Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гарьләндем хәтта» – Рөстәм Гайзуллин Зәйнәб Фәрхетдиновага үпкә белдерә

news_top_970_100
«Гарьләндем хәтта» – Рөстәм Гайзуллин Зәйнәб Фәрхетдиновага үпкә белдерә
"Татар-информ" архивы

Тинчурин театры артисты, «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин җырчы Зәйнәб Фәрхетдиновага шаяртып үпкә белдергән. 

«Зәйнәб ханым, мин сезгә үпкәләдем.

Театрдан өйгә соң кайтылды. Гаиләм инде йоклый иде. Чишенеп, юынып, аш бүлмәсенә чыксам, таныш тавыш, таныш җыр яңгырый. Гарьләндем хәтта!

Зәйнәб ханым, бер кат өстә яшәүче күршеләргә килеп, төнге беренче яртыда концерт куйган! «Браво» дип куәтлиләр күршеләрем халык артистын. Көнләшеп үләрсең!

Зәйнәб ханым, безең йортка килеп, хет 5 минутка безгә дә кереп чыксагыз була иде инде! Ишек ачык, чәйнегебез тиз кайный югыйсә.

Икенче юлы алай итмәгез, Зөфәр абый белән туры үзебезгә керегез, яме», – дип язган ул социаль челтәрләрдә. 

Рөстәм Гайзуллин видео да урнаштырган. Чыннан да, төнге беренче ярты булуга карамастан, күршеләре шәп бәйрәм иткәннәр. Зәйнәб Фәрхетдинова Рөстәмнәрнең фатирларына төшеп җырлаганнан бер дә ким булмаган, юкка үпкәләгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100