Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренең кыскача эчтәлеге

Игътибарыгызга "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәренең кыскача эчтәлеге белән танышырга тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренең кыскача эчтәлеге

Кереш сүз (автордан)

Язуның максаты – милләтнең бетүеннән ризасызлыгын күрсәтү, аның олы югалту икәнен аңлату. Кайвакыт кешеләр шул бетүне файдалыга санап, аннан өметләр дә көтә. Әмма төпле “эш” эшләнмәгәч, ул моңа вакытлы “бизгәк” дип карый. Барысы да сүздә генә кала, юньле эш эшләнми, бу эшләрне “курчак туе” дип кенә атый. Һәммәсе дә курчак уеныдыр ди, аннан бер мәгънәле эш килеп чыкмый. Бу бетүне үзгәртсәк, өмет тә туар, бәлки.

“Руханиларны” милләт өчен иң зарарлы киртә дип әйтә, алардан аның намусы риза түгел. Шул “руханилар” Г.И. аларны бер дә белмәвендә, яхшылыклар кылганнарын күрмәвендә гаепләргә ихтимал. Ләкин бу зур хата булыр иде. “Руханилар” кайный торган Казанда укыгач, алар белән тыгыз элемтәдә торгач, тәҗрибә зур булганга күрә бу “ихтимал” була алмый ди Г.И. Бер фикергә килә: милләтне алдынгы итәсебез килсә, аны башка милләтләр алдында күрсәтәсебез килсә, милләткә киртә булган “руханиларның” сүзенә әһәмият бирмәскә, туй ясауда, табын-бәйрәмнәрдә “аларның” катышуын бетерергә кирәк ди.

Г.И. фикеренчә, иң кирәкле эш – шул “руханиларның” коллыгыннан арынып, һәр гамәлдә ирекле булу. Әмма аларның кәкре-бөкре фикере белән һәм мин-минлекләре белән ерак китә алмаячагыбыз мәгълүм. Алар гел зарар гына китереп торыр, әйдәгез, аларның басымыннан арыныйк, аларга буйсынмыйк ди.

Киртәнең икенчесе – мәдрәсәләрнең, мәктәпләрнең юклыгы һәм булганнарында “эшкә яраксыз бер чепухалар булуы”, мәдрәсә эшләренә әһәмият бирмәвебез. Сәбәбе – шул “руханиларга” ышанудан, аларның булдыксызлыгын белә торып, изге, кирәкле эшләрне аларга ышанып тапшыруыбыз. Бу мәсьәләгә елыйм да, көләм дә ди.

Өченче киртә – “хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик мескен сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынга, иң түбән кешеләрнең тәхет асларында изелүедер”. Бу бик аяныч һәм күңелсез хәл. Хәзерге язучылар бәйсез рәвештә иҗат итә алмый, һәммәсе тамагы тук булсынга, урынын саклар өчен, шул кешеләрнең кулларында уенчык булып йөри. Иң аянычы – аларны бу хәсрәттән коткарырлык бер җайның да булмавы. Милләтнең халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган кешеләре утларын күрсәтмичә я караңгылыкка калдыралар, я аз гына яктыртып, халыкны караңгылыкта адаштыралар. Башка халыкларда язучылар күбрәк, бигрәк тә бай сыйныфыннан булганнары. Бездә исә бер язучы артык сүз ычкындырса, шунда ук берничә айга җәза эләгә.

Дүртенче киртә – татар халкының рус мәктәпләрендә укымавы. Бүгенгә кадәр мәдрәсәләрнең юклыгын белеп, Надан кагыйдәләрдән бик аз белем туплавыбыздыр. Бу әйбер зур зарар китерде, киләчәктә дә киртә куячак, чөнки халыкның иң аңлы кешеләре дә бүгенгәчә хөкүмәт мәктәпләрендә укудан кача һәм качачак та ди. Сәбәбен белми, ләкин бик кайгыра. Г.И. фикеренчә, бу кайгыру бик урынлы, тизрәк шул киртәләрне бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәлә ди. Россиягә буйсынуыбызга 350 ел булса да, русларан бер файда күрмәсәк тә, идарәгә баш иеп яшәгәнне белмәгән халык иксез-чиксез булуы, русларның майтарган эшләренә шикләнеп караучыларның саны да исәбе-хисабы юктыр. Бу милләтнең алга китүе өчен бик зарарлы эш. Моны бетерү өчен хөкүмәт тә җиң сызганып тырышырга тиеш ди.

