Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гашыйклар башкалада бәйрәм фотосессиясе ясаган». Ир хатынына утыз тапкыр пычак кадаган

news_top_970_100
«Гашыйклар башкалада бәйрәм фотосессиясе ясаган». Ир хатынына утыз тапкыр пычак кадаган
https://moscow.sledcom.ru

Мәскәүдә 33 яшьлек ир-ат бергә яши торган 34 яшьлек хатынны үтергән. Ул хатынга кимендә 30 тапкыр пычак кадаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 3 гыйнварда Полина Осипенко урамындагы йортларның берсендәге фатирда хатын-кыз мәете табыла. Аның гәүдәсендә кимендә 30 тапкыр пычак кадаган яралар күренә.

РЕН ТВ мәгълүматы буенча, ир белән хатын Мәскәүгә Вологдадан берничә көнгә килә. Гашыйклар башкалада бәйрәм фотосессиясе ясый, аннары фатирга урнашалар. Җәнҗал сәбәбе билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренчә, хатын ярдәм сорап кычкыра, күршеләр полициягә хәбәр итә. Урынга килгән хокук саклаучылар ишекне ватып керә һәм үтерүчене тоткарлый.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100