news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гашура көне ничәсе була һәм уразаны кайчан тотарга?

news_top
Гашура көне ничәсе була һәм уразаны кайчан тотарга?
Фото: © «Татар-информ»

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Гашура көне җитүен искәртә.

«Сишәмбе – 16 июль көнне мөхәррам аеның 10нчы көне – Гашура көне җитәчәк, иншәАллаһ.

Бу олуг көн хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:

«Бер кеше мөхәррам аеның унынчы көнендә ураза тотса, ул кешегә Аллаһы Тәгалә 10 мең фәрештә савабын бирер. Ул кешегә 10 мең хаҗи вә гомрә кылучының вә 10 мең шәһитнең савабы бирелер. Берәү Гашура кичәсендә бер мөэминне ифтар кылдырса, гүя Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бөтен өммәте аның янында ифтар кылып, карыннарын туйдырган кебек булыр».

Җомга көне мөбарәк булсын! Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен, авыруларга шифаларын бирсен иде», – дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар