Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гашыйк булганда «эчтә күбәләкләр» ничек барлыкка килә, кешеләр ник үбешә?

Окситоцин гормоны ир-атлар белән хатын-кызларны үбешергә мәҗбүр итә.

news_top_970_100
Гашыйк булганда «эчтә күбәләкләр» ничек барлыкка килә, кешеләр ник үбешә?
https://pixabay.com

Кеше гашыйк булганда, аның «эчендә күбәләкләр» барлыкка килгән кебек хис туа. Бу нерв системасының сөенече гормоннарына тәэсире нәтиҗәсендә була. Табиб-эндокринолог, акушер-гинеколог Екатерина Шереметьева РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итә.

«Медицина ягыннан караганда, бу симпатик нерв системасы реакциясе, ул эндорфиннар, башка төрле сөенеч гормоннары арту белән бәйле. Бу корсак куышлыгы органнарына кан килүне арттыра. Гормоннар тышкы факторлар йогынтысындагы гына түгел, матур хатирәләр тәэсирендә дә барлыкка килә», — ди табиб.

Табиб сүзләренчә, гормоннар мәхәббәт хисенә йогынты ясый. Мәсәлән, тестостерон сексуаль тартылу, эротик хыяллар барлыкка китерә, эстрогеннар сексуаль канәгатьләнү алуга һәм җенси тартылуга китерә. Окситоцин ир-атлар белән хатын-кызларны үбешергә мәҗбүр итә, кешеләрне дәртләндерә», — ди ул.

Дофамин һәм адреналин сөйгәнеңне күргәч уңай хисләр тудыра, мөнәсәбәтләр башланган чакта «тәнгә каз тәннәре» чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100