Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаражда бетон плитәләр ишелеп, бер бала үлгән, дүрт бала имгәнгән

Колхозның ташландык гаражларындагы фаҗигадә тагын бер балага урында медицина ярдәме күрсәткәннәр.

news_top_970_100
Гаражда бетон плитәләр ишелеп, бер бала үлгән, дүрт бала имгәнгән
Самара өлкәсендә колхозның ташландык гараж бинасында бетон плитәләр ишелеп төшкән. Бу вакытта биредә 11 дән 15 яшькә кадәрге балалар булган. Плитәләр астында калып, бер малай һәлак, агын дүрт бала имгәнгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Экстрен хезмәтләр вәкиле сүзләре буенча, остаханә бинасында ике тимер-бетон плитә ишелеп төшкән. Биш бала зыян күргән. 11 яшьлек малай урында үлгән, өчесен хастаханәгә озатканнар, тагын бер балага урында медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Соңрак РИА Новости Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100