news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гәүһәр» проектының 6 нчы сезонына старт бирелде

news_top

25 сентябрьдә Казан Башкарма комитеты бинасының зур киңәшмәләр залында «Гәүһәр» проектының 6нчы сезонына старт бирелде. Мәктәп директорлары, бакча мөдирләре һәм иҗатчылар катнашында узган җыелышны Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.

Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте

«Быел «Гәүһәр» фестивале үзенең 5 еллыгын билгели. Безнең барыбыз өчен дә әлеге проект бик кадерле, ул исем өчен эшләнгән нәрсә түгел. Фестиваль үткәрүгә караганда, безнең өчен, эш барышы мөһим. «Гәүһәр»дә бию, җыр, сүз сәнгате, уен коралларында уйнарга өйрәтү дәресләренең татар телендә узуы төп шарт булып тора. Һәрберебездән проект зур җаваплылык сорый. 4 айга сузылачак зур эшне җиңнәрне сызганып башласак иде!», – диде.

Иcкәртеп узыйк, «Гәүһәр» проекты Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 2022 нче елдан башлап үткәрелеп килә. Дүрт ай дәвамында Казанның 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. Остазлар һәр ел саен «иләк аша уздырыла»: иң беренче чиратта, алдагы елны лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән артист, хореограф, вокалистларга мөрәҗәгать ителә. Быел вокал юнәлеше дәресләре күбрәк булачак, шулай ук бакчаларда да узачак. Дәресләрнең нәтиҗәсен киләсе елның февраль аенда узачак «Гәүһәр» балалар фестивалендә күреп булачак.

Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте

«Гәүһәр» проектында һәр ел диярлек 1300дән артык бала катнаша. Узган фестивальдә бер сәхнәдә 550 бала нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча 20 дәрес эчендә өйрәнгән осталыкларын күрсәтте.

  • Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар