Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма коймагы, гәрәбә кайнатмасы, как һәм желе - алмадан иң тәмле рецептлар

Көннәр көзгә авыша, бакчада алмалар кызара, өлгерә. Кышка хәтле алманы ничек сакларга һәм аннан нәрсәләр ясарга була — шушы сорауларга җавап «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Алма коймагы, гәрәбә кайнатмасы, как һәм желе - алмадан иң тәмле рецептлар

Быел алма күп. Һәр кеше кыш өчен ничектер шул сусыл алмаларны саклау җаен күрә. Кемдер җыеп тутырып сакларга тырыша, берәүләр компот яба, кайнатма ясый.

Алма коймагы

Чәй эчәр өчен алмадан бик тәмле коймак та пешереп була. Моның өчен бары урта зурлыктагы 2 алма, 1 йомырка, 1-2 аш кашыгы көрпә (отруби) яки манный ярмасы кирәк булачак. Әчкелт алма булса, тәменчә шикәр комы да өстәргә мөмкин. Алманы угычтан уып, өстенә калган ингредиентларны салып болгаткач, берничә минутка камырны ял итәргә калдырырга кирәк. Соңыннан майлы табага салып, һәр ягыннан әзрәк кызарганчы кыздырып алырга.

«Гәрәбәле алма» кайнатмасы

Буа районы Черки Килдураз авылында яшәүче Эльвира Хәсәнова алмаларны Яңа елга кадәр саклау серләре белән бүлеште. «Алманы бәрмичә, әкрен генә җыярга кирәк. Без, гадәттә, озын таякка буш пластик шешәләрне кисеп беркетеп, үзебез җайланма ясыйбыз да шуның белән җыябыз. Аннары һәрберсен аерым кәгазьгә төреп, салкынча урында — веранда кебек җирдә саклыйбыз. Анда салкын да, артык эссе дә булмасын һәм һава алмашы да булырга тиеш. Шулай иткәндә алма озак тора. Дөрес, ул әле аның сортына да карый. Җәйге алмаларны нишләтсәң дә озак саклап булмый. Үткән елны сакларга куйган көзге, кышкы сорт алмаларын әле Яңа елдан соң да ашадык», — дип сөйләде ул.

Эльвира апа бик тәмле «Гәрәбәле алма» дигән кайнатма рецепты да бирде. Бу кайнатмада алма кисәкләре пешеп таралмый, ә аерым-аерым матур булып тора һәм төсе дә чын гәрәбәне хәтерләтә икән.

«Алманы турап, содалы суда тотарга кирәк. 5 л суга 2-3 аш кашыгы сода салырга һәм шунда туралган алманы 4-5 сәгатькә салып куябыз. Төнгә калдырырга да була. Алманы сөзеп алгач, 1:1 нисбәтеннән шикәр комы салып, тагын берничә сәгать, алманың согы чыкканчы тотарга киңәш итәм. Әгәр алма корырак булса, мин әзрәк су да салам. 15 минут кайнатканнан соң, сүндереп суытыгыз. Һәм тагын 2-3 тапкыр шулай кайнатып алырга кирәк булачак», — диде Эльвира Хәсәнова.

Кара миләш кайнатмасын ясап, алманыкы белән бергә кушкан очракта, ул файдалырак һәм тәмлерәк була икән. Алма белән кара миләшне бергә кушып та кайнатырга мөмкин.

Кара миләш кайнатмасы болай ясала: 1 кг кара миләшкә 1 кг шикәр комы һәм 100 г су салып, берничә тапкыр әз-әз генә кайнатып алырга.

«Алманы бик сак җыярга кирәк»

Кама Тамагы районы Казиле авылында яшәүче Роза Маннапова алманы төрлечә саклап караган. «Бер елны без даруханәдә сатыла торган парафинны сатып алып, эреттек тә шуңа алманы сабагыннан тотып, берәм-берәм манып алып, тартмаларга тездек. Шулай сакладык. Торганы торды инде, черекләре дә булды. Мәшәкате күп булса да, алмабыз бик яхшы сакланды дип мактанып әйтә алмыйм. Алма яхшы саклансын өчен аңа температураның да бер төрле генә булуы шарт», — диде Роза апа.

Теләче районыннан Алисә Әгъзәмова элек алманы пычкы чүбенә күмеп саклый торган булган. «Алманы берәм-берәм, матурын, кортсызын гына җыеп, тартмаларга, пычкы чүбенә тутырып, базга төшереп куя идек. Декабрьләргә кадәр шулай саклана иде», — ди Алисә.

Шул ук авылда яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе алманы печән арасында саклый. «Без алманы берәм-берәм сак кына җыеп, кәгазь тартмаларга тутырабыз. Аннары аларны зур агач әрҗәгә салып, печән арасына күмеп куябыз. Өстенә калынрак келәмнәр ябып калдырабыз. 30 градуслык салкыннар башланганда верандага алып керү җаен карыйбыз, чөнки һава температурасы 30дан да түбән булганда алма өши. Узган елны алма күп булды. Аның өчен бер суыткычны бушатып, шуның киштәләренә алма тезеп чыктык. Апрельгә кадәр торды. Дөрес, бераз шиңгәнрәкләре дә чыкты. Каклар да коябыз алмадан, турап туңдыргычка да тутырабыз. Алай да бик яхшы, тәмле була.

