Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гашыйк егет яратуына җавап бирмәгән кызга отвертка белән 51 тапкыр кадаган

news_top_970_100
Гашыйк егет яратуына җавап бирмәгән кызга отвертка белән 51 тапкыр кадаган
https://pixabay.com/

24 яшьлек егет яратып йөргән кызын отвертка белән кадап үтергән. Мәрхүмә кыз бу егетнең яратуына җавап бирмәгән булган. Бу турыда Һиндстан басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Шадаб Хан исемле егет 3 ел элек бер кыз белән таныша. Кыз автобуста кондуктор булып эшли. Яшьләр гел аралашып тора, егет башка штатка күченеп киткәч тә, алар аралашуын дәвам итә. Ләкин бераздан кыз Ханга җавап бирми башлый. Егет моңа бик ярсый.

Гашыйк егет отвертка ала һәм корбанының 200 км ераклыктагы өенә килә. Егет кызның өенә бәреп керә, бу вакытта кыз йоклап ята. Хан кызга 51 тапкыр отвертка белән бәрә, кызның тавышын ишетмәсеннәр өчен, битенә мендәр каплый.

Кызны үтергәч, җинаятьче урыннан качып китә. Кызның мәетен шул ук көнне кич белән абыйсы таба. Ханны тоту өчен полиция хезмәткәрләреннән 4 төркем төзиләр.

Кызның әти-әнисе сүзләренчә, бу егет моңа кадәр дә озак вакыт дәвамында үтерү белән янаган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100