Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гараж подвалында иске бәрәңге булган». Ике ир-ат черек бәрәңге исенә агуланып үлгән

news_top_970_100
«Гараж подвалында иске бәрәңге булган». Ике ир-ат черек бәрәңге исенә агуланып үлгән
Фото: https://t.me/su_skr25/1744, Приморье крае буенча Тикшерү идарәсе

Владивостокта 2 ир-ат черек яшелчәләрнең парлары белән агуланып үлгән. Фаҗига 26 сентябрьдә була. Первомайский районындагы гаражларның берсендә 2 ир-ат мәете табыла. Алар 1992 елда туган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр ителә.

Моны «коточкыч очраклы хәл» дип әйтәләр. Егетләр иске бәрәңге тора торган бинаны җыештырганда һәлак була.

Приморье прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атларны 21нче йорт янындагы гаражларның берсендә табалар. Вакыйганың ничек килеп чыкканын белгечләр ачыклаячак. Аларның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган.

«Фаҗига урынында специфик ис бар. Якынча белешмә буенча, ир-атлар черек бәрәңге парларына агуланган», – дигәннәр ведомствода. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота.

Мондый очраклар башка төбәкләрдә дә теркәлгән булган. Берничә ел элек Чиләбе өлкәсендә бер гаилә агуланып үлгән. 3 өлкән кеше һәм 1 үсмер дә баз җыештырмакчы була һәм үләләр.

Ул чакта биология фәннәре кандидаты комментарий биргән. «Бәрәңге чери торган бинада тиоллар, углекислый газ һәм метан җыела. Тиоллар – газсыман матдәләр, алар аксымнар таркалганда ясала, бик сасы ис чыгара. Кешеләр аны сизәр иде. Метан да гаиләне үтерә алмый. Ул һавадан җиңелрәк, базда җыела алмас иде. Гаилә иссез углекислый газ белән агулангандыр», – дигән биология фәннәре кандидаты Марина Болотская.

Приморьеда 2 ир-ат үлеменең чын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, гараж подвалында черек бәрәңге булган, кешеләр шуның парларыннан үлгән.

«Якынча ачыкланганча, подвалда черек бәрәңге булган, кешеләр үлеме аның парларыннан килеп чыккан», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100