Гавай утравында кешеләр котычкыч вулкан әсирлегенә төшкән: чыгу юллары юк
Меңнәрчә йорт ишелгән, чыгу юллары җимерелеп беткән, утрау җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин.
Утрауда иң югары дәрәҗәдә куркыныч игълан ителгән. Зур заводлар янучан матдәләрен түгә башлаган. Меңнәрчә йорт җимерелгән. Юллар ярыла. Лава дүрт катлы йорт биеклегендә катып калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Утрау утлы фонтаннар белән капланган. Кешеләр бу урыннан вертолетта гына качып котыла ала, чыгу юллары җимерелеп беткән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Утрау тулысынча җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин.