Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гармун ясау остасы Айрат Харисов: "Гармун бәясе 50-60 меңнән башлана, бу эшне акча китерми дип әйтеп булмый"

Аның гармуннарында Рөстәм Вәлиев уйнаган, алар әле дә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хезмәт итә. Айрат Харисов - Татарстанда һәм Башкортстанда гармун телләрен ясаучы бердәнбер оста. 

news_top_970_100
Гармун ясау остасы Айрат Харисов: "Гармун бәясе 50-60 меңнән башлана, бу эшне акча китерми дип әйтеп булмый"

Айрат Харисов 30 ел инде гармун ясау белән шөгыльләнә. Үсмер чакта ул, тормышын рәсем ясау сәнгатенә багышларга уйлап, институтта сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. 1989нчы елда Уфада Башкортстан дәүләт педагогика институтында укыган вакытта “Тальян ясау” темасына диплом эше яклап чыккан. Шул эшне башкарганда Айрат абыйның беренче гармуны дөнья күргән. Аңа бу эштә танылган гармун ясаучы Җидеяр Мөхәяров ярдәм иткән. Айрат Харисов үзенең остазын бик зур хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән искә ала.

Айрат Харисов иске гармуннарны төзәтү, яңарту белән шөгыльләнсә дә, төп эше яңа гармуннар ясау икәнен әйтте.

- Айрат абый, кулдан ясалган гармуннар ни өчен кирәк? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Шулар турында сөйләп китмәссезме?

- Беренчедән, фабрикада гармунның һәр өлешен аерым кеше эшли. Ә кулдан эшләгән оста башыннан азагына хәтле үзе эшли, ул эше өчен үзе җавап бирә. Икенчедән, фабрикада гармун телләре штамп белән эшләнә, ә кулдан ясаганда һәр телнең арасын үзең эшлисең, шул арадан, телнең калынлыгы һәм материалыннан күп нәрсә тора. Фабрикада телләр корычтан эшләнә, ә кулдан ясаганда җиз кулланыла, ул йомшаграк, шуңа да аны эшкәртергә җиңелрәк, тавышы да матуррак килеп чыга. Гармун көенең яңгырашы теле ничек ясалганыннан тора. Өченчедән, гармунны үз кулларың белән ясаганда аңа бар күңелне, җан җылысын биреп эшлисең.

- Татарстанда, Башкортстанда тагын гармун ясаучылар бармы?

- Элек бит инде осталар булган, ә хәзер гармун телләре ясаучы юк. Гармуннар ясыйлар, ләкин әзер телләр алып куялар. Шунысын төгәл әйтә алам, Татарстанда да, Башкортстанда да башка гармун телләре ясаучы юк, әле Кировтан да, Самарадан да киләләр.

- Димәк, сез ясаган гармуннарны сорап бүтән төбәкләрдән дә киләләр?

- Әйе, башка илләрдән дә киләләр, мәсәлән, Казахстаннан. Әле күптән түгел Себердән килгән кеше сул кул белән уйный торган тальян ясавымны сорады, уң кулы җәрәхәтләнгән, ләкин гармун уйнау теләге сүрелмәгән.

Айрат абыйның остаханәсендә тагын бер кеше аңа булышып йөри иде, ул аның укучысы Алмаз Сәлахов булып чыкты. Ул бер ел элек тальян ясатырга дип килгән, шуннан бирле Айрат Харисовның остаханәсенә еш кергәли башлаган. Хәзер инде Алмаз Сәлахов Айрат абыйның төп булышчысы. Гармун остасы үзенең укучысын тырышлыгы өчен мактап кына тора, аның фотосурәтләр белән аңлатмалар язылган дәфтәрен дә күрсәтте.

- Айрат абый, димәк, сез гармуннарны ясап кына калмыйсыз, бу осталыкка бүтән кешеләрне дә өйрәтәсез?

- Әйе, хәзерге заман кешеләре арасында да бу эш белән кызыксынучылар булуы шатландыра. Кемнең теләге бар, шул килә инде. Гармун ясау серләренә төшенәсе килгән һәр кешегә минем ишекләр ачык, яшьләрне бу һөнәргә өйрәтергә һәрвакыт әзер. Минем бит максатым монда Казанга килеп гармун ясау гына түгел, ә бу һөнәрне монда яшәтеп калдыру. Башкортстанда 7 ел сәнгать мәктәбендә балалар ансамбле җитәкләп, үзем ясаган гармуннарда мәктәп укучыларын уйнарга өйрәттем, бергә бәйгеләрдә катнашып, төрле шәһәрләрдә йөреп кайттык. Гармун ясарга сорап килгән кешеләр арасында да яшьләр бар, димәк, гармун көе әле озак еллар яшәр дип өметләнәм.

