Гавай утрауларына баручы туристларны кешенең баш миен ашый торган суалчан турында кисәтәләр

Американың Гавай штатында берничә кешедә баш миенә узып керә торган паразит суалчан табылган. Шул сәбәпле штатның сәламәтлек саклау министрлыгы туристларга махсус кисәтү тараткан. Бу турыда "Вести" каналы Sky News каналына сылтама белән хәбәр итте.
Әлеге суалчанның личинкалары күселәр ашый торган әкәм-төкәмнәрдә үсә. Зарарланган әкәм-төкәмне кеше дә ашарга мөмкин. Кеше организмына кергән суалчаннар баш мие тукымалары белән туклана, диелә бу хәбәрдә.
Баш миендә паразит суалчаннар үскән кеше эозинофиль менингит дигән авыру белән авырый башлый. Бу авыру бик катлаулы уза һәм кеше үлеменә китерүе дә ихтимал.
Авыруның өч яңа очрагы теркәлгәч, Гавай табиблары кисәтү таратырга мәҗбүр булган, дип яза РИА Новости.
Туристларның берсе әкәм-төкәмне бәхәсләшеп ашаган, тагын ике кеше юылмаган яшелчә һәм җиләк -җимеш файдаланган.