Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гәүһәрия (Ләйсән Мусина)

news_top_970_100
Гәүһәрия (Ләйсән Мусина)
"Татар-информ" архивы

«Гәүһәлия-я-я-я», – дигән тавышка сискәнеп уянды хатын. Төшләнеп, тавышның кайдан килгәнен абайламады башта. Аш бүлмәсеннән оныкчыгы Динар кычкыра икән. Үзе калагы белән өстәлгә шакып утыра. Шул рәвешле иртән ашарга сорый онык.

Гәүһәрия апа өстенә халат кына элде дә йөгерә-йөгерә чәй куйды. Ул арада газ плитәсенә табасын утыртты. Кызган таба өстенә шарт итеп йомырка ватып салды, «чыжжжж» иткән тавыш аш бүлмәсен яңгыратты. Бу тавыштан кечкенә Динар куркып калды, ахрысы. Елап ук җибәрде. Гәүһәрия апа йөгереп малай янына килде, «улым, улым» дип баланы кочаклап юатырга кереште. Малайның исә акырып елавы арта гына барды. Елавына өстәп, үкси-үкси, «Гәүһәлия-я, Гәүһәлия-я» дип тә кычкыра башлады. Каршына тәлинкә белән йомырка тәбәсе китереп куйгач кына тынычланды малай. Өрә-өрә, ипиләп ашый башлады...

Динар – Гәүһәрия апаның кызы Гөлнарның улы. Көн саен иртәнге алтыда уяна да кычкырып утыра шулай. Башка берәүнең баласы булса, озаграк йокларга теләр иде. Динар андый түгел, күрәсең. 5 яшьлек малай бик иртә уяна. Гәүһәрия апаның кызы Гөлнар беренче иреннән уңмады. Менә хәзер яңа бәхет эзләп, янә икенчегә кияүгә китте. Улы Динарны әнисендә калдырды. «Ияләшеп бетүгә үзем белән алып китәм, әни. Синдә яшәп торсын инде әлегә», – диде Гөлнар. Әни кеше каршы киләмени, кызы тормышын җайласын гына. Әлбәттә, ризалашты. Нишләп онык әби өенә сыймасын, ди, инде, сыя. Гәүһәрия апа үзе аяклары сызлап җәфалана. Тынгысыз яшь бала артыннан йөгереп йөрү дә ардырып җибәрә кайчак. Хатын-кыз монысына гына түзә. Башка әйбер өчен борчыла ана. Кызы Гөлнарның икенче ире белән яши башлавына да елдан артты. Баласын һаман үзе янына алмый. «Әни, тагын бераз торып карыйк инде», – ди ул. Үз анасыннан озак аерылса – читләшер, хәлләр шул рәвешле мөшкелләнер. Әнисен тыңламас, дип, ана белән бала мөнәсәбәте өчен генә борчыла Гәүһәрия апа.

