Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гастрит кешедән кешегә йога аламы?

Әлеге сорауга гастроэнтеролог Ләйсән Тимуршина җавап бирә.

news_top_970_100
Гастрит кешедән кешегә йога аламы?
pixabay.com/ru

Гастритны төрле классификацияләргә бүләләр - бактериаль, вируслы, гөмбәчекләрдән барлыкка килгән һәм паразитар. Шушы квалификациядән чыгып, гастрит авырудан сәламәт кешегә йога ала дип әйтеп була, диде гастроэнтеролог Ләйсән Тимуршина.

Гастрит белән көнкүрештә зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси гигиенага аеруча игътибарлы булырга кирәк, диде табиб. Шулай ук гастрит белән авыручы кешенең аерым савыт-сабасы, сөлгесе булырга тиеш.

Гастритның иң еш сәбәбе - хеликобактер пилори бактериясе. Шушы бактерияне ачкан ике галим (Австралия галимнәре Барри Маршалл һәм Робин Уоррен - Т.И.искәрмәсе) 2005 елны Нобель Премиясен алды.

Табиблар хеликобактерны дәвалый белә. Кеше үзендә гастрит билгеләрен сизсә, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100