«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле, ах, тәмле...» - Бәрәңгене ничек сакларга?

Бәрәңге - икенче икмәгебез. Күпләр инде үткән атнада бәрәңге бакчаларын кап-кара итеп калдырып килгәндер. Халык бәрәңгене ничек ала, саклый, белгеч нинди киңәш бирә — барысы хакында да тулырак «Интертат» язмасында.

«Бер як та юк сине яратмаган,

Беркем дә юк сине сөймәгән,

Йодрык кадәрле.

Йомры гәүдәле,

Ак тәнле,

Ах, тәмле,

Бигрәк тәмле бәрәңге!» — дип җырлыйлар бәрәңге турында.

«Быел уңыш сөендерә»

Казанда яшәүче Алсу Чалмаева узган атнада гаиләсе белән бәрәңге алган.

«Без Марий Элга, Советский дигән шәһәр тибындагы бистәгә кайтып йөрибез. Шунда бакчабыз бар. Барысын да кул белән эшлибез: казуын да, утыртуын, алуын да. Көз көне бәрәңгене алгач, гәрчич утыртып калдырабыз. Яз көне җирне казыганда известь сиптек, проволочник дигәннән булыша. Биш катлы күп фатирлы йортыбызда подвал бар, бәрәңгене кыш көне шунда саклыйбыз», — диде ул.

Аксубай районы, Иске Кыязлы авылында яшәүче Зөлфирә Фатыйхова болай диде: «Үзебез туып-үскән җирдә тормасак та, әти-әни янына кунакка еш кайтабыз. Әле менә бакча эшләрен бетереп килдек. Бәрәңге сезоны бит. Башка якларны белмим, әмма бездә бәрәңгене кул белән утыртып, кул белән алыш. Бәрәңге быел бик уңды, Аллаһка шөкер. Икенче елга утыртасы бәрәңгене базга төшерәбез, ә ашарга дигәннең яртысын базга, хәзер ашарга дигәнен бер сарайга салып торабыз. Вак-төяген малларга ашатабыз. Язын баздан чыккан бәрәңгедән дә тәмлерәк әйбер юк минем өчен. Көзге муллыкны әйбәтләп кенә җыеп алдык, исән-сау, рәхәтен күреп ашарга язсын һәммәбезгә дә», — диде Зөлфирә. 

Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Тәүхидә апа Иксанованың да балалары бәрәңге алышырга кайткан. «Быел бәрәңге яхшы булды. Җыйганда ук вагын, эресен аерым җыябыз да сарайга салып торабыз. Көннәр суыта башлагач, чәчүлеккә һәм ашарга дигәнне дә идән астына салып куябыз. Череми, бик яхшы саклана. Вагын терлекләргә ашатабыз», — диде Тәүхидә апа.

«Артык вак бәрәңге утыртмагыз»

Бәрәңге буенча бөтен кызыксындырган сораулар белән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге мөдире, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевскига мөрәҗәгать иттек:

Август аенда яңгырлар яуды бит, шуның аркасында фитофтороз авыруы барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракларда махсус препаратлар белән бәрәңге сабакларын яки аны чабып алганнан соң җирне эшкәртергә була.

Бәрәңгенең өстен чапканнан соң атна-ун көн шул килеш тотарга кирәк. Болай иткәндә аның кабыгы калыная, өлгерә. Бәрәңгене казыгач яисә буразналарын сызгач, көн яхшы булса, әзрәк кояш нурларында кәкшетеп алу да яхшы. Алгач ук базга салырга киңәш итмәс идем. Һава температурасы 15 градустан да ким булмаган, яхшы җилләтелә һәм кояш нурлары керми торган бер урынга салып торырга кирәк. Ике атна — бер ай алай киптереп алу бәрәңге өчен яхшы булачак. Үткән атнадагы кояшлы көннәрдә алынган уңышны октябрь урталарына кадәр шулай тотарга була әле. Болай иткәндә чери башлаган яки башка төрле бозылган урыннары булган бәрәңгеләр күренәчәк. Бер генә бәрәңге чересә дә, янындагы якынча 20гә кадәр бәрәңгене зарарлый ала ул.