Гәүһәрия апаның өендә тагын бер малае бар әле. Төпчеге Фәрит. 33 яшьлек егет колхозда бригадта эшли. Айлык зарплатасы да яхшы гына чыга. Тик бер начар гадәте бар Фәритнең. Салгаларга ярата. Кичтән салып кайта да, икенче көнне эшкә бармыйча, өйдә йоклап та калгалый. Эчкәч акырмый, сүгенми үзе. Бераз җырлап-көйләп йөри дә, ятагына менеп ава. Яткач, ара-тирә өзек-өзек итеп кычкырып, «Гәү-һә-рия-я» дип, әнисен дәшә егет. «Ни кирәк, балам», – дип, йөгереп, улының бүлмәсенә керә ана. «Су, әни, су», – ди егет һәрвакыттагыча. Гәүһәрия апа аш бүлмәсенә чыгып, улына бер банка салкын су әзерли. Ничек шулай туры килә диген, нәкъ шул вакытта, әллә исеректән куркып, көйсезләнеп, Динар да елап җибәрә. «Гәүһәлия-я-я, Гәүһәлия-я-я», – дип акыра-акыра елый бала. Ул арада «Гәү-һә-рия-я, тиз-рә-ә-әк», – дип бүлмәсеннән янә Фәрит тавыш бирә. Ана улына йөгерә-йөгерә су кертә. Банкадан тотып төпчегенә су эчертүгә, Фәрит лап итеп түшәгенә башын сала. Ыңгыраша-ыңгыраша йоклап китә. Гәүһәрия салмыш улына су эчертеп зал якка чыкканда, оныгы Дамир елый-елый шешенеп беткән була. Үксеп беткән баланың авызыннан өзек-өзек булып «Гәү-хә-ли-я» дигән авазлар гына чыга. Әбисенең үз янына килгәненә шатланып, Гәүһәриянең муенын беләкләре белән уратып ала. Шушы картина еш кабатлана бу өйдә. Бу хәлне үз күзләрең белән күзәтеп торсаң, йөрәк елый башлый. Бер яктан – салмыш улы, икенче яктан кечкенә оныгы «Гәүһәрия» дип чакыра ананы. «Әби» дә түгел, «әни» дә түгел. Нәкъ менә исем белән дәшәләр – Гәүһәрия. Дөрес, улы аек чакта «әни» ди, оныгы да, «әби» дип әйткәли. Тик нидер сорыйсы, үтенече, гозерләре булганда гел «Гәүһәрия» исемен кулланалар.

Гәүһәр кебек чибәр кыз Гәүһәрия 18 яшендә кияүгә чыкты. Күрше авыл егете Илһам урлап алып кайтты аны. Гәүһәрия төскә-биткә генә чибәр түгел, холкы да бик әйбәт. Ягымлы, һәр кеше белән матур итеп сөйләшә, сабыр. Яшь чакта гына түгел, еллар үткән саен да шундый булды. Бар кешене тигез күреп сөйләште. Кызның риясызлыгы, беркатлылыгы идеме бу, бераз бала-чагалыгымы: үзе 3 бала анасы булгач та, башка кеше балаларын күрсә, алар артыннан куып китә. Кочаклап ала, аларны уйната, ярата. Балаларга кызык булсынга кытыклап та ала, биеп тә күрсәтә. Бала-чага чырык-чырык рәхәтләнеп көлә. Элек-электән бик бала җанлы, саф күңелле булды Гәүһәрия. Исеме җисеменә туры килеп тора иде. Әмма мондый чиста күңелле кешеләргә бик тиз тузан кундырырга тырышалар. Кайбер усал телле авылдашлары хатынның балалар күңелен күреп биеп-җырлап йөрүен гаеп итте. Кайберләре, аның чибәр, саф күңелле булып калуыннан, картаймавыннан көнләште. Көнләшүчеләр балаларына, Гәүһәрия янына барма, аны тыңлама, ул килсә кач, дип өйрәтә торган булдылар. Әмма бу сүзләрне бер бала да колагына элмәде. Гәүһәриянең гәүһәрлеге (!) балаларны таң калдыра иде.

Көнче хатыннарга артык озак борчылырга туры килми. Гәүһәриянең ире Илһам күрше авылга башка хатынга чыгып китә. Өч бала белән бик яшьли берүзе кала. Бу хәлдән соң Гәүһәрия бөтенләй җырламас була. Күзләре гел еракка төбәлгән, авыз эченнән генә гел нидер көйләп йөри. Аны урамда күргән бала-чага һаман да аннан уен-көлке, җыр-бию көтә. Кайбер балалар әниләреннән «әни, биюче апа ник биеми» дип сорыйлар. Аналарның кайберсе «биюче апа арыган» дип җавап бирсә, кайберләре «Гәүһәрияне сорап ачуымны китереп торма әле» дия торган була. Әллә аналарының «Гәүһәрия» дип кенә әйтүен отып калып, балалалар теленә дә Гәүһәрия апа шулай Гәүһәрия буларак кына кереп кала. Аңа «апа» дип әйтүчеләр булмый. Бөтен буын кешесе өчен дә – Гәүһәрия.

Сорап килүчеләр булса да, башкага кияүгә чыкмый хатын. Тырышып-тырмашып, балаларын үстерә. Иң беренче булып олы улы Сәүбәнне оясыннан «очыра» Гәүһәрия. Улы техникум тәмамлагач, иптәш егетләре белән шабашкада йөри башлый. Бервакыт бригадалары белән эшкә күрше республикага баралар. Сәүбән шунда бер мари кызына гашыйк булып, өйләнәм, дип кайта. «Әни, мин Настяны бик яратам. Аңа өйләнәм, тик ул никах укытмыйбыз, үз динемдә калам, ди. Мин шуңа риза инде. Кызны ычкындырасым килми. Бәхетле булсак, шул җитә безгә», – ди ул. Гәүһәрия бу хәлгә бик борчыла, тик улының бәхетенә дә каршы төшәсе килми ананың. Бу кыздан калып, аннары, бөтенләй өйләнмәсә нишләрсең. Ризалаша. Бөтен булган акчасын җыеп, хәленнән килгәнчә, улына туй үткәрә. Яңа өйләнешкән пар туйдан соң авылда 1-2 көн торалар да кире мари ягына китеп баралар. Шул кайтудан соң, улы озакка югала. Ул чакларда әле аралашып торырга телефоннар да юк. Сәүбәннән ара-тирә хатлар гына килгәли. Аларда да җаваплар кыска гына, коры гына була. «Хәлләр әйбәт», «без тәртип» дигән эчтәлектәге берничә хат ала Гәүһәрия. Соңрак алары да килми башлый.

Авылдашлары Гәүһәрияне гаепли. Мари кызы башын әйләндерде улыңның, ризалык бирәсең калмаган, дип тиргиләр аны. Ана кеше нишләсен инде. Баламның тормышы көйләнсен, дип теләде бит ул. Беркөнне ишек тавышына имәнеп китә хатын. Әллә кеше ишек шакый, әллә көзге җилләр «шаяра», никтер шүрләп кала. Аяк очына баса-баса гына баскыч төбенә чыкса, ни күрсен хатын: Сәүбәне башын иеп басып тора. Ана баласын күрү шатлыгыннан елап җибәрә, улын кочаклап ала. Кочаклаган килеш, артка караса, аптырап китә: Сәүбәннең артында ике бәләкәй бала басып тора. Сәүбән – гәүдәле, нык ир. Балалар шуңа әтиләре артыннан күренмиләр дә. «Ай, җаныйкайлары-ы-ым», – дип кенә әйтә ала бу балаларны күргәч Гәүһәрия. Оныклары белән беренче күрешүе шундый була.

– Әни, гафу ит инде, – дип сөйли башлый ир. – Сиңа хәбәр итеп булмады. Ниләр генә кичермәдек шушы берничә ел эчендә. Алена белән Гена – улым һәм кызым. Бу – Гәүһәрия, сезнең әбиегез, – диде ир, күзләрен түгәрәкләндереп торган балаларына карап.

– Киленем кайда соң, кайтмадымени? – диде аптырап калган ана.

– Әни, әйдә, өйдә сөйләшик, юлдан соң балалар да арыды, – ди ир.

Чәй өстәле артында Сәүбән Настя белән аерылышканын, хатынының эчәргә яратуын сөйләде. Гәүһәрия берни дәшми сабыр гына тыңлап утырды. Сәүбән балаларны аякка бастырырга күп акча кирәген, шуңа күрә Себергә эшкә китәргә җыенуын да әйтте. «Балаларны сиңа калдырып торырмын дигән идем, әни», – дип тә өстәде ир.