Бишенче киртә – эшләгән эшләрнең төпсез, нигезсез булуы. Сәбәбе – өйрәнмәгәнлегебезнең зарарлы булуы. Моның дәвасын табып, котылырга кирәк. Шәкерт бер мәдрәсәдә бер ел укый да, ташлап, икенчесенә күчә – анысын да ташлый. Болар һәркөнне күзәтелә бит. Тагын шунысы бар – зур эш башкармакчы булсаң, син теләгәнчә килеп чыкмый икән, бетте, ул эшне тотасың да ташлыйсың. Икенче “файдалы” эшкә тотынып карыйсың, аны да күрә дә, анысын да ташлый. Ягъни, акыртын гына гомер буенча бер файдалы эш башкаруны без теләмибез дә, яратмыйбыз да. Безгә булса, тиз булсын һәм файдасы тисен. Бер ел урысча укып, университет правасы алырга тир түгәбез, ике ел укысак, судта зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь белән генә хәрәкәт итәбез. Менә шул эшләрнең һәммәсен Г.И. инкыйразның галәмәтләре дип саный. Шуңа күрә, шул эшләрне рәтләргә кирәк ди, хәтта ки аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк! Әгәр үсеш булсын дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк, шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барыбыз (аңлаганнарыбыз белән бергә) бер юнәлештә хәрәкәт итик, тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәбезне дә кызганмыйк, шуннан соң гына милләт милләт төсле булыр ди. Өстәлдә чәй эчеп, сөйләшеп кенә милләтнең киләчәген хәл итеп булмый.

Әсәр

Шаһмөхәммәт байларга туйга кеше җыела. Хәзрәтләр килде. Һәр килгән кеше “туегыз котлы булсын” дип тәбрикли. Озакламый Фәхри кода белән Гали бай да килә. Кунаклар килеп беткәннән соң, Ишмукаев керә. 3 катлы өйдә мәҗлес, зал шыгрым тулы. Әхмәтша мулла никах укый. Шаһмөхәммәтнең кызы Айсылу һәм Фәхринең улы Бикбау өйләнешә, 10 000 мәһәр түләнелә. Никах укыла. Фәхри кода белән Шаһмөхәммәт бай акчалар өләшеп чыга, аларга күп итеп сакадалар бирәләр. Мәҗлес башлана, өстәл мулдан, сыгылып тора. Яшьләргә “мәхәббәт” теләп, кунаклар таралыша, ә хәзрәтләр кесәләрен капшый-капшый “ихсанлы кеше” дия-дия чыгып китә. Аннан, Шаһмөхәммәт бай кеше каршында ишегалдында кучер-фәләннәргә акча өләшә, бу махсус акча кызганмаганын күрсәтер өчен эшләнелә. Кунаклар арасында: “байлык ни эшләтә! курчак туена никадәр расхут! 40 мең тәңкә!” дигән тавышлар ишетелде. “...егерменче гасырдагы эшләребез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр” – Г.И.

Туйдан соң күп вакыт та үтми, Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да 40 меңне кирәкләренә таба алмаенча вафат була. Бу “болгарларның искедән калган табигатедер... Заманына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә акылы, уе, күрәсең инде”ди. “Руханилар” арасында ястүне укыргамы/юкмы, фарызын укыргамы/юкмы ише сораулар борчый, алар мәҗлес саен бака тавышлары кебек шул турыда бәхәсләшә. Бер файдасызга, билгеле. Шәкертләрнең гомерләре кирәкмәгәнне укып әрәм була иде, бер эшкә ярамый торган булып чыгалар иде ди. Заманына карата тугры фикерле кешеләр дә булган, ләкин аз, үз фикерләрен алай ук тарата алмаган. Аз-маз болгар сатучылары Азиягә барып сату итеп кайта иде ди (азчылык - Русия тәхете изүе чөнки). Заводлар-фабрикалар руслардан калышмаган (болгарларныкы). Һәр эштә яңа фикерле руслар мәйданга чыга да, белемле булгач, болгарларга зыян китерә.

