Гарик Бульдог Харламовның якын кешесе вафат
Танылган комик һәм артист Гарик Харламов әтисенең вафат булуын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Юрий Харламов 56 яшендә 16 сентябрьдә вафат булган. Гарик үзе инстаграмга әтисе белән төшкән фотоны куйган.
"Бу минем әти һәм минем нәни чагым. Өченче көн без урыннарны алмаштык. Әтием юк инде. Аңа 56 яшь иде. Бәхил бул, әтием. Яхшы сәяхәт сиңа, очрашканга кадәр", дигән ул.
"Бу минем әти һәм минем нәни чагым. Өченче көн без урыннарны алмаштык. Әтием юк инде. Аңа 56 яшь иде. Бәхил бул, әтием. Яхшы сәяхәт сиңа, очрашканга кадәр", дигән ул.
- Гарик Бульдог Харламов Comedy Club резиденты. ТНТ каналында чыга торган тамашаларда катнаша. "Смешарики" мультфильмы геройларын тавышландыра. "Самый лучший фильм" киносында Вадикның әтисе ролен башкара. Тагын башка рольләре һәм чыгышлары белән билгеле.