Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гәүдәсе кап-кара көйгән иде»: Чаллыда элеккеге десантчыны кыйнап үтерүчеләрне эзлиләр

Тикшерүчеләр Евгенийны егылудан үлгән дип фаразлый.

news_top_970_100
«Гәүдәсе кап-кара көйгән иде»: Чаллыда элеккеге десантчыны кыйнап үтерүчеләрне эзлиләр

Чаллы шәһәренең 65нче комплексы фатирларының берсендә 14 июнь көнне 53 яшьлек Евгений Денисовның мәете табылган. Тәнендәге эзләрдән күренгәнчә, ир-атны каты кыйнаганнар.

Фаҗига турында «Челнинские известия» басмасына мәрхүмнең элеккеге хатыны Светлана Денисова сөйләгән. Хатын ире белән ике ел элек аерылышкан. Гаилә таркалыр алдыннан бер ел элек аларның программист улларын Мәскәүгә эшкә чакырганнар. Светлана да аның белән башкалага күчәргә була. Ул моңа кадәр күчемсез милек агенты булып эшләгәнлектән, Мәскәүдә дә эшне бик җиңел таба. Чаллыда гаиләнең ике фатиры бар, шуларның берсе –  65нче комплекста. Бер бүлмәле фатир ипотекага алынган. Берсен сатканнар, ипотекага алынган торакта Евгений яшәп калган. Ай саен кредит түләп барган.

«Аерылышуга карамастан, без Женя белән яхшы мөнәсәбәтләрдә идек. Ул безгә Мәскәүгә килде. Һәрвакыт шалтыратышып тордык. Мин аңа шалтыратканда бер тапкыр да трубканы алмыйча калган вакыты булмады», – дип сөйләде Светлана.

Тик 10 июньдә элеккеге ире элемтәгә керүдән туктый.

«10 июньнән 14 июньгә кадәр мин аның белән телефоннан сөйләшә алмадым. Башта трубканы берәү дә алмады, аннан телефоны сүнде. Бу хәл мине борчуга салды. Чөнки Женя таксист булып эшли һәм һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш», – диде хатын.

Светлана сүзләренә караганда, элеккеге ире кайвакыт эчкәләгән. «Берничә көн эчә, ә аннары айлар буе туктап тора. Бәлки, берничә көнгә эчүгә сабышкандыр дип уйладым. Дусларыннан Женя янына барып килүләрен сорадым. Алар барып килде. Әмма домофон буенча да, телефон аша да аларга беркем дә җавап бирмәгән, ә балкон ишеге ачык тора. Шуннан мин улымнан, фатирга өстән төшеп керсен өчен, берәр кеше табуын сорадым. Анда кыен түгел: фатир икенче катта, күрше бинаның түбәсе аша аңа эләгү җиңел. Иптәше фатирга кергән һәм аның мәетен кухняда тапкан» – дип сөйләде ирнең элеккеге хатыны.

Светлана сүзләренә караганда, ирнең бөтен гәүдәсе кыйнау эзләреннән кара көйгән, йодрык кадәр урында кан сауган. «Аның исән калган җире юк иде. Иң аз зыян күргән өлеш - бите, башы шешкән иде, димәк, башын да каты кыйнаганнар . Гомумән, аның эчке органнары, бигрәк тә бавыры, нык зыян күргән. Травматик шок аркасында үлгән. Судмедэксперт фикеренчә, ирне тупас предмет белән кыйнаулары мөмкин, бәлки бита беләндер», – дип хәбәр итте хатын.

Тикшерүчеләр тышкы күзәтү камераларыннан видеоларны алган. Алар 9-10 июнь төнендә Евгений Денисовның үз подъездыннан чыгуын, 65/01 һәм 65/03 йортлары арасында урнашкан стоянкага таба баруын яздырган. Анда аның машинасы торган. Аннан ерактарак урын камерага күренми. Евгений кирегә таба бик авыр хәлдә керә: егыла-егыла атлый, подъезддагы баскычлардан да көчкә күтәрелә, ишекне ачар алдыннан ике тапкыр егыла.

Евгений бик чиста-пөхтә, тәртип яратучы кеше була. Аның фатирында – идеаль чисталык. Стоянкадан кайткач, пычрак киемнәрен урындыкларга элеп куйган һәм аш-су бүлмәсенә кергән. Шул бүмәдә җан биргән. Өстәлдә полиция хезмәткәрләре бушаган аракы шешәсен, ачылмаган бер һәм бераз кимегән сыра шешәсе тапкан.

«Безгә тикшерүчеләр Евгений күзенә күренә башлаганчы эчкән дә, урамда егылган, кара көйгән урыннары да, эчке органнары да шуннан зыян күргән дигән версияне әйттеләр. Без моның белән бөтенләй килешмибез. Шуның кадәр кара төскә керерлек итеп үзеңә зыян ясап булмый, гәүдәң белән җиргә егылганнан гына эчке органнар шул хәтле була алмый! Без Евгенийны стоянкада каты кыйнаганнар дип ышанабыз, бәлки тимер таяк яки шундый берәр нәрсә беләндер», – диде Светлана.

Хатыны сүзләренә караганда, Евгений сөйләшергә ярата торган, аралашучан булган, әңгәмәне беренче булып башлый алган, тупас сөйләшүгә дә күчә алган. Әмма Евгенийның холкы низаг чыгара торган булмаган.

«Ул барысын да үзенең эрудицияле булуы белән шаккатырды, аяклы энциклопедия булды. Шул ук вакытта машиналар рәтләүче оста мастер, аның куллары алтын иде. Барысына да булышырга тырышты. Чит кешеләргә бик теләп ярдәм итә иде. Менә шундый кеше иде инде. Дуамал түгел, тик үзен дә, якыннарын да үпкәләтергә ирек бирми иде. Элеккеге десантчы буларак теләсә нинди һөҗүмчегә берүзе каршы чыга алды. Тик, күрәсең, һөҗүмче ялгыз булмаган һәм кул астындагы чаралар кулланганнар. Аның белән булган коточкыч хәлне башкача аңлатып булмый», - ди Светлана.

Светлана һәлакәт шаһитларын, видеорегистраторлары һөҗүмне яздырга булырга мөмкин булган автомобиль хуҗаларын эзли. Урын 65/01, 65/03, 65/06, 65/04 йортлары ягыннан яхшы күренә. Ул үзенә +7 909 313-94-90 телефоны буенча шалтыратуны сорый.

«Күз алдыгызга китерегез, сезнең микрорайонда төнлә сугыш башлана. Әлбәттә, тавышсыз булмый калмый. Тәрәзәдән низагны күргән кешеләр табылырга тиеш дип уйлыйм», – ди хатын.

53 яшьлек Евгений Денисовның үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.

Эльвира Мөхәмәтдинова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100