news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гастрольдә йөрү җиңел түгел»: Фирдүс Тямаев командасыннан 10 кеше киткән

news_top
«Гастрольдә йөрү җиңел түгел»: Фирдүс Тямаев командасыннан 10 кеше киткән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев командасыннан быел 10 кеше киткән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

Быел 10 кеше китте командадан. Гастрольдә йөрү барыбер җиңел түгел. Команда яңа быел. Декабрьдән бирле 10 кеше чыкты. Яңа яшь кызлар, егетләр белән эшлибез. Абыйларына бер дә картаерга бирмиләр, – дип сөйли Фирдүс Тямаев видеода.

Җырчы машинада төркемдә 5 ел эшләүче гитарист Инсаф белән бара. Ул: «Начар булса, артист белән шуның кадәр озак эшли алмас идем», – ди.

Күптән түгел генә музыкант Радик Шәрәфиев Тямаев командасыннан китүе турында хәбәр иткән иде.

«Абый»ның төркемендә зур тормыш мәктәбе үтелде, мин бар яктан да ныклап үстем. Артист буларак та, шофер буларак та, музыкант, автор, гомумән кеше буларак мин бик үстем. Фирдүс абыйга зур рәхмәт», – дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Җырчы командасында биюче Альберт Әхмәтов шулай ук аягын сындырып төркемнән китәргә мәҗбүр булды. Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәдән аякны сындырып китәрмен дип уйламаган идем».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар