Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гармунчы Айдар Юнысов гаиләсенә авыр кайгы килгән

news_top_970_100
Гармунчы Айдар Юнысов гаиләсенә авыр кайгы килгән
Фото социаль челтәрдән

Азалия һәм Айдар Юнысовлар гаиләсенә авыр кайгы килгән. Гармунчының хәләл җефетенең әти-әнисе юл һәлакәтендә вафат булган. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

«Кояш шикелле изге кешеләр иде. Рәхмәтем чиксез сезгә барысы өчен дә! Кызыгызны җил, яңгыр тидерми саклармын! Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә иң бөек урыннарда булсын», – дип язган музыкант.

«Минем якыннарым. Ышанмыйм», – дип язган бер мизгелдә әти-әнисен югалткан Азалия.

Зур югалту кичергән гаиләнең якыннары, дуслары, танышлары кайгы уртаклашу белдерә. «Интертат» редакциясе дә яшь гаиләнең авыр кайгысын уртаклаша, күркәм сабырлык тели.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Соболезнованую тебе Азалия с потерей родителей. 😢
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100