Әмма мәдрәсәләр һаман шул!!! Бернинди үзгәреш юк! Дөньяга карашыбыз һаман шул ук, ди. Русларның бу эшләрен күреп, алар артыннан бармадык. Бабаларыбыз гадәтен югалтмыйк дип, бәлки шуңа күрә иярмәгәнбездер. Ә руслар артыннан киткән кешеләрне “руханилар”: “замана бозылды, бу эшләр һәммәсе авыр заман галәмәте” дин исеменнән дия торган булды. Болгарлар өчен русча өйрәнергә мәктәпләр ачыла. Наданы-ние – руханилар моңа каршы килә. Ахырзаман җиткән дип куркыналар. Халык хәтта хөкүмәткә прашение яза: “ас, кис, без үз динебезне ташламыйбыз!”дип, хөкүмәт гаҗәпкә кала, ул “:русча укымаганга көчләү юк” дип халыкны йомшарта. Халыкның күбесе китәргә карар кыла, үз-үзләрен куркытып бетерәләр дә ялган чыгарып, теләсә-нәрсә сөйләп һәм китәләр. Дин өчен дөнья ташлау дип китүчеләрнең саны көннән-көн артты. (Дәрбәндт, Батум, Севастополь, Одесса, Бакуда фәкыйрьләнеп туктап калалар, чөнки акчалары бетә, кайтырга ни, барырга ни – бер җир юк, маллары, әйберләре сатылган, бичараларның) Истанбулга күченгәннәрең дә шул ук хәле. Ник күчтегез дигәч, “Дин өчен! Анда русча укыта балшладылар” дип әйтә моһаҗирләр. Төрекләр шаркылдап көлә: “Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез”ди. Икенче бер төрекләр: “безне укытмыйлар дисәгез, кызганыр идек, әмма бит сез ислам диненнән фарыз булган гыйлемнән качып монда килгәнсез. Бу һиҗрәт түгел, ә наданлык! Русиягә яңадан кайтыгыз!” диләр. Баераклары көч-хәл белән блса да кайтып җитә, ә фәкыйрьләр төрек җирендә туган якларын сагынып, байый алмыйча, шунда ук вафат булалар. Кайтканнары да тәк иске тормыш белән тора башлады.

Яңа эш юк ди, гәрчә әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да. Кирәкле фән китаплары, милли театр уеннары һич күренмәде. Яңа укыту чыккач та халык “Ах” итә, ысулы җәдитне кире кага,укытырга ярамый ди, ахырзаман җитте дия башлыйлар. Бөтен кеше белемле булса, “руханилар”га эш бетә!

Әмма яңа ысул белән укытучны яратучылар да күп иде. Ысулы җәдит мәктәпләре ачыла. Иске карашлы байлар гел “кяфер”дип эзәрлекли. Әмма “ысулы җәдит” дип исемләнгән фальшивка-китаплар да чыгарыла башлый. Ысулы җәдит мәктәпләре Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистайда, Каргалыда, Җидепулатта, хәтта Әстерханда ачыла. Иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы ачык фикерле кешеләр арасында еш сөйләнә башлый. Газеталарда ачы-төче гыйбарәләр белән мәкаләләр күренә башлый. Г.И. Милләтебезне инкыйраздан коткарасыбыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! чөнки милләтебез бик артка калган ди. Эшкә тотынырга кирәк! Аз булса да эшлә, эшләгән эш барыбер бер файда китерер ди. Сөйләшүдә берниниди файда юк ди. Бу көенчә барсак, милләтебез бетәчәк ди. Бу эшләр исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Рус мәктәпләрендә укып күңел карал дигән фикерне әйтү оят инде! Мирза балаларын мисалга китермәгез, алар аңлап-белеп укымаган. Нихаять, мәдәрәсәләргә дә тәртип керә башлый. Мәдәрәсә, мәктәп түгел, “гаҗизханә” дисәк дөресрәк була ди. Күзе ачыграк кешеләр арасында газета уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку гадәткә керде. Акрын булса да, русча укуны зур сәгадәткә саный башладылар.

