Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы эшләр башкарабыз: «Бакчаны яхшырак карасагыз, уңыш та мулрак булачак»

Күпчелек халык карантинда өендә утыра. Әмма бакчалары булган кешеләр дә бар. Язгы эшләрне нәрсәдән башларга? Нәрсә чәчәргә ярый, ә нәрсәне кичектереп торырга? Бу сорауларга Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Александр Абрамов җавап бирде.

news_top_970_100
Язгы эшләр башкарабыз: «Бакчаны яхшырак карасагыз, уңыш та мулрак булачак»
Владимир Васильев

Без Ферма-2 ягындагы Казан дәүләт аграр университеты бакчасында. Биредә студентлар җимеш үстерү, агрохимия, туфрак белеме дисциплиналарыннан практика уза. Александр Абрамов әйтүенчә, төп максат — шәкертләргә үсемлекләр белән ничек эшләргә кирәклеген аңлату. Бакчадагы алмагачларга да якынча 55 ел икән, шуннан чыгып бакчаның иске булуын чамаларга мөмкин.

«Быел бакчабызны яңартырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Иске типтагы экстенсив бакча, кечкенә агачлар бакчасын булдырасыбыз килә. Фермерлар, студентлар өчен заманча технологияләр ярдәмендә җитештерү буенча тәҗрибә үтү мөмкинлеген планлаштырабыз», — дип уртаклашты Абрамов. Зур бакчаның хуҗасы миңа язгы эшләр турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Чистарту һәм эшкәртү эшләре

Александр Геннадьевич, хәзерге вакытта нинди язгы эшләр башкарырга кирәк?

Апрель вакытында бакчада иң элек җимеш бирә торган агачларны карарга кирәк. Авыру, сынган һәм корыган ботакларны кисеп алабыз.

Алга таба үсемлекләрне саклау чараларын күрәбез. Агачларны авырулардан, зыян салучылардан эшкәртү мөһим. Киң таралган препарат дип без бу очракта бордос сыекчасын атый алабыз. Беренче тапкыр эшкәрткәндә, ягъни бөре ачылганчы өч процентлысын кулланырга киңәш ителә. Бөре ачылгач, әлеге процедураны кабатларга да мөмкин, әмма бер процентлы концентрациядә генә. Корткычларга каршы эшкәртеп алыгыз. Актара, профилактин кебек препаратларны куллана аласыз.

Алмагач, слива, грушалар турында сүз алып барганда, аларны өстәмә тукландырырга кирәк, ашлама сибәбез, тырма белән төпләрен йомшартабыз. Аерым очракта агач тирәли кечкенә чокырлар казып, органик һәм минераль ашламаларны шунда да сала алабыз. Ашламаның төрләре күп, конкрет берсен аерып әйтәсем килми. Кибетләрдә җаның кайсын тели, шунысын таба аласың.

Икенче фаза — бөре ачыла башлау вакыты. Чәчәк атар алдыннан эшкәртеп алу кирәк гамәл булып санала. Шулай ук чәчәк атканнан соң да җимеш күбәләге корты, алма корты һ.б. корткычларга каршы эшкәртеп алырга онытмагыз. Алга таба үсемлекнең авыру-авырмавыннан чыгып эш итәбез.

Бакчаны чүптән, иске яфраклардан арындыруга да игьтибар бирү сорала. Авыру ботакларны җыябыз, мөмкин булган һәм рөхсәт ителгән очракта яндырабыз. Әмма аларны бакчадан ераккарак алып куярга кирәк, чөнки шушы авыру ботакларда авырулар кала, корткычлар кышлый.

Декоратив үсемлекләр турында

Үлән, төрле декоратив үсемлекләр үстерергә яратучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Күп кешенең бакчасында үлән чәчелгән. Коры үләнне дә шулай ук тырмалыйбыз, чүп-чардан арындырабыз, чөнки ул кислород белән тәэмин ителергә тиеш. Үлән бераз үскәч, чабып алабыз, чүп үләннәренә каршы гербицидлар (лонтрел һ.б. химик препаратлар) кулланабыз. Алга таба да кирәгенчә эшкәртеп торабыз.

Күбесе виноград үстерә. «Казанская Лоза» дигән клуб, зур булмаган фермер хуҗалыклары да бар. Хәзерге вакытта кышлыктан соң виноградларны акрынлап ачарга керешәләр. Виноградны ачкач, җилләтеп һәм киптереп алабыз, кирәк булган очракта авыруларга каршы профилактика ясыйбыз, шпалерга бәйләп куябыз.

Бакчачылар декоратив үсемлекләр дә утырта. Әйтик, туя агачы. Еш кына аларны да кышлыкка каплап куялар. Март–апрель айларында туя агачларын ачсак та була, әмма моны һава торышына карап эшлибез. Яңгырлы, болытлы көнне ачу сорала, чөнки җир җылынып бетмәгән, үсемлекнең тамырлары дымны тартмый, кояш нурларыннан зыян килергә мөмкин. Туяларны язын яисә көзен чистартырга онытмагыз. Иң гади ысул — тузан суырткычы белән чистарту. Кул белән дә чистарта аласыз, әмма озакка китәчәк. Бу процедура авырулардан саклау өчен мөһим.

Барбарис, спирея кебек декоратив үсемлекләр үстерүчеләр игътибарына: иртә чәчәк ата торган булса, чәчәк атканнан соң - май урталарында кисәбез, соң чәчәк атса, хәзер кисәргә була. Кагыйдә буларак, спирея шар сыман формалаша.

«Рассаданы бакчага 10 июньнән соң чыгарып утыртыгыз»

Рассаданы нишләтергә?

Помидор, баклажан, болгар борычына килгәндә, аларны бакчага 10 июньнән соң чыгарып утыртырга киңәш итәм. Февральдә борыч һәм баклажан, мартта помидор чәчәбез. Өч-дүрт яфрагы чыккан үсентеләрне күчереп утыртсак була. Тартмадан казып алабыз да тамырын кыскартабыз, аерым чүлмәккә күчерәбез.

Күбебез рассадаларны өендә тәрәзә төбенә утырта, яктылык җитмәү сәбәпле, үсентеләр сузылып үсә башлый. Аның өчен махсус лампалар сатып алып була, шулай ук үсү процессын акрынайта торган препаратлар да бар. Химик препаратларны куллану мәсьәләсен бакчачылар үзләре хәл итә.

Бакчада парник бар икән, редиска яисә яшеллек чәчә аласыз, чөнки җир акрынлап җылына. Каты суыклар килсә, мөмкин булганча, җылыткыч кулланырга була. Җир тизрәк җылынсын өчен кайнар су сибеп чыга аласыз. Дезинфекция өчен иң кулай ысул — күкерт шашкасы кую. Ул барлык корткычларны, авыруларны үтерә. Туфрак белән башкача эш итәсе: яхшылап парландырырга кирәк (ә бу өйдәге шартларда мөмкин түгел), марганцовка яисә башка препарат сибеп чыгарга була.

«Розаларны пычкы чүбе белән капларга ярамый»

Виноградны караган кебек, розаны да җилләтеп алырга кирәк, авыру яисә туңган өлешләрен кисәбез. Күбесе иске алым белән розаларны кышкылыкка пычкы чүбе белән каплый, алай капларга ярамый. Йомычкы розага зыян гына сала, алар дым җыя, соңыннан ката. Розага инфекция йога. Иң яхшы саклау чарасы — коры материал, бернәрсә белән дә капламасагыз, бигрәк тә әйбәт. Розаларның күп сорты кышка чыдам. Аны ачканнан соң составында бакыр булган препарат (тимер яисә бакыр купоросы, бордос сыекчасы) белән эшкәртү хуплана. Яз-җәй айларында кибеттә сатылган препаратлар белән өстәмә тукландырып була. Розалар йомшартылган җирне ярата, еш су сибүне ошатмыйлар, бер куакка атнасына бер тапкыр ун литр чамасы сипсәң җитә.

Июльдән соң азотлы ашламаларны киметергә кирәк, чөнки үсемлекләр кышлыкка әзерләнә башлый, ә азот, киресенчә, үсәргә ярдәм итә. Үсемлекләрне вакытында әзерләмәсәгез, кышлый алмаячак.

«Зелпе — җимешләрдән иң беренче булып өлгерә»

Зелпене (жимолость) дә аерып әйтер идем. Ул һава торышы алмашынуына бик сизгер. Еш кына көзен әбиләр чуагы була, кинәт кенә җылытып куя. Үсемлекләр яфракларын төшереп, кышлыкка китеп, йокламакчы булалар. Шул вакытта зелпе чәчәк атарга бөреләнә башларга мөмкин. Монда инде без уңышны югалтачакбыз гына. Тәрбия әллә ни таләп ителми. Әмма ул җимешләрдән иң беренчесе булып өлгерә.

Нинди генә җиләк-җимешне алмагыз, серкәләнү булсын өчен, барысын да берничә сорт итеп утыртырга киңәш итәм.

Пикировка турында тулырак сөйләп үтсәгез иде.

Татарстан шартларында алмагач беренче җимешен өч елдан соң бирә. Бакчачыларны кисәтәсем килә, теләсә кайдан белер-белмәс үсентеләр алмагыз, ышанычлы урыннардан гына сатып алу рөхсәт ителә. Еш кына юлда сатып торалар, сезгә анда теләсә нәрсә сатып җибәрергә мөмкиннәр. Әйтик, груша урынына тупыл агачын. Мисал өчен, берничә ел элек бер танышыма «Кытай алмасы» үсентесен сатканнар иде. «Үсми дә, алма да бирми», — ди ул. Танышымның алмагачы кызыл яфраклы иде. Аңа ялганмаган алмагач сатканнар.

