Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәен бакчада ниләр эшләргә: бакчачыларга киңәшләр

Бакчачыларның урак өсте башланды. Бакчада казынырга яратучыларга эш җитәрлек. Нәрсәне кайчан утыртырга, нәрсә белән ашларга, ничек кисәргә? Бакчачылар өчен төп киңәшләр Sntat материалында.

news_top_970_100
Җәен бакчада ниләр эшләргә: бакчачыларга киңәшләр
pixabay.com/ru

Май

Язын корткыч бөҗәкләргә каршы ничек көрәшергә?

Алтын корсаклы күбәләк (златогузка) һәм дүләнә күбәләге (боярышница) кебек корткычлар корып бөрешкән яфракларда оялый. Шуңа күрә агачта калган яфракларны өзеп чыгарга кирәк. Ә карышлавык һәм яфрак төргеч күбәләкләрдән (пяденица, листоверка) котылырга гәрчич эремәсе ярдәм итә. Бакча җиләге чәчәк атканчы, аңа йод эремәсе сибәргә кирәк, бу гөмбәчек авыруын бетерә.

Агачларны нәрсә белән ашларга һәм органиканы ничек әзерләргә?

Май аенда җимеш агачларын азот, калий һәм фосфор белән ашлыйлар. Шушы ук вакытта чүп үләннәре, чабылган үләннән, ризык калдыкларыннан әзерләнгән компостны да сала башлыйлар. Чимал төрлерәк булган саен тизрәк таркала. Компонентларны бутарга һәм пленка яки 5 см биеклектә туфрак белән капларга кирәк.

Бәрәңгене ничәсенә кадәр утыртырга була?

Бәрәңгене 10 июньгә кадәр утыртырга була. Майда шулай ук ак кәчәнле кәбестә һәм чәчәк кәбестә утырталар, кишер, чөгендер, борчак, кузаклылар, кара суган чәчәләр. Яңа агачларны гадәттә кар эрүгә үк утырталар, әмма теоретик яктан караганда, моны көзгә кадәр эшләргә була.

Шулай ук майда күпьеллык дару үләннәрен җыю турында да онытмаска кирәк.

Июнь

Июньдәге кыраулар куркынычмы?

5 июньнән соң урта полосада кыраулар төшми, томат, борыч һәм баклажан үсентеләрен ачык туфракка күчереп утыртырга була. Җылы һава ярата торган кыяр, ташкабак, кабак, фасоль һәм кукуруза орлыкларын июньнең беренче яртысында чәчү яхшырак.

Кайчан су сибәргә?

Яшелчәләргә көндез су сибәргә ярамый: җылынган туфракта аларның тамырлары салкын судан стресс кичерәчәк. Ә кичен су сибү һәм төнге салкын гөмбәчек авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Туфрак дымны югалтмасын өчен түтәлләргә мульча буларак яшел үлән, печән, яфраклы агачларның опликасын җәяргә киңәш ителә. Су сипкәннән соң кибеп калган туфрак үсемлекләрнең дымын суыра һәм аларга кислород җитми башлый, шуңа күрә туфракны йомшартып торырга кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар җәй башында кишерне сирәкли. Майда күчереп утырткан помидор куакларының як-яктагы үрентеләрен кисеп ташларга кирәк. Июнь уртасында карлыганны сыер һәм тавык тизәге белән ашларга була. Бакча җиләген уңышны җыеп ике атна узгач ашлыйлар. Ә органик ашламалар тамырларны яндырмасын өчен, бер тәүлек кала түтәлләргә су сибеп чыгарга кирәк. Җыеп алынган редиска һәм салат урынына борчак яки яшел тәмләткеч үләннәр чәчеп куярга мөмкин.

Июль 

Июльдә карбыз ботагының як-якларындагы үрентеләрен өзеп ташларга, ә кавынның 5-6 яфрактан соң килә торган төп үрелмә сабагын кисәргә, кырыйдагы сабакларын кыскартырга кирәк. Һәр үсемлектә 5-6 җимеш калдырырга. Помидорларның кырыйдагы үрентеләрен һәм озын булып үсә торган үсемлекләрнең ботакларының өстен кисәргә була, шулай ук астагы барлык яфракларны да өзәргә кирәк.

Җәй уртасында карлыган, крыжовник, сырганак, зелпе, кизил һәм барлык декоратив куакларның ботакларын кисеп тамырландырырга була. Алмагачның алмалары күп булган ботаклары астына махсус терәүләр куярга була.

Җиләк-җимешләрне кайчан ашларга?

Июль аенда, җимешләре өлгерә башлагач, сливаны ашларга кирәк. Алманың соң өлгерә торган сортларын җәй уртасында фосфор һәм калий белән ашлау файдалы. Һәр куакның төбенә бер көрәк ашлама сибү җимешләрне корткычлардан саклаячак. 10 миллилитр йодны 10 литр суда болгатып сибү кара карлыганны ончыл чыктан саклаячак.

Яшелчәләрне нәрсә белән дәваларга?

Июль ахырында яшелчә-җимешләрдә черек барлыкка килмәсен өчен борыч, томатны марганцовка эремәсе, көл белән эшкәртергә, үсемлекләргә кальций селитрасы эремәсе сибәргә кирәк. Кыярларны пәрәвез талпанына каршы «Фитоверм» биопрепараты белән эшкәртергә була. Кәбестәләрне яшелчә чебененнән, ак күбәләктән саклау өчен кәчәннәрне лутрасил белән эшкәртергә кирәк. Бәрәңгене фитофторадан саклау өчен составында бакыр булган теләсә нинди препарат сиптерергә мөмкин.

Август 

Кыяр һәм ташкабакның «гомерен» ничек озайтырга?

Августта виноград һәм томат ботакларының өстен, кабакның вак җимшәннәрен кисәргә кирәк — болай иткәндә үсеп килгән җимешләр тизрәк өлгерәчәк. Кыярларны ашлауны һәм сугаруны дәвам иткәндә аларның уңыш бирүе дәвамлырак булачак. Шулай ук ташкабакка, патиссонга, чөгендергә су сибәргә, соң өлгерә торган кәбестәләрне ашларга кирәк. Редиска һәм яшел үләннәр чәчсәгез, алар салкыннарга кадәр өлгереп җитәчәк әле.

Үрентеләрне, ботакларны ничек кисәргә?

Тамырдан чыккан яшь үрентене корыган һәм авыру ботакларны кискән кебек үк кисеп ташларга кирәк. Бу вакытта кура җиләге ботакларын җир белән тигезләп диярлек кисәләр. Август ае коры булганда агачларны сугаруны һәм ашлауны да дәвам итәргә була. Иртә өлгерә торган сортларны уңыш җыеп ике атна узгач ашларга мөмкин.

Бәрәңгене кайчан алырга һәм бакча җиләген кайчан кисәргә?

20 августка кадәр бәрәңгене алырга кирәк. Шушы вакытта суган һәм сарымсак та җыялар һәм аларны кышкы саклауга куялар.

Шулай ук бакча җиләгенең яңа үсентеләрен дә утыртырга була. Әгәр уңышны җыеп алганнан соң искеләрен кисеп ташламагансыз икән, моны августта эшләргә була. Рәт араларындагы туфракны йомшартырга һәм ашламалар сибәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100