Гарәпкә кияүгә чыгып, читтә яшәүче Гүзәл: «Әниләр кальян тартып утыра, аталар бала карый»
Чаллы кызы Гүзәл Галиева инде берничә ел Согуд Гарәбстанында яши, анда Ливан кешесендә кияүдә. Ул – фотограф һәм шәехләрнең затлы туйларын төшерә. Кыз «Челнинские известия»гә бу илдәге тормышы турында сөйләгән.
Никах онлайн узды
Гүзәл инглиз һәм төрек телләреннән тәрҗемәче булып эшләгән, бик еш командировкаларга йөргән. Аларның берсендә, Төркиядә, булачак ире белән таныша. Танышу дусты аша килеп чыга: Гүзәл бу ир-атны күрми, ә менә ул аны күреп ала һәм дустыннан номерын сорый. Башта Чаллы кызы Ливан кешесе белән танышу идеясен кире кага. Ләкин ир Гүзәлнең дус кызына: «Әгәр син аның номерын бирмәсәң, никахыбыз юлында киртә булырсың, һәм сиңа Аллаһы каршында җавап бирергә туры килер», – дип әйткән.
Шулай итеп ул аның номерын ала, һәм алар 2 ай дәвамында язышалар. Гүзәлгә ул чакта 33 яшь була, шуңа күрә ул ерак арада булган мөнәсәбәтләр кызыксындырмавын шунда ук әйткән. Шуннан соң ир аңа шунда ук тәкъдим ясаган. Алар беркайчан да очрашмаганнар.
«Миңа динемне үзгәртергә туры килмәде, чөнки мин мөселман. Ирем миннән 12 яшькә олырак. Ливан гражданы буларак, аңа Россиягә виза алу авыр булды, һәм никахка кадәр без бер-беребезне күрмәдек, шуңа күрә без йоланы онлайн эшләдек», – дип сөйли Гүзәл.
Онлайн никах 2020 елда узды, аннан очрашкач, Согуд Гарәбстанында икенче никах булды, һәм өченче никах та булды, чөнки аны Саудия шаһитләре белән эшләргә кирәк иде. 3 елдан соң пар гарәп-татар стилендә туй үткәрә һәм Эр-Риядта яши башлый.
Никах вакытында Гүзәл әти-әнисе белән өйдә була. Шулай ук бу көнне аларга апасы да килә. Аңа гадәти булмаган йола турында сөйләргә туры килгән.
Гарәпләрдә, никахлашканда, ир хатынына мәһәр бүләк итәргә тиеш (никах төзегәндә никах бүләге – ред). Гүзәл акча, бизәнү әйберләре һәм айфон сораган.
«Мәһәр сораганда, сак булырга кирәк. Әгәр хатын-кыз нициативасы буенча аерылыша калсагыз, мәһәрне кире кайтарырга кирәк булачак. Кайвакыт кыйммәтле машиналар сорыйлар да, аерылышканда, аларны кире бирергә теләмиләр. Һәм алар судка баралар. Әгәр аерылышу ир инициативасы буенча булса, киресенчә, ул әле күп нәрсәне түләргә тиеш булачак», – ди Гүзәл.
Хәзер күпхатынлылык сирәк
Гарәп илендә никах хатын-кызны колга әйләндерә, дигән стереотип бар. Гарәпләр, киресенчә, хатын-кызларга бик хөрмәт белән карыйлар. Аеруча әниләрне, апаларны кадерлиләр. Алар бик юмарт, чөнки исламда хатын-кызга юмарт булсаң, ир-атларга юмартлык өчен «бәрәкәт» килә, ягъни муллык: акча, милек һәм башкалар. Анда абьюзның нәрсә икәнен белмиләр.
Күпхатынлылык инде элеккегечә популяр түгел: аны һәркем дә булдыра алмый, чөнки икенче һәм аннан соңгы хатыннарны беренчесе кебек үк тәэмин итәргә кирәк. Ә бу – байлар хәленнән генә килә. Икенче хатын итеп алар яшь һәм чибәрләрне түгел, ә ялгыз һәм мохтаҗларны алырга тиеш. Алар тол хатыннар яки аерылышканнар булырга мөмкин. Чөнки ислам буенча һәр хатын-кызга ир-ат кирәк. Хатын-кыз авыр эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел, аның эше – йорт, гаилә учагы, балалар тәрбияләү.
«Ир кеше ислам дине буенча яшәсә, ул хатын-кызга карата хөрмәт күрсәтә, чикләрне узмый. Ул хәтта хатынына, мәсәлән, ул өйне начар җыештыра, дип шелтә дә белдерә алмый: ничек булдыра, шулай эшли. Ашау белән дә шулай ук: ирем, бүген ашарга пешерергә кәефең бармы, юкмы, дип сорый. Юк икән, без ризыкны өйгә китертәбез. Ислам буенча ир белән хатын бер үк, әмма ирнең өстенлеге шунда – ул гаиләне тәэмин итә, ә хатын йорт һәм балалар тәрбияләү өчен җаваплы. Ләкин ир беркайчан «Минем кичке ашым кайда?!» дип таләп итмәячәк. Анда Россиягә караганда да хокуклар тигезрәк», – ди Гүзәл.