Россиядә халык саны исәбен алу низаг куптарды, ләкин аңлаган кешеләр шактый булгангамы, ул тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга, “Тәрҗеман”, башка рус, төрек газеталарын уку модага керә. Сәүдә бик нык какшый. Күбесе җиләк-җимеш сатудан уза алмый. Халкыбыз бозылган иде ди: көндезен сату итсә, кичен эчеп, фахеш урыннарда кичләр үткәрә иде ди. Һәр җирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күренә, сәбәбе – халкыбызның эчүе һәм исереклеге артуыдыр. Икенчедән, асрау тоты гадәткә керә. Аларның бик сирәге генә бай яки бай улының кулыннан котыла алган. Күпләре үз исемнәрен югалтып, түбәнчел дәрәҗәгә төшеп, иң начар-пычырак урында җирләнүләре мәгълүм (барысы да байларның акчага кызыктыруларына кызыгып). Гомумән алганда, бу гасырда халкыбыз начарайган иде ди. Европа, руслар белән аралашсалар да, алардан әхлаксызлыктан башка бернигә дә өйрәнә алмаганнар, чөнки иң начарлары белән сөйләшәләр иде ди. Ә мирзалар, рус мәктәпләрендә укып, үзләренең нинди милләттән булуларын белми дә иде, милләттәшләренә “татар” дип дәшүдән башка берни файда китерми иде ди. Сәбәбе – татар дип үзенең татарлыгыннан качудыр ди. Дөрес, файда иткән галимнәр, мирзалар бар, әмма алар меңгә бер иде ди. Ә инде төрек-гарәп әдәбиятын укыганнаодан файда күренде: яңа мәктәпләр, яңа китаплар аларның хезмәт җимешедер ди. Әгәр болгарлар арасында “яңа фикерле” дигән сыйныф килеп чыкмаса, кымшанмыйча тәк ятар идек, алар безнең нинди кимчелекләребез бар – һәммәсен белгертте, рәхмәт аларга! ди. Ләкин япь-яшь бер егетнең сүзен ник ишетсеннәр дә, сүзеннән нинди гайрәт алсыннар? Бу гасыр да үтеп китте.

Егерменче гасыр башланды. Әдәбият акрын-акрын үсә башлады. Милли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә күз кырыеннан карау кимеде. Бохариларның ялган фикерләренә дини яктан карау бетә башлады, хәтта милләтебезнең артта калуының сәбәбе дә шулар аркасында дип сөйләнде. Мин-минле муллалар ахирәткә юнәлә башлады. Рус мәктәпләрендә укучылар артты. Хатын-кызны укыту, алардан мөгаллимнәр әзерләү чынлап сөйләнде. Муллаларның каршы әйткән сүзләре куркыту өчен булганын халык аңлады. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз булса да мөселман кызлары күренә. Аларның хокуклары танылды. Хатын-кызда уку көннән-көн арта бара. Тырыш, укымышлы кызлар яхшы аналар булырлар ди, дөрес тәрбия кылып, милләткә кирәкле балалар үстерерләр ди. Укымаган кызлар юньле хатын, ана булмаслар, милләткә яраксыз бала тәрбиярләр ди. Европа халкы чыбыксыз телефоннар уйлап тапса, бездә дә зур ачыш булды. Ул – ишанлык! Ул сиңа дәүләт, дәрәҗә, гүзәл-гүзәл хатыннар, җаның ни тели - шуны бирә!

Әдәбият күтәрелә башлады, мөхәррир дигән исемгә лаек булучылар күренде. Китаплар нәшер итү,язу милләт өчен файдалы эш икәне күренә башлады. Теләсә ни кыланып эшләүчеләр күбәя: гөнаһлар намаз укыгач ярлыкана диючеләр күбәйде, шуңа ышандылар. Һөнәр булмаганга, байлар эшлексездән начарлыкка салыша. Фәкыйрьләр дә белмәенчә изелә. Хатыннарны фахеш юлына тарталар. Фахеш шәһәрдә соңгы чиккә кадәр җитә. 100 ел элек эчмәгән халык эчә башлый(хатыннар!). Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы белән байый. Көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек.

