Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гарасат вакытында Казанда агачлар машиналар өстенә төшкән, электр чыбыклары өзелгән - фото, видео

Халык социаль челтәрдә фото һәи видеолар урнаштыра. Алардан күренгәнчә, купкан көчле җил нәтиҗәсендә агачлар ауган, электр чыбыклары өзелгән. Нәтиҗәдә, шәһәрнең кайбер өлеше утсыз калган, ауган агачлар машиналарның юлын бүлгән. Урыны белән боз яуган районнар да бар.

news_top_970_100
Гарасат вакытында Казанда агачлар машиналар өстенә төшкән, электр чыбыклары өзелгән - фото, видео
Бүген, 30 майда, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитте. 

Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көчле давыл нәтиҗәсендә Бигичев урамында электр чыбыгы өзелгән.



Көчле җил нәтиҗәсендә агачлар да ауган. Социаль челтәрдә Рамил Исламов, Ленар Мифтахов урнаштырган фотолардан агачларның машина өстенә авуын күрергә була. 





М-7 трассасында зур "бөке" барлыкка килгән. Фотоны Тимур Соколов урнаштырган.



Көчле җил бернчә бина һәм төзелеш обьектларының өлешчә түбә, коймаларын алып ташлаган.





Теплицалар, йорт яны корылмалары да зыян күргән.





Казанда давыллы җил йорт түбәсен куптарган мизгел төшкән видео да чыкты. Якынча мәгълүматлар буенча, бу хәл шәһәр үзәгендә Сара Садыйкова урамында булган. Видеоязмада көчле җилнең төзелеп бетмәгән йорт түбәсен куптаруы күренә.


Тарпищев теннис академиясенең гөмбәзен җил алып атты.



Казанның Киров районында бик күп машиналар көчле җил нәтиҗәсендә зыян күргән.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100