Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гашыйк ир-ат сөйгәненең дус кызын тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
Гашыйк ир-ат сөйгәненең дус кызын тереләй яндырып үтергән
https://mosobl.sledcom.ru/

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-ат сөйгәненең дус хатынын тереләй яндырып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Балашихада ике катлы йортта янгын вакытында 1 кеше һәлак була, 2 кеше имгәнә. Фатир хуҗабикәсе янына мөнәсәбәтләр аңлашырга дип килгән чакырылмаган кунак фаҗига китереп чыгара. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткән.

14 октябрьгә каршы төндә фатирга 48 яшьлек ир-ат килә. Бу вакытта өйдә фатир хуҗабикәсе, аның дус хатыны һәм аның белән килгән тагын бер ир-ат була.

Чакырылмаган кунак хуҗабикәне яратып йөргән. Фаҗига булган кичтә ул сөйгәне белән берничә сүз алыша да янучан сыеклык сибә һәм зажигалка яндырып ут төртә.

Фатирда янгын чыга, чардакка да күчә. Фатир хуҗабикәсе һәм аның дус хатыны белән килгән ир-ат тәрәзәдән сикереп чыгарга өлгерә, ә кунак хатын исә тереләй янып үлә.

Янгынны иртәнге якта сүндереп бетерәләр. Берничә сәгать узгач, үтерүдә шикләнелүче ир-атны да тоткарлыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100