Гәүһәриягә бу сүздән соң бөтенләй шок булды. Ана эчтән янды, көйде. Ничә ел рәтләп сәлам хаты да язмаган улы аңа менә шундый үтенеч белән кайткан. Гәүһәриянең үзенең дә 2 баласы бар бит әле. Ул да яшәрүгә таба бармый. Анасына 3 ел дәвамында кайтып күренергә дә вакыт таба алмаган улының гозерен кабул итмәскә дә хакы бар иде Гәүһәриянең. Тик газизенең сабыйларын ничек алып калмасын, ди. Әни бит ул! Өй иркен, барысына да урын җитә. Улы да бит бөтенләйгә китми, балаларын кеше итәр өчен акча эшләргә бара. Улыма ярдәм итмәсәм, хатыныннан да аерылган көнендә, үз-үзен белештерми әллә ниләр эшләп куюы бар, дип уйлый ана.

Сәүбән Себергә бөтенләйгә үк китеп югалмый. Елга бер отпускка кайта, ял алып та кайткан чаклары булгалый. Балаларына һәрчак акча җибәрә. Алена белән Генаның матди ягын әтиләре кайгыртса да, бала үстерүнең калган яклары әбиләре өстендә була. Гәүһәрия пешерә, юа, җыя, еласалар – юата, арсалар – тибрәтеп йоклата. Бакчада уза торган бәйрәмнәргә, җыелышларга йөри. Балалар мәктәп яшенә җиткәч, өй эше әзерләшә, моң-зарларын тыңлый.

Ялга кайткач, гадәттә, районнан ерак бер җиргә дә чыкмый Сәүбән. Соңгы кайтуында бик киенә, ясана, ислемайлар сибенә дә, дус егетнең туган көне, калага барып кайтабыз, дип чыгып китә. Сәүбәнне туган көненә үк чакырырлык әллә ни якын дуслары да калмаган иде инде авыл тирәсендә. Гәүһәрия аптырашта кала. Бу кичтә улы булачак хатыны белән күрешкән икән. Сәүбәнне бу кыз белән иптәш егетләре таныштырган. Әлфия иреннән аерылган, улын ялгызы үстерә. Сәүбән хатын белән очрашудан бик канатланып кайта.

– Әни, мин өйләнәм. Үзебезнең милләт, дин кешесе. Бу юлы инде ялгышмам. Себердән бөтенләйгә кайтам. Казанда, Әлфиянең фатирында яшиячәкбез, – ди ир. Аннары, әнисеннән хуплау сүзе көтеп, – син ризадыр бит әни? – дип тә өсти.

– Риза, улым, риза. Ничек тормышыңны җайлавыңа риза булмыйм, ди. Алена белән Генаны да үзегез белән калага алып китәсездер, име? Үз аталары янында яшәсәләр, балаларыңа рәхәтрәк булыр, улым, – ди Гәүһәрия.

– Анысы шулай, тик Әлфия янына 2 бала белән килеп керсәм, куркып калыр. Аннары, балалар синең янда ияләшеп тә бетте инде, әни. Монда гына укысалар ничек булыр? Акчалата булышып торырмын, шәһәргә дә кунакка алып килгәләрмен, – диде улы.

Гәүһәрия, балаларны алып китәсеңдер бит, дип әйткән сүзеннән үзе оялып та куйды. Бер белмәгән хатынның фатирына ничек оныкларын җибәрергә уйлады соң ул. Әллә кабул итә ул балаларны Әлфия, әллә юк. Җитмәсә, үзенең дә баласы бар. Өй иркен, барлык балаларга да урын җитә үз өендә. Шушындый уйлар йөгереп узды ананың күңеленнән.