Бу елларда русча укыганнардан, читтә белем алганнардан шактый файда чыкты: төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атыла. Алар авылларга китеп, халыкны укыта башлый. Шәһәрләрдә фәкыйрьлекне тәрбияләү өчен җәмгыятьләр ача. Шәһәрдән-шәһәпгә йөри торган театр компаниясе барлыкка килә. Бер фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән яшь егеткә милли газета чыгарырга рөхсәт бирелә. (гәрчә күпме кеше сорап караса да) “Кабан” исемле әдәби, фәнни атналык газета мәйданга чыкты. Озак та үтми “Игенче вә һөнәр” дип аталган газета чыга. Аны алучылар аз булса да, бер аңлаган бай малае атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, бушлый бик күп тараттырды.

Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, инде язу турында бәхәсләшү башланды. Кемдер ничек ишетелә, шулай язылсын, иске язу кагыйдәләренә буйсынмыйк ди, кемдер иске әдәбияттан килгән байлык югалмасын, ул вакытта әдәбиятыбыз бернигә дә ярамаячак, шуның өчен иске язуга яраклашырга кирәк ди.

Музыканы һәр җирдә бозыклык кертә дип гаеплиләр, музыканы җинаять кылу дип исәплиләр. Казанда Гариф Минкин исемле кеше болгар музыкасын нотага сала башлый, иске һәм яңа көйләр рәткә салына. Болгарлар арасында милли музыка күренә башлады: “Сакмар суы”, “Тәфкилев”, “Әллүки”, “Казан алган көй” вә башка көйләр ишетелә. “Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш” – Г.И. 19 гасыр ахырырында Музыка һич ишетелми иде ди, 20 гасыр башында әдәбият һәм музыка кичләре үткәрелү – бәхәс куптара. Ләкин “руханилар” бик кырыс торганга бу эш алга китә алмый.

Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Диндә рәсем ясарга тыелгангамы, әллә үзебез аңлый белмәгәнгәме рәссамнар юк иде. 20 гасыр башында рус рәссамнары болгарлар тормышыннан рәсемнәр ясый башлый һәм Европда, Русиядә хөрмәткә лаек булдылар. Бу калганнарда дәрт уята: 20нче гасыр урталарында болгар рәссамнары күренә башлый. Шул ук “руханилар” “вәгазь укый” башлый, диварларга рәсем элергә ярамый, рәсем ясау гөнаһ дип. Ни булса булды, рәссамнар да бетте.

19 гасыр башында Фәнни әдәбият мәйданга чыга. Һәр фәннән кечкенә тулы китап бар. Ләкин фән китаплары милләткә файда итә алмый. Монда да “руханилар” зарар чыгарганнар иде. Янәсе дингә каршы килү дип... Ел үткән саен фәнни китаплар артса да, укучылар саны кими. Моның да бетәчәгенә шөбһәм юк иде ди. Ислам фәннәре турында әйткән дә юк, нинди зур-зур галимнәр булуына карамастан, исламның рухын аңламаганнар ди.

Медицинага ышанмавыбыз да харап эш: “Алла сакласа, берни булмас әле” сүзләре белән генә торып, докторларга ышанмыйча, аларга каршы булу хатадыр. Бу да инкыйраз орлыгын чәчү. Үлүчеләр саны күбәя: чахотка, катар, сифилис авыруларыннан.

Үлүчеләрнең саны күбәя: бала табучы хатын-кызлар аз, чөнки кемдер сатулык итә, кемдер ашчы, тәрбияче, һәм аерылганнар бихисап! Менә шуның аркасында кызлар бала тапмый, йөкле икәннәрен белгәч агулар эчәләр, шул агудан үлә кайсы, исән калсалар да, балалары зәгыйфь туа һ.б.

“Тәрҗеман” газетасы ябылды. Башка газета чыгаручы булмады. Егерме беренче гасыр җитте. Без һаман артта идек, башка халыклар өчен бзйрәм ясыйбыз. Тагы бер бәхетсезлек: бер Казанда гына 100әр мөселман үлә иде бер йогышлы чирдән. Башка җирләргә дә тарала. Бер болгар докторы яман авыру икәнен исбатлады, ниндидер дару да табылды, ләуин ярты болгар үлеп беткән иде. Гарипләр күп калган. Урамнар буш. Туганнар туганнары белән мирас өчен тартышалар иде.

Озак түгел ятимханәләр ачыла, аларга дип спектакльләр куела, газеталар басыла башлый. Ул балалр жулик булып чыга. Меңнәрчә балалр урнаштырылды, аларга карата судлар, фикер алышулар бугазга җиткән иде, ике-өч кеше генә коткара алды.... (тәрбиягә алды)

21 гасырның 21нче елларыннан башлап бик күп мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, китаплар, газетлаар нәшер ителә. 19-20 гасырның олугларына һәйкәл куелу турында фикер алышу башланды. Исмәгыйль бәккә Казанда куела. “Милләт” дип торучылар 50нче елларга сүнгәннәр иде. Мәдрәсәләр, мәктәпләр яңадан бетә. Газеталар, журналлар тукталган. Бөтен җирдә тынлык. “Милләтебез җансыз дәрәҗәгә җиткән иде”. Җәгьфәр исемле мөхәррир күпме тырышса да, барысы да бушка. Яшерен чирләр шулкадәр тарала ки, алардан һич котылу чарасы юк.

Җәгъфәр тарихы

21нче гасырның ахыры. Җәгъфәр һаман яза иде ди. Ул Русиядә барлыгы 3800 болгар барлыгын белә. Бик бик авыр аңа. 19нчы гасырда булган 15млн болгар 21нче гасырнңы ахырында 3800гә калган иде. Язуның файдасы калмый. Русларга һәр әсәре тәрҗемә ителә, болгарларны кызганалар. Рус театрында болгар драмалары иң беренче урынга чыга. Болгар әдипләрен, музыкасын, әдәбиятын рус халкы тарафыннан игътибарга лаек дип табыла, хөрмәт ителә. Нәсел тамырларында болгар бармы\юкмы – шуны белеәшәләр һәм килеп чыга иде. Бер болгарны очратсалар, аның белән танышалар иде.

Русларда тагы бер мәсьәлә – 22нче гасырны көтү. Шатлык белән көтәләр иде.

