news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гасырлар авазы»нда җиңгән Гыйбадуллиннар гаиләсе: «Балаларыбыз безгә карап үсә»

news_top
«Гасырлар авазы»нда җиңгән Гыйбадуллиннар гаиләсе: «Балаларыбыз безгә карап үсә»
Фото: видеодан скриншот

Сайлауга багышланган теле-радиомарафонның чираттагы кунаклары күп балалы Рәзинә һәм Илнур Гыйбадуллиннар гаиләсе булды. Алар «Гасырлар авазы» бәйгесе җиңүчеләре булган. Гаиләдә Илмир, Зәринә, Мәликә, Инзилә исемле балалар тәрбияләнә.

«Без Яшел Үзән районында бәйгенең муниципаль этабында беренче урын алдык. Балаларыбызга җиде буын турында мәгълүматны тапшырырга тиешбез, дип саныйбыз. Үткәнне белмәсәк, киләчәгебез юк. Дәүләт архивларында мәгълүмат туплап, әби-бабайлардан сорашып, ике яклап җиде буын бабаларыбызны барладык», – дип сөйләде Рәзинә.

Алар Татарстанны яратулары турында әйттеләр. «Татарстан – алдынгы төбәк булып санала. Мин, патриот буларак, Татарстанны бик якын күрәм һәм үземне башка төбәктә күз алдына да китерә алмыйм», – диде Илнур.

Рәзинә балалар бакчасында эшләвен һәм гаиләңә милли традицияләрне сакларга тырышуын сөйләде. «Бездә традицияләр бик күп. Әти-әнидән килгән тәртип, олыларны зурлау һәм хөрмәт итү – бик күркәм сыйфатлар дип саныйбыз. Без авыл балалары. Татар Танае авылыннан булуыбыз белән горурланабыз», – диде алар.

Гаилә сайлауда катнашу турында да фикерләрен җиткерде. «Сайлауга барырга кирәк, чөнки киләчәгебез безнең кулларда. Һәр сайлауга бөтен гаиләбез белән барабыз. Балаларыбыз безгә карап үсә. Кеше үз позициясен белдерергә тиеш. Бердәм булырга, бергә булырга кирәк», – дип сөйләде Гыйбадуллиннар гаиләсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар