Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаражда мәхәббәт уйнаганнан соң, 15 яшьлек кыз үлгән

Егетне хөкем итәләр.

news_top_970_100
Гаражда мәхәббәт уйнаганнан соң, 15 яшьлек кыз үлгән
Пенза өлкәсендә 23 яшьлек егеткә карата 16 яшькә кадәрге кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән һәм аны ялгыш үтергән өчен ачылган җинаять эшен тикшерү тәмалануы турында Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, былтыр декабрьдә бу егет 15 яшьлек кыз белән гаражда булган. Егет, кызга 16 яшь тулмаганын белгән килеш, аның белән җенси мөнәсәбәткә кергән. Алар машинада утырган, җылыну өчен машина двигателе эшләп торган.

Ишеге ябык булу сәбәпле, гаражга ис тулган. Бераздан соң балигъ булмаган кыз ис тиеп, үлгән. Егет, гараждан чыгып, өенә керә алган. Аның туганы «ашыгыч ярдәм» чакырган. Килеп җиткән табиблар кыз балага ярдәм итә алмаган. Алар кызның үлемен раслаган.

Егеткә карата җинаять эше судка бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100