Оныкларның иң яраткан ризыгы — кәбестә белән тозланган алма. Моны инде көннәр салкынайткач эшлим, гадәттә. Башта алма тезәсең, өстенә тозлы кәбестә, аннан тагын алма — шулай чиратлаштырып, тыгызлап эшләп, салкын урынга томалап куярга кирәк. Бу ысул белән катырак, соңгы сорт алмаларны эшләү яхшы булачак», — дип бөтен белгәнен сөйләде Фирдания апа. Һәм үзенең иң тәмле рецептын да бирде:

Алмаларны юып, түгәрәк килеш калдырырга, ямьсез җирләрен генә кисеп атарга. Кәстрүлгә 2 л чамасы су, 500 г шикәр комы салып, шул кайнап торган баллы суда алмаларны 1-2 минут кына әйләндереп пешереп алырга һәм банкаларга тутырырга кирәк. 3 л суга 650 г шикәр комы салып, кайнатылган сиропны тутырып, ябып куярга.

Пирог эченә дип туралган алманы да шул ук ысул белән пешереп алып, туңдыргычта сакларга була.

«Алмадан желе да, как та ясап була»

Казаннан Лира Ибраһимова алмадан как ясарга өйрәтте. «Алмаларны турап (үзәген алсаң да, алмасаң да ярый), кәстрүлгә салып, әкрен утта пешерергә кирәк. Көймәсен өчен әзрәк су да салырга була. Аннан төеп, иләк аркылы чыгарабыз. Шуннан табаны әз генә үсемлек мае белән майлап, изелгән алманы юка гына итеп сылыйбыз. Таба диаметрындагы кәстрүлгә су салып, утка куябыз һәм шуның өстенә табаны утыртабыз. Ул шулай кайнар су парында көймичә, әйбәт кенә пешә. Как катып киткәнче алып, рулет итеп төрәм дә, пакетка салып, суыткычта куям. Шунда саклыйм. Пешерү өчен кулланыла торган кәгазьгә төреп, коры урында шкафта да сакларга ярый. Газ мичендә кибә-кибә каралып китә. Миңа бу ысул күбрәк ошый».

Казаннан Рәзинә ханым алмадан бик тәмле желе ясый белә. «Бер чиләк алманы турап, изелгәнче пешерергә. Аннары берничә кат марляга төелгән алманы салып, саркытырга элеп куярга кирәк. Бу эш озак вакытны ала, шуңа төнгә элеп кую яхшы. Саркып чыккан 1 л алма согына 900 г шикәр комы салып, 40 минут кайнатырга. Өстенә җыелган күбекне җыеп алыгыз. Шуннан стерильләштерелгән банкаларга салып, ябып куегыз. Чәй эчәр өчен менә дигән тәмле алма желесы килеп чыга», — дип сөйләде Рәзинә апа.

Бакчачы киңәшләре

Кама Тамагы Олы Карамал авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Нияз Әскәров алма саклау буенча үзенең киңәшләрен бирде. «Хәзер алма саклыйм дип, мәшәкатьләнәме икән халык? Кирәген кибеттән генә барып аладыр. Алманың көзге сортлары Яңа елга кадәр тора ала, кышкы сортларын март айларына кадәр сакларга була. Коры салкын көнне бәрмичә җыярга кирәк аны. Саклау өчен бер үк төрле салкынча температура булган махсус урын булырга тиеш. Агач тартмага рәтләп, алма белән арыш саламын чиратлаштырып тутырып, базга яисә идән астына төшерә идек. Кемнәрдер өшемәслек итеп томалап, түбәгә дә менгезеп куялар. Элек шулай ук алманы зуррак савытларга салам белән тутырып, тозлап та куялар иде. Хәзер алай эшләүчеләр калмагандыр инде», — диде Нияз абый.

Алманы саклаганда истә тотарга тиешле кагыйдәләр:

  1. Алманы коры көндә җыярга кирәк.
  2. Җыйганда бер-берсенә, чиләккә бәрмәскә, сак булырга.
  3. Бары тик яхшы кортсыз алмаларны гына саклап була.
  4. Көзге сортлар Яңа елга кадәр тора ала, кышкылары — март аена кадәр.
  5. Алма торган урында температураның салкынча һәм бөр төрле булуы мөһим.

Кем алма тозлый белә?

Шыгырдап торган тозлы алма турында күбесе белми, кайберәүләр оныткан. «Кечкенә чакта әби тозлый иде шул алманы», — дип искә төшерүчеләр дә бармак белән санарлык кына булды.

Алма киптерүчеләр дә хәзер сирәк күренеш икән. Күп кеше катыра. Элек алманы махсус юкарак итеп турый идек тә, чатырдап торган кояш астына, калай түбәгә салып киптерә идек. Кичләрен җыясың, иртән яңадан алып чыгып бушатасың — алма кипкәнче шулай. Кыш көне бу кипкән алманы пешереп, пирог өчен эчлек итеп кулланырга була. Компот өчен дә бик яхшы.

«Алма пеш, авызыма төш», - дип көтеп ятмасаң гына барысы да була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100