Груша һәм алмагачның Татарстанда яраклашкан сортлары нинди?

Груша сортлары: Кафедральная, Лада, Чижов, Августовская, Память Яковлева (көзге сорт).

Алмагач сортлары: Антоновка, Мәскәү грушовкасы, Кытай алмасы, Идел чибәре, Татар ренеты, Башкорт чибәре, Жигулевская һ.б. Көзге сортларны алырга бик киңәш итмим, чөнки кышлыкка әзерләнеп өлгермәскә мөмкиннәр. Әмма һәр сортны да белеп булмый, тәҗрибә кирәк.

«Окулировка июль-августта ясала»

Орлыктан үскән агачка ялганган алмагач яисә груша дүрт-алты метр биеклегендә йөз елга кадәр үсә ала. Кәрлә агач сатып алсагыз, үстерү дә мәшәкатьлерәк булачак, әмма утырту схемасын үзгәртә алабыз. Беренчеләрне алтыга дүрт метр аралыгында утыртсак, соңгыларында исә өч ярым метр калдыру да җитә. Кәрлә агачларны күбрәк утырта алабыз дигән сүз, алар 15-20 ел үсә. Аларның тамырлары нык булмый, 35 сантиметр тирәнлеккә кадәр генә җитә. Һәрвакыт су сибеп, тукландырып торырга кирәк.

Гаилә агачы дигән термин да еш телгә алына. Агачка өч-биш тапкыр төрле сорттан ялгап прививка ясаганны шулай әйтәләр. Прививка ясый белүчеләр шулай ук эксперимент ясап карый ала.

Әлеге грушага алты ел. Аңа өч төр груша сорты ялганган: «Потаповская», «Память Яковлева», «Сказочная». Мин аларны күпчелек бакчачылар кебек үк, камилләшкән окулировка ысулы белән ялгадым. Күргәнегезчә, монда һәр ботакта аерым ялгау. Агач ботагының беренче ярусы җирдән 60-70 сантиметр югарылыкта формалаша. Икенче ярус бер яисә ике ботактан тора. Беренче ярус белән икенчесе арасында якынча 50-60 сантиметр.

Шулай итеп, сирәкләнгән-яруслы ябалдаш (крона) формалаштырбыз, бу хакта интернеттан укып күбрәк белә аласыз. Ботак ялгаганда 45 градустан артыграк ара калдырырга тырышыгыз, кимрәк булса, ботаклар бер-берсенә комачаулаячак, нык тормаячак. Окулировка, гадәттә, июль урталарыннан алып август урталарына кадәрге арада ясала. Үсә торган бөре очлы башлы, ә җимеш бирә торганы эре башлы була.

Агачны төрле агачка ялгарга ярыймы?

Грушаны алмагачка ялгап булмый, грушаны грушага, ә алмагачны алмагачка ялгарга кирәк. Әгәр дә грушага ялгарга ботак булмаса, орлык чәчеп, груша үстереп карагыз һәм соңыннан ялгарсыз. Безнең шартларда миләш, камырлык агачы (боярышник), ирганы да ялгап була, әмма бөтен сортларын да түгел.

Ялгаган вакыттан соң алмагачларның биеклеген өч ярымнан алып дүрт ярымга кадәр, грушаларныкын дүрт-дүрт метр ярым биеклеккә кадәр җиткереп була. Агачны шуннан да югарырак үстерүнең мәгънәсе юк, җимешләрне җыю да, карау да уңайсыз.

Кызганыч, Татарстан җимеш агачлары үстерү ягыннан артта кала, бакчалы хуҗалыклар аз, күбесе таркалды. Әмма кызыксыну бар.

«Салкыннар 10 июньгә кадәр дәвам итәргә мөмкин»

Быел яз иртә килде. Салкыннар дәвам итәчәкме әле?

Салкыннар әле булачак. Татарстанда салкыннар 10 июньгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә виноградларны пленка яисә агроспан, геоспан һ.б. материаллар белән каплап куябыз. 10 июньнән соң аны тулысынча ачып куябыз.

Яз салкыннары үсемлекләргә зыян сала. Халык хәзер абрикос кебек агачлар да утырта башлады, алар иртә чәчәк ата. Әмма еш кына салкыннарга эләгә. Зур агачларны каплый алмыйбыз, ләкин үсемлекләрнең үсеш чорын суза алабыз. Бу очракта кышын карны тыгызлап тутырырга кирәк, шул рәвешле, чәчәк ату чоры сузылачак. Әгәр дә кар салырга өлгермәгән булсагыз, хәзерге вакытта учак ягарга була (законны бозу булмаса гына), яисә җылы су сибеп тора алабыз.

Бакчачыларга нинди киңәш бирер идегез?

Үсемлекләрегезне яратыгыз, алар белән аралашыгыз, кайгыртыгыз. Бакчаны яхшырак караган саен, уңыш та мулрак булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100