Алена белән Гена 9нчы сыйныфны бетергәнче әбиләре тәрбиясендә үсте. Тик, «әби» дип, бик сирәк әйтте аңа оныклары. Гел исеме белән дәштеләр, «Гәүһәрия» дип. Урысчалы-татарчалы сөйләшүче оныклары әллә «әби» сүзенең мәгънәсен аңлап бетермәде, әллә аларга «әби» дип әйтергә кирәген аңлатучы кеше булмаган... Әллә инде күрше-тирәнең, авыл халкының әбиләренә гел «Гәүһәрия» дип дәшкәннәрен ишетеп үсеп, шундый гадәт калганмы. Гәүһәриянең «әби» дип әйтүне өйрәтергә үзенең дә уена килмәде. Ул моңа никтер бер дә игътибар бирмәде, ияләшкән, күрәсең. Мондый төр эшкә вакыты да калмады. Аның башка мәшәкатьләре күп. Юасы-җыясы, пешерәсе, укытасы. Эшенә, кибетенә йөгерәсе. Мәш килде Гәүһәрия. Балалары, оныклары өчен чапты да чапты. Авыл халкы аңа сокланып та, сынап та карый иде. Чыннан да, сокланырлык та, сынарлык та. Ире киткәч беркайчан кеше янында зарланып, мескенләнеп еламый, кайгысын сөйләми. Өч баласын, оныкларын үстерә. Кайвакыт үзенең артык ихлас, самими холкы белән сәер хәлләргә калып, авылдашларыннан кырын карашлар алып, төртмәле сүзләр ишетсә дә, исе китми. Әллә исе китеп тә, йотып барырга өйрәнгән... «Гәүһәрия апа, шул балаларың дип йөгерәсең дә йөгерәсең, алар сиңа «әби» дип тә әйтә белми бит?» Алена белән Генаның төксе аралашуын ишеткәләгән авылдашлары кайвакыт шулай дип төрттерә кибеттә күрешкәч. Гәүһәрия апа исә боларны ишетмәмешкә салыша, «ипи алдым, шырпы алдым» дип, алган әйберләрен барлый-барлый, ишектән чыгып та китә.

Бу сүзләргә артык әһәмият бирми әбекәй. Алена белән Гена үскән, аларга «әби» сүзен өйрәтер яшьтән узган. Динар әле кечкенә, хәзер аны үстерәсе бар Гәүһәриянең. Сүз белән булышып утырсынмени ул. Тик эш монда «әби» дигән сүздә генә түгел, ә мөнәсәбәттә шул. Бар әйбердә дә яхшылык кына күрергә күнеккән Гәүһәрия монысын ук уйлап бетерми. Оныкларында, балаларында үзенә карата хөрмәт тәрбияләргә оныткан хатын. Алар аны гел үз ишләре итеп күрә. Кайбер мәсьәләләрдә Гәүһәриянең сүзе үтми. Оныклары көллияткә укырга кергәч, алар начар юлга кереп китмәсен, дип борчыла хатын. Киңәшләр бирмәкче була. Тик Алена белән Гена аны ишетергә дә теләми. Яшьлек белән томаланган күзләрнең сүз тыңлыйсылары килми. Алар аның киңәшләренә көлеп кенә карыйлар. И, нәрсә беләсең соң син, Гәүһәрия, дип үк әйтмәсәләр дә, йөзләрендә шундый мөнәсәбәт күренә. Каты итеп орышу уенда да булмый Гәүһәрия әбинең. Болай да әтисез-әнисез үскән оныкларымны ник каты итеп орышып яшим, дип уйлый. Түзә, алар көеннән генә тора. Йөгереп кенә йөреп, аларның һәр теләгәнен үтәргә тырыша...

Алена көллиятне тәмамлауга кияүгә чыга, ә Гена бер кыз белән районда фатир яллап яши башлый.

– Балам, болай гына бергә яшәү ярамый. Кызның әти-әнисе алдында да читен. Әйдә, әтиеңә әйтик тә, ошатышсагыз, өйләндерик сине, – ди Гәүһәрия.

– Гәүһәрия, кысылма әле. Өйләнәсе булсам әйтермен. Синнән сораган кеше юк бит, – ди Гена, төксе генә әбисенә.