- Сер булмаса, гармуннарны нинди бәядән сатканыгызны әйтеп китмәссезме?

- 50-60 меңнән башлана гармун бәясе. Бу эшне акча китерми дип әйтеп булмый, шулай да, гармун ясау һөнәре, миңа калса, күбрәк күңел өчен. Мин беркайчан да үземне эшкә барырга мәҗбүр итмим, көн дә остаханәмә үзем теләп киләм. Кич өйгә кайтсам да, иртән уянсам да, уемда гармун, үзенчә бер чирдер инде ул.

- Үзегез кичләрен гармун уйнап утырырга яратасызмы?

- Кичләрен гармун уйнап утырырга минем бит гармуным юк, итексез итекче булып чыгам инде, һәрбер ясаган гармунны сораучыларга биреп барам, әле үземә ясаган гармун юк. Ә менә әткәйгә ясаган гармун бар, әти инде исән түгел, гармуны аның төсе буларак саклана. Мәскәүгә күргәзмәгә шул гармун белән баргач, актер Николай Губенко аны сатып алмакчы иде. Мин  ничек инде әткәйнең гармунын сатыйм, ул бит аның истәлеге булып тора.

Айрат Харисов күбесенчә тальян гармуннары ясау белән шөгыльләнә. Без аның белән тальянның татар халкына ни дәрәҗәдә кирәкле уен коралы булуы турында сөйләштек.

- Айрат абый, башкорт халкының милли уен коралы булып курай санала, ә тальянны татар халкының милли уен коралы дип атап буламы?

- Әлбәттә, татар халкының тальянны үзенең милли уен коралы итеп күрәсе килә, чөнки татар көйләрен башкарырга тальян иң килешлесе, көйләр моңлырак яңгырый. Башкортстанда курайны популярлаштырыр өчен бик зур пропаганда алып барыла, ә Татарстанда бу эш башкарылмый. Башкортстанда мәктәпләрдә дә, консерваториядә дә курай классы бар, ә Татарстанда тальян буенча дәресләр дә юк. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Татарстанда күпчелек ике рәтле хромкада я баянда уйный. Бу уен коралларын күпләп фабрикада чыгаралар. Баянда уйнарга музыка мәктәпләрендә өйрәтәләр, ә тальянда уйнарга өйрәнергә теләүчегә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә тальянда уйнаучылар да сирәк, өйрәтергә энтузиаст укытучылар, өйрәнергә кызыксынган яшьләр кирәк. 60-80 нче елларда тальян күтәреп җырлап йөрүчеләрне еш күреп була иде, 90нчы елларда инде бу күренеш сирәгәйде. Яшьләрне башка нәрсәләр кызыксындыра башлады: гитара, синтезатор кебек яңа уен кораллары популярлашты, телевизор, интернет, телефон кебек яңалыкка кешеләр күбрәк тартылды.

- Тальянның дәрәҗәсен күтәрер өчен нишләргә кирәк?

Уен коралын милли дәрәҗәгә күтәрер өчен бер кеше тырышлыгы гына җитми. Мәсәлән, телевизорда бөтен каналда да ашарга пешерергә өйрәтәләр, гармун турында да бик матур тапшырулар эшләп булыр иде бит. Җырчылар арасында да тальян көенә җырлаучылар бик сирәк. Җидеяр абый ясаган гармуннарда уйнап, Фән Вәлиәхмәтов чыгышлар ясый, Айдар Фәйзрахманов тальян көенә җырлауны пропагандалый. Уен коралын Башкортстандагы курай кебек милли дәрәҗәгә күтәрер өчен әле бик күп тырышасы бар.

- Җырчылар турында әйтеп үттегез, алар арасында кайберләре хәзер халыкка моңлы җырлар кирәкми дигән фикердә, сез моның белән килешәсезме? Дөрестән дә, халыкка дөбер-шатыр җырлар гына кирәкме?

- Ничек инде ул алай, моңсыз җыр булырга тиеш түгел. Мин бу фикер белән бер дә килешә алмыйм. Моңлы җырлар халыкка кирәк түгел дип, үзе җырлый белмәгән кеше генә әйтә ала. Җыр күңелнең иң нечкә кылларын чирттерә алырлык булырга тиеш.

Менә шундый уңган гармун остасы Казанда үз эшен алып бара, үзе әйткәнчә, һәр килгән кешегә аның ишекләре ачык. Гармун көенә гашыйк булган, бу инструментта уйнау гына түгел, аны ясау серләрен дә белергә теләгән кешеләрне Айрат Харисов һәрвакыт ачык күңел белән каршы алырга әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100