкыйрьләрдән генә җыелуын золым дип белгәнгә, без андый налогларны табышлардан гына җыелсын димез. Кешенең табышы үз җәмәгатен тәрбиядән артырлык булса гына аңа түләү салынсын, табышы арткан саен налог та күбәйсен димез.

Тагы да фәкыйрь халыкның өстеннән әллә никадәр солдатлар, казаклар, стражниклар, жандармнар, шымчылар, зимский начальниклар ашатылып тора. Аларга йөзәр миллион халыкның акчасы тотыла. Без һәртөрле әрәмтамак мәэмүрләр бетсен, халыкны кыйнар өчен генә яраклы булган кешеләр бетсен, теләсә кемне һич гөнаһсыз төрмәләргә яба торган, Себерләргә җибәрә торган залимнәр бетсен, халыкның һәмма эшен карау үз кулына бирелсен, халык чиновникны үзе сайлап куйсын димез.

Без бу ачлыкларның иң зур сәбәбе авыл халкының йирсезлеге дип белгәнгә, бөтен йирләрне бушлай авыл халкының файдалануына бирелсен, бөтен йирләр игенче халыкныкы саналып, аны сату-нитү тәмам бетерелсен димез.

Менә шул үзгәрүләрне билфигыль дөньяга чыгарыр өчен бер бөтен халыктан җыелган, һичкемнән курыкмый торган кямал ихтыярлы, көчле вә куәтле дума ясалуны требовать итәмез.

Бу нәрсәләр бюрократларга бик зур зарарлы булганга, аларның аны булдырмаска һәрвакыт тырышуларын белеп, шулар өчен тартышырга чакырамыз, тартышмаенча алынмаячак димез. Шуның өчен тартышамыз, җиңешәмез. Менә шуларны билфигыль булдырганда Русиянең өстендә кара болыт кебек асылынып тора торган бу куркынычлы бәлаләр мәңгегә бетәчәк! Шуның өчен бу ачлыкны бетерергә теләгән, бу бәладән халыкны коткарырга тырыәкан һәр кеше шул нәрсәләрне мәйданга чыгарыр өчен тырышырга, тартышырга кирәк — «тартышуда табарсың син үзеңнең халкыңны» дигән сүзне онытмаенча, ничек кирәк булса, шулай тотынырга, хәзерләнергә кирәк.

«Япанчы». («Таң йолдызы», 1906 ел, 12 сентябрь.)

Текстны журналга филология фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһимова әзерләде.

«Мирас» журналы, 1998 ел, февраль

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100