Иртәгә 22 гасыр диясе көнне Болгарлар турында бар мәгълүмат: әдәбият, музыка, китап... – барысы хәзерләнгән иде, һәм дә руслар актыккы болгарны – Җәгьфәрне дә чакырганнар иде. Ул болгарлар турында соңгы әсәрләрне җыя. Идел буйлап Әстерханнарны гизә. Андагы зиярәткә керә. Караучы белән сөйләшә, ул аңа шулкадәр дөреслекне әйтеп ташлый ки, Җәгъфәргә баш иясе генә кала.Урамда органчының болгар көен уйнаганын күрә һәм елый. Парахутта Казанга кайта. Шунда язу танып ала: парахутка Габделкаюм әл-Насыйри дип язылган язуны көчкә укый. Казанга кайта, Печән базары урамында “болгарский музей” ачыла икән. Кабан буйлап Апанай мәдрәсәсендә приют дип язылуны күрә дә, борыла.Мәчетләрнең кайсы җимерелән, кайсында башка әйберләр урнаша: читальня, больница, курслар, убежище для неизлечимых больных... Ул бер номерда кунды. Хатыны Сөембикә янына Питерга кайтырга уйлады. Казан газетасын укый. “Последний болгарин” мәкаләсен. (Оренбургтан язылган иде). Оренбурда бер кеше калганын белгәч, газетасны бәреп, чыгып китә. Пристаньнән Самарага юл тота. Парахутда марҗаның рояльдә “Тәфкилев” көен уйнаганын исе китеп тыңлый. Самарага барып җитә. Бер бинада болгар язуын күреп ала да, шунда керә: “Дәрес тәртибе” дип укый. Әллә никчаклы сүзләр язып кайта. Аңларга тырышса да, кайберләрен бөтенләй аңламый... Бу бинаның асты мәдрәсә, ә өсте мәчет булганын ул аңлады. Йөрәге сыкрады. Оренбургка юл тотты. Сакмар суы буйлап поездда үтте. “Сакмар көе”н исенә төшерде. Барып та җитте. Больницага кергәч теге бабай янына кермәкче иде дә, аны туктаталар. Үлде инде дигән тавышлар ишетелә. Оренбург тарихын укый. Болгарларның бетүе дип сөйләгәч тә руслар болгарлар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен – һәммәсен төзәтәләр, карыйлар иде. “Болгар көтепханәсе”нә керә, китапларны карый. Оренбургның актыккы болгарына таш яздырта. Вокзалга килә. “Сакмар”дигән газета укый. Троискида “Болгар альбомы” нәшер ителүе турында язылган иде. Бер рус янына килеп календарь кирәкмиме? дип сорый. Караса, анда болгар мәчетләре, музыкантлары һ.б. сурәтләнгән иде. “Болай булуыбызга(бетүемезгә)” кем сәбәп булды? Ләгънәт аларга! Ди Җәгъфәр. Казанга кайта. Моны барсы эзли, югалтканнар, хатыны – Сөембикә күргәч шатлана, ирен сөя. 1 атна торганнан соң өйләренә – Питерга кайталар. Махсус 20 гасыр болгар киемнәрен тектерәләр. Ләкин Сөембикә авырлы, балалары һаман тумый. Ирен озата. Шул ук көнне Питерга барып җитә. Моны бик ихтирамлы каршы алалар, һәр яктан хөрмәт. Сыйлыйлар, музыкантлар болгар музыкаларын уйный. Җәгъфәр торып сүз әйтә: безнең музыканы саклаганыгыз өчен мине хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәт әйтә. Күзләренә яшь тулгач, утыра. Бүлмәгә кереп альбом актара, оза китеп чәй эчә. Залга чыга, анда бик күп галимнәр, аның белән сөйләшүне зур дәрәҗәгә саныйлар. Диварларда болгарлар сурәтләнгән рәсем нәр тулы. Яңа гасырны каршы алалар, оркестр уйный, Җәгъфәр елый. Русларны алга киткән, бөек дип исәпли Г.И.

”Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек сәйәсендә кими-кими, […] дөресен әйтсәк, наданлыклары сайәсендә, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр.” – Г.И.

Җәгъфәр чыгыш ясый: “Фәкать бәхетсезлек, урынның иркенлеге, тормышның җиңеллеге, күршеләрнең наданлыгы, мөтәрәкъкый милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр ди болгарлар турында”. Аңа соңыннан “Болгар әдәбият музее”н күрсәттеләр. Бик күп китаплар өелгән иде. Ләкин бер рәтлесе-юньлесе табылмады. Газеталар тупланмасын таҗа. Иң элек “Тәрҗеман” газетасын алып карый, күзләреннән яшь чыга, Исмәгыйль бәк белән аралашкан кебек була. Ник бу да сакланып кала алмаган дип аптырый. “Кабан”, “Игенче”, “Сакмар”, “Хәзәр” “Барабыз”, “Болгар”, “Уку”, “Дин” газеталар-журналларны карады. Арып-талып номерына кайтып керде. Йокыга китте, бик куркыныч төш күрде, имеш Сөембикә үлде... Тирләп уянды, тизрәк әйберләрен алып вокзалга барды. Поездга утырып Казанга кайтты, Сөембикә бүлмәсенә керде. Ул сары күлмәктән иде. Бераз күзенә карады да, “Бетте!” дип җан бирде. Баласы үле туган, Туктамыш дип исем куштырган булган. Җәгъфәр хушын югалтып егыла. Аңына китерәләр. Иртәгесе хатынын күмде. Күп кешеләр килгән иде. Сөембикә манарасына барса, ул ишелә бара, ташларын әрчүләрен күрә дә, йөрәге әрни. Болгарга китә. Манарага менә. Күп уйлана, төн җитә. Күзенә әллә кемнәр күренде. Җил-давыл кузгалды. Сөембикә “Әйдә, беттеме?”дип сораган кебек булды. Ул:”Бетте” диде дә, манара ташлары астында җан бирде. Шулай итеп актыккы болгар да үлде. Тарих җәмгыяте аны күмә, китапларын музейга ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100