"Гашыйклар" өстәленә
Бүген "Гашыйклар көне" билгеләп үтелә. Иртәдән якыннарыбызны йөрәк формасындагы ризыклар белән шатландыра алабыз.
Иртәне колбаса белән сыр куелган бутербродтан яки йөрәк формасындагы сосиска һәм йомырка табәсеннән башларга мөмкин.
Мондый иртәнге аш, һичшиксез, яратканыгызның кәефен күтәрәчәк.
Чәй янына батонны йөрәк формасында кисеп, джем ягып бирергә мөмкин.
Ә кич десертка каймактан пирожный ясыйбыз.
Рецепт: 500 грамм кибет каймагы белән 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) блендер белән тугларга.
Желатинны коры савытка салырга, өстенә ярты стакан стакан сөт яки су салып, сүрән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга. Әзер массаны йөрәк формасына салып ясарга яки әзер булгач йөрәк формасы белән кисәргә мөмкин.
Бүген сөйгәнегезгә менә шундый алмалар китереп бирсәгез дә, сезнең игътибарыгызга шат булачак.