Чәчүлеккә дигәнен хәзер үк аерган кешеләргә мондый киңәш бирер идем. Җылы, кояшлы көннәрдә, әле кыраулар төшкәнче, чәчүлек бәрәңгесен берничә көн кояш астында киптереп алыгыз. Бу очракта ул яхшы сакланачак. Әзрәк яшелләнеп китсә дә ярый. Әлбәттә, ашарга дигәнен болай озак кояш астында тотарга ярамый, яраксыз хәлгә киләчәк.

Чәчүлек өчен матур, дөрес формадагы, уртача 4-7 см зурлыктагы бәрәңгене сайлыйлар, гадәттә. Артык зурларын күзләрен саклап калып киссәң дә була. Бик вак бәрәңгене орлыкка калдырмыйлар, чөнки андые ниндидер авырудан үсмәгән булырга мөмкин. Аның икенче елга уңышы яхшы булмаячак.

Бәрәңгенең ярмалылы булу-булмавы аның сортына бәйле. Әгәр җәй дымлы, яңгырлар күп икән, бәрәңгедәге коры матдә күләме азрак була. Ул кышка таба тагын да тәмлеләнәчәк, чөнки бу вакытка үзенең дымын күпмедер күләмдә югалта. Әгәр җәй коры булса, бәрәңгедәге коры матдә күләме күбрәк — тәме дә яхшырак. Бу тагын җирнең ни дәрәҗәдә әзер булуыннан да тора бит. Болар бөтенесе бергә бәрәңгенең тәменә йогынты ясый.

Билгеле бер сорт бәрәңгене утыртыгыз, аның уңышы күбрәк була, дип әйтеп булмый. Иң төп кыса — дым җитмәү. Бәрәңге 80% ка судан тора. Аңа үсәр өчен су кирәк. Әгәр бәрәңгегә дым җитә икән, уңыш та куанырлык булачак, — диде Зенон Сташевски.

Бәрәңге чәчкәсен өзәргә кирәкме?

Бәрәңге чәчәк атканда кайберәүләр аны өзәргә киңәш итә. Имеш, шулай итсәң, бәрәңге уңышы мулдан булачак.

Бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар, әлеге ысулны кулланырга ярый, - диде Зенон Сташевски. - Әмма бәрәңге чәчәген өзеп кенә мул уңыш алып булмый. Җир яхшы эшкәртелгән, ашламасы кертелгән һәм дым җитәрлек күләмдә икән, шул очракта гына чәчәген өзү уңыш күләмен күпмедер дәрәҗәдә арттырырга мөмкин. Аннары, бик мәшәкатьле эш бит бу. Кирәкме икән алай интегү?

Кайсы тәмлерәк: агымы, сарысымы?

Бәрәңге алуның вакыты үзгәрү сортка бәйле. Элегрәк күпчелек очракта соң өлгерә торган сортларга өстенлек бирелде, шуңа аны сентябрьдә генә алалар иде. Хәзер исә август ахырында да алалар, чөнки иртә өлгерә торган сортлар утврталар. Соң өлгерә торган бәрәңге юк диярлек.

Ак һәм сары бәрәңге көрәшендә дә сарының җиңеп чыгуы күренә. Сары бәрәңгедә файдалы антиоксидантлар күбрәк дигән фикер яши. Аннары, монда психологик момент та күзгә чалына. Пешкәч, ак бәрәңге берникадәр вакыттан соң әзрәк соры төскә керә, каралып китә. Ә сарысы алай түгел. Карап торышка ук матур, күңелгә ятышлы. Башта сары бәрәңгене кабул итәргә теләмәгәннәр иде. Хәзер, киресенчә, акны табып булмый.

Уңыш турында кайгырткан кеше җир турында да уйларга тиеш. Чөнки җиргә тиешле ашламасы да, ялы да кирәк. Югыйсә, җирдә төрле авырулар җыелырга мөмкин. Туфракны ял иттерү өчен, башка төр культура утыртырга була. Көзен гәрчич чәчеп калдыру да яхшы. Арыш чәчеп, икенче елга кадәр, башакланганчы үстерергә дә була. 

Башта җирдә дым әйбәт иде быел — бәрәңге яхшы тишелде. Тик аннары озак яңгырлар яумый торды, үсеш әкренәйде. Соңыннан көчле яңгырлар булып, кайбер җирләрдә артыкка да китте. Быелгы һава торышы мул уңыш өчен яхшы булды, — диде Зенон Сташевски.