Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор: киптерәбез, тозлыйбыз, кайнатма да ясыйбыз

Иртә яздан төрле яшелчә үсентеләрен утыртып мәш киләбез. Бакчага чыгаргач, уңышы мулдан булсын дип кадерләп үстерәбез. Кайбер елларны уңыш шулкадәр күп була, нәрсә эшләтеп, ничек саклап бетерергә икән дип баш вата башлыйбыз. «Интертат» помидор рецептлары белән лайфхакларны бер язмага тупларга тырышты.

news_top_970_100
Помидор: киптерәбез, тозлыйбыз, кайнатма да ясыйбыз
Ләйсән Рәхмәтуллина

Үзенең бакчасында помидор үстермәгән кеше юктыр бүген. Аны тозлыйлар, киптерәләр, маринадлап та куялар, согын да ясыйлар. Помидордан тагын кайнатма ясаучылар да бар икән.

Маринадланган помидорлар

Помидор эре, банка авызына сыйдырып булмаган очракта, аны кисеп маринадлап була. Бу рецепт белән Казанда яшәүче Фәрдия Митрофанова бүлеште.

Кисәкле помидор ябу. Стерилизацияләнгән банкага эре кисәкләргә бүленгән помидорны тутырабыз, өстенә түгәрәкләп киселгән суган яки 1-2 тырнак сарымсак салырга кирәк. Аннары әзер рассолын коеп, тагын 8-10 минут чамасы сулы кәстрүлдә кайнатып алабыз. Рассол болай әзерләнә: 4 л суга 6 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 70 г үсемлек мае һәм 4 аш кашыгы уксус салабыз.

Фәрдия апа помидор саклау серен дә чиште: «Минем помидорлар инде ике ел рәттән декабрьгә кадәр торалар, чермиләр. Кыраулар, беренче салкыннар тигәнче үк помидорны җыеп алып өлгерергә кирәк. Фитофтороз белән авырмаган һәм салкын эләкмәгән помидорны гына саклап була. Яшел килеш җыелган помидорларны караңгы салкын җирдә кәгазь тартмаларга салып саклыйм. Бер өлешен Казанга алып килеп, балконда да тотам. Көзгә кергәч, өйдәге салкынчарак урынга куярга тырышам. Тик анда бик салкын булырга тиеш түгел».

Кама Тамагыннан Равия Хөсәенова помидорларын ничек кенә саклап карамаган да, алардан нәрсә генә ясамаган! «Коры көнне помидорны сабагы белән йолкып алып, элеп куям. Пешә бара, шуннан өзеп ашый торабыз. Гадәттә, үзебезнең мунча чоланына элеп куям: анда караңгырак та, һава температурасы да яхшы гына, артык салкын түгел. Калганын төрле тартмаларга салып куябыз инде. Салатлар ясыйбыз, тозлыйбыз. Инде ничәнче ел рәттән томат согын үзем ясыйм. Өйдәгеләр бик яратып эчәләр», — дип сөйләде ул.

Томат согы

Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Гөлия Хафизова да помидорлардан томат согы ясый. Аның рецепты болайрак: помидорны турап, калын төпле кәстрүлгә салып, әкрен утта җылытырга һәм тукмак белән төяргә кирәк. Бу ысул килешмәсә, иттарткычтан чыгарырга яисә блендер белән вакларга да була. Изелгән помидорны орлыклары үтмәслек иләктән яхшылап сөзәргә. Килеп чыккан томат согын үлчәп, кайнатырга куярга кирәк. 1 литр сокка 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз һәм борыч салып, 5-6 минут кайнатып алырга. Кайнаган вакытта чыккан күбекне җыяга кирәк. Аннары стерилизацияләнгән банкаларга ябып куясы гына кала.

Бу рецепт белән эшләнгән томат согы бик тәмле була икән. Кибетнеке бер якта торсын! Томат согы кан басымын нормальләштерә, холестеринны һәм тромблар барлыкка килү куркынычын киметә дип санала.

Кипкән помидорлар

Казаннан Ландыш ханым помидорны итальяннарча ясап ашарга ярата икән. «Кечкенә помидорларны киптереп, зәйтүн маена салып куям мин. Болай итеп, гадәттә, итальяннар ашый. Аны пасталарга да салалар, брускетталар (сарымсак белән уылган, җылы, кетердәп торган ипи телеме) ясаганда да кулланырга була. Кечерәк помидорларны урталай ярып, өстенә әзрәк тоз-борыч, туралган сарымсак һәм зәйтүн мае сибеп, 90-100 градуста берничә сәгать киптерергә кирәк. Кем нинди тәм ярата, шул тәмләткечләрне помидор өстенә сибәргә мөмкин. Газ миченең ишеген әзрәк ачык калдырырга кирәк. Кипкән помидорларны җыеп, банкага тутырырга һәм күмелгәнче зәйтүн мае салып, суыткычта сакларга кушыла», — дип өйрәтте Ландыш.

Помидордан кайнатма

Бүгенге көндә помидордан кайнатма ясаучыларны да очратырга була. Аны помидорның физалис дигән төреннән кайнаталар икән. Физалис — Мексика томаты, шулай ук пасленчалылар рәтенә карый, помидорның «туганы».

Казан шәһәрендә яшәүче Мария ханым кайнатманы менә болай ясаган: «Башта ярты стакан су һәм 900-1000 г шикәр комы белән сироп ясала. 1 кг физалисны һәрберсен ике яктан тишеп чыгарга кирәк. Кайнап торган сиропка физалисны салып, кайнап чыкканчы тотарга һәм аннары сүндереп куярга. Шулай итеп тагын 3 тапкыр кабатлаганнан соң кайнатма әзер була. Җимешләре таралып китми, матур булып кала», — диде ул.

Ул сәер помидор быел минем бакчада да үсте. Кайнатма ясап карарга кирәк булыр инде, күп кеше мактады.

Кетчуп

Помидордан кетчуп:

Кирәкле ингредиентлар: 3 кг помидор, 1 кг алма, 0,5 кг суган, 0,5 кг баллы борыч. Барысын бергә иттарткычтан чыгарып, 2 сәгать пешерергә кирәк. Аннары иләктән сөзәргә һәм 6 чәй кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 100 г уксус, 1 чәй кашыгы дарчин (корица), 1 чәй кашыгы әче борыч салып, 10-15 минут пешереп алырга кирәк. Шуннан соң кетчупны банкаларга тутырып сакларга мөмкин.

Үз согында әзерләнгән помидорлар:

Помидорларга кайнар су коеп, кабыгын салдырып, стерилизацияләнгән банкаларга тутырырга. Калган помидорларны иттарткычтан чыгарырга кирәк. Ул 3 л булырга тиеш. Шуңа 3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус салып, кайнатып чыгарырга һәм помидор тутырылган банкаларга агызырга. Банкаларны сулы кәстрүлгә куеп, 10-15 минут кайнатып алырга һәм ябарга кирәк. Теләгән кеше борыч һәм сарымсак та өсти ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100