...Еллар үтә тора, Гена төрле кызлар белән шулай яшәп каравын дәвам итә. Ул арада Гәүһәриянең кызы Гөлнар кияүдән кайта. Берничә елдан соң, баласын әнисенә калдырып, янә кияүгә китә. Юаш кына улы Фәрит өйләнергә кыз таба алмый изалана. Йомшак холкы җиңә, бу эшкә кул селтәп, егет ара-тирә салгалый башлый. Сәүбәне бик сирәк кенә кайтып күренгәли. Икенче тапкыр өйләнгәненә дә берничә ел үткән аның. Ул инде хәзер башка гаилә кешесенә әйләнгән. Әлфиягә өйләнгәч туган кызы Сөмбелне дә бер тапкыр да әнисенә алып кайтып күрсәтмәде Сәүбән. Баласы тугач, Алена белән Генага да «икенче сортлы» итеп карый башлады ир. Имеш, исерек хатын балалары, беренче хатынныкылар. Аның алары да шундый ук кеше инде, югыйсә. Исерек исе «йокмаган». Әнисенең, балаларының хәлләре олы малаена, гомумән, кызыклы түгел иде.

Шул рәвешле, Гәүһәриянең һәр оныгы, һәр баласы үз юлын җайлап, көйләп карады. Ара-тирә «гәүһәр»ләре турында онытып та җибәргәләделәр. Алай да, Гәүһәрия балаларына гел яхшы теләктә булды. Төксе карашлары өчен Гена белән Аленага да үпкәләмәде. Кайтуы сирәгәйгән, өйләнгәч, бөтенләй әнисенең барлыгын да онытып та җибәрә язган улы Сәүбәнне дә аңларга тырышты. Югыйсә, өйләнгәч, балаларына әллә ни акча да бирмәде бит ул. Башта хезмәт хакына, аннары пенсиясенә үстерде ул оныкларын. Иш янына куш булыр, дип, пенсиядә килеш тә эшләп йөрде. Менә хәзер яңа буын онык – Динар аның янында. Күңеле киң, өе иркен бит, барысы да елыша, үзенә җылы почмак таба монда. Теләгәнчә үз көенә барысы да «биетә» Гәүһәрияне.

Ә ул, чыннан да, бик изге күңелле. Әллә исе китми, әллә күрсәтми. Аның күңелен тыңлаучы да, сораучы да, ишетүче дә юк. Ара-тирә сынаучылар гына булгалый. Ташка да, ашка да аш белән генә җавап бирә Гәүһәрия. Бүген дә Динарның елавы юкка булмаган икән.

Урам яктан килгән «выжжж» дигән тавышка, ни булыр бу, дип, тәрәзә каршына йөгереп килде Гәүһәрия. Кара төстәге машинадан ире белән Алена чыкты. Ире кулына бер кечкенә генә төргәк тоткан. Анда Гәүһәриянең оныкчыгы Артур йоклый.

– Привет, Гәүһәриюшка, – дип бик шат сәламләде кыз әбисен. – Менә сиңа кунакка килергә булдык әле. Давно не виделись же, – диде Алена.

Гәүһәрия Аленаның кунакка килүенә бик шат иде. Менә бит, оныгы үзе белеп хәл белә килгән. Алайса авыл халкы Алена белән Генаны «әби» дип тә әйтә белмәүдә гаепли. Әбекәй чәй кайнатты, барлык булган тәмлүшкәләрен өстәлгә тезде. Алена һәм ире рәхәтләнеп сыйландылар, көлешеп сөйләшеп утырдылар. Ничек булгандыр, йокысыннан торып, махмыр Фәрит тә табын янына чыкты. Динар машиналары белән, «тү-түт» дигән авазлар чыгарып, зал якта уйный. Шулай табын янында матур гына түгәрәкләнеп утырды гаилә. Чәй эчеп бетергәч, Алена белән иренең нигә кайтканы да билгеле булды. Калага күченергә телиләр, шуңа фатир эзлиләр икән. Эзләү-күченү мәшәкатьләре вакытында баланы теләсә кая интектереп йөртәселәре килми. Шуңа күрә әбиләрендә калдырып торырга уйлаганнар. Гәүһәрия сөенде. Менә бит хәл дә белделәр, хәзер әбиләреннән ярдәм сорап торалар. Фатир табып, тормышларын яхшырту юлында йөри бит балалар, дип уйлады әбекәй. Алып калды кечкенә Артурны.

