Гаяз Исхакыйның 1906 елгы мәкаләсе: «Сезнең үлек кебек ятуыңызга без гаҗәпкә каламыз»
Укучыларыбыз игътибарына 1998 елның февраль аенда «Мирас» журналында басылып чыккан язманы тәкъдим итәбез. Әлеге язма шулай ук 1906 елны «Таң йолдызы» газетасында чыккан. Язмада шул чор орфографиясы сакланды. Андагы фикерләр бүгенге көн өчен актуаль кебек.
Туганнар, шәкертләр! «Таң йолдызы»
Сез кая торасыз? Кая киттеңез? Ник бер дә сезнең тавышыңыз ишетелми? Сезнең мәдрәсәләрдә укырга ярарлык нәрсә юклыгын белеп, мәдрәсәне ташлап чыкканнан бирле, бик күп вакытлар булып үтте, бик күп сулар акты, бик күп үзгәрүләр булды. Дума чакырылды, дума амнистия бирә алмады. Дума йир мәсьәләсен хәл кыла алмады. Дума граждански праволар бирә алмады. Дума үзенең бер төрле дә эшкә яраксызлыгын белдерде. Моны күреп завод-фабрикаларда хәрәкәт башланды. Авылларда чуалулар китте. Сез шул вакытта нишләдегез? Рус шәкертләре кебек, авылларда халыкны җыеп, авыл халкына ирекнең нәрсә икәнлеген аңлаттыгызмы? Рус шәкертләре кебек, завод-фабрикаларның эшчеләре янына барып, приказчик, конторщиклар белән берләшеп, аларның тормышларын яхшыртыр өчен бер-бер хәрәкәттә булдыңызмы? Аларга үзләренең хәлләренең ничек яхшыртуны аңлатыр өчен, аларга лекция ясап, кружоклар (түгәрәк) ясадыңызмы? Авылларда, завод-фабрикаларда тугры язган китаплар тараттыңызмы? Юк, юк.
Сезнең бу эшеңез өчен без ояламыз. Сезнең үлек кебек ятуыңызга без гаҗәпкә каламыз. Әллә ничек эшкә башларга юл тапмыймсыз. Уяныңыз! Революция көне җитте. Халыкның бюрократия берлән тартышуның сәгате сукты. Сез хәзер шул халык берлән бергә тартышырга тиеш. Сез хәзер шул халыкны аңлатып, аның берлә бергә көрәшчеләр сафларында булырга кирәк.
Бу эш сезнең эшләр, бу сезнең вазифаңыз, бу эшне сездән башка татар арасында эшләүчеләр, бу вазифаларны ифа кылучылар (башкаручылар) юктыр. Сез хәзер авылларда йөреп, авыл халкына йир һәм ирек фикерен аңлатырга тиеш. Сез эшчеләр берлән сөйләшеп, аңлашып, аларны безнең флагымызның астында хәрәкәт итәргә чакырырга тиеш. «Таң» гәзитәсен үз гәзитәңез дип хисаплап, аны халыкка укырга, халыкка аңлатырга тиеш.
Аны халык арасында таратып, халык арасында социализм фикеренең таралуына сәбәп булырга тиеш.
Уяныгыз, туганнар, үзеңезнең вазифаңызны эшли башлаңыз.
«Чыңгыз». («Таң йолдызы», 1906, 27 июнь)
Текстны журналга филология фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһимова әзерләде