Гашыйклар көнендә полицейский эш урынында сөйгәненә тәкъдим ясаган
Бу мизгелнең видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.
Кемерово шәһәрендә полиция өлкән лейтенанты Григорий Гашыйклар көнендә, иртәнге планеркада хезмәттәше һәм сөйгәне Иринага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
Видеода күренгәнчә, булачак кәләш җитәкчеләргә карап күрсәтмәләрне тыңлый, шунннан соң аңа «кругом» борылырга кушалар. Ә бу вакытта аның артында бер кулына чәчәк бәйләме, икенчесенә йөзек тоткан килеш сөйгәне Григорий тезләнеп тора. Кыз башта аптырап кала, әмма «әйе» дип җавап бирә.
Инстачылар яшь парга бәхет теләгән, кайберләре күңеле тулуы турында язган.