Бер, ике, өч ай үтте... Баланы килеп алучы күренмәде. Авылдашлары, Алена белән ирен районда исерек килеш күргәннәрен әйттеләр Гәүһәриягә. Димәк, баланы калдыру планын алдан ук уйлап эш иткәннәр. Кыз д, әнисе Настя юлыннан киткән. Гәүһәрия бу яңалыкны ишетте дә, Динар белән Фәрит ишетмәсен дип, мунчага кереп, бөтен көченә кычкырып елады да елады. Аның бер дә болай елаганы, өзгәләнгәне юк иде. Бу очрак бик каты йөрәгенә бәрде хатынның. Ник болай булды соң, беркайчан да начарлык теләмәде бит ул балаларына, оныкларына. Әллә артык яхшы булуы үзенең үк тормышына киртә булдымы? Гәүһәрия үзен кулга алды. Күз яшьләрен балаларга күрсәтергә ярамый, газизләрне борчырга кирәкми, дип уйлады хатын. Елап ятыр көн мени. Әнә бит, «Гәү-һә-ри-я-я» дип кычкырып ятучы тагын берсе – Артуры өстәлде. Иң кечкенәсе, иң татлысы, әшәкелек белән очрашмаган иң-иң чистасы...

Гәүһәриянең көннәре Динар, Артур белән мәш килеп үтте. Ара-тирә кызы Гөлнар да килгәләп киткәләде. Баласын үзе янына алу турында сүз кузгаткач кына, әнисенең күзенә азрак күренү җаен карады.

Беркөнне Фәрите, гадәттәгечә, исереп кайтты. «Гәү-һә-ри-я-я» дип, керә-керешкә кычкыра-кычкыра эндәшеп, үз бүлмәсенә кереп ятты егет. «Гәү-һә-ри-я-я, су-у», – дип эндәшкән тавыш Фәритнең бүлмәсеннән яңгыравын дәвам итте. Ул арада исерек кайтканны сизеп, зал якта Динар елый башлады. «Гәү-һә-ли-я-я, Гәү-һә-ли-я-я» дигән тавыш көчәйгәннән-көчәя барды. Елап, йокысыннан Артем уянды. Кечтеки малай Динардан кабатларга тырышып «гә-ә, гггәә-әә» дигән авазлар чыгарды. Өйнең өч почмагыннан яңгыраган елау, ялвару тавышлары бербөтен булып кушылып, үзәк өзгечкә әйләнде... Ә Гәүһәрия баскыч төбендә катып, шомарып беткән бозга таеп егылган хәлдә, җан биреп ята иде. Хатынның башыннан ургып кан акты...

Гәүһәрия бик күп изгелекләрен үзе белән алып китте. Аны бу тормышта берәр кеше аңладымы, тыңладымы икән? Аның кичерешләре турында уйладымы берәрсе? Эч серләрен бер генә тапкыр кемгә дә булса бушаттымы? Юктыр... Әмма ананың изгелекләре юкка булмаган бугай. Әйбер урлап төрмәгә эләккән оныгы Гена, кулда вакытта ислам динен кабул итеп, намазга баскан иде. Срогын тутырып кайтып килешли, хәл белергә, яңалыгын җиткерергә Гәүһәриягә кереше иде оныкның бүген. Капканы ачуга, Гәүһәриянең гәүдәсен күреп алып, янына йөгереп килде егет. Елый-елый, «Гәү-һә-ри-я-ям» дип әбисен кочаклады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100