Мәсәлән, Согуд Гарәбстанындагы балалар мәйданчыгында сез хатын-кызның бала артыннан йөгерүен күрмисез. Әниләр кальян белән күләгәдә утыралар, ә әтиләр балаларны карыйлар.
«Фотограф һөнәрен өйрәндем һәм туйлар төшерә башладым»
Гүзәлнең ире бизнес алып бара, Европаны экоягулык белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Гүзәл үзе хуҗабикә булып утыра алмый һәм безнең илчелек белән хезмәттәшлек итә башлый, тәрҗемәче булып эшли, аннары Россия компанияләре өчен кейтеринг белән шөгыльләнә. Соңрак ит импорты һәм экспорты белән шөгыльләнә башлый. Быел аңа рус мәктәбендә укытырга тәкъдим итәләр. Шулай ук ул фотограф булырга өйрәнә һәм шәехләрнең туйларын төшерә. Гүзәлнең ире һәрвакыт: «Сине бәхетле итә торган эш белән шөгыльлән», – ди.
Гарәп хатын-кызлары бик актив, 2018 елдан аларга мәгариф һәм медицинада гына түгел, төрле өлкәләрдә эшләргә рөхсәт ителде. Өстәвенә, тормыш үзгәрә, һәм ир һәрвакытта да гаиләне берүзе тарта алмый. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны гражданнарының гына балалары бушлай дәүләт мәктәбенә йөри ала. Гражданлыгы булмаганнарның балалары халыкара мәктәпкә йөрергә тиеш, һәм уку бәясе баланың яшенә бәйле булачак, Россия акчасы буенча – елына 500 мең сум. Һәм сыйныф зуррак булган саен, шулкадәр кыйммәтрәк. Гүзәлнең танышларының балалары йөргән иң кыйммәтле мәктәп елына 1 млн 700 сумга төшә.
Гүзәл аларның булачак балаларының Россиядә укуларын тели. Ул билгеләп үткәнчә, медицина, мәгариф, социаль өлкә, инфраструктура нәкъ менә Россиядә яхшырак, барысы да бер яхшы механизм кебек эшли.
«Берни белән дә чагыштыра алмаган кешеләрдә ризасызлык туа. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында уку өчен генә түләмиләр, ә комплекты 100 доллар тора торган дәреслекләр дә сатып алалар. Балалар бакчаларында дәүләт стандарты юк, һәркем үзе теләгәнчә ача. Балалар бакчаларында кайнар ризык ашатмыйлар, барысы да төшке ашка ланч-бокслар алып килә, еш кына бу ризык сәламәт түгел, күп кенә балаларда – симерү һәм диабет чире», – ди Гүзәл.
Фотобизнеска Гүзәл фотоаппарат сатып алып эләгә: аңа туйларны төшерү белән шөгыльләнүче компания яза. Фирма яңа белгечләр эзли, Гүзәлне туй фотографы булырга өйрәтә. Согуд Гарәбстанында туйлар – 300-500-1000 кунак өчен зур вакыйга. Гүзәл төшергән беренче тантаналар, аның масштабы шаккаттыра.
Беренче туйда мин, кәләшкә карап, камераны да кабызырга онытканмын. Һәрвакыт «вау!» хисе кичердем. Ә аннары моңа ияләшәсең, һәм инде башка туйларда син барысын да күрдең кебек тоела, чөнки барысының да бер үк макияж, шундый ук чәч, шундый ук күлмәк. Минем Европа кешесе булу – безнең команда өчен зур плюс, чөнки минем күзаллавым башкача, – ди Гүзәл.
Туйлар анда хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәрелә. Гүзәл хатын-кызларны төшерә, ир-атлар өчен туй бер үк көнне булмаска да мөмкин. Ул бөтенләй булмаска да мөмкин, ә хатын-кыз өчен бу бәйрәм бик мөһим. Фотографларның хезмәтләре генә дә ким дигәндә 600 мең сумга төшә. Моннан тыш, бизәнү әйберләренә, залны арендага алуга, артистларга, сыйларга күп акча тотыла.
Гарәп хатын-кызлары туйга «Оскар»га килгән кебек киләләр. Бәйрәм чыгымнары бик зур, әмма кунаклар теләгәнчә бүләкләр бирә, бүләкләрсез дә килә ала. Киленгә шоколад, парфюмерия бүләк итү дәрәҗәле дип санала, ә үзен хөрмәт иткән һәр ир-ат хатын-кызга бриллиантлар, сәгать бүләк итәргә тиеш, фотода брендлар күренергә тиеш.
Бәйрәм башында шоколад чыгаралар, аннары кабымлыклар бирелә. Кунаклар зур залда ял итәләр, башта үзләре күңел ачалар, кәләш кичкә таба чыга. Ул музыкага подиум буйлап бара, аннары диванга утыра, һәм барысы да аның янына киләләр, котлыйлар. Ул утырып кына тора, хәрәкәтләнми. Әгәр дә гаилә либераль булса, кәләш биергә чыга ала. Шул ук вакытта фотографлар аны теләүчеләр белән фотога төшерә. Кунакларны, кагыйдә буларак, төшерергә ярамый, чөнки гадәти тормышта алар йөзләрен тулысынча каплап торган никаб киеп йөри. Хәтта ире ягыннан якын туганнары да абыйларының хатыннарының кыяфәтләрен күргәне юк.
Согуд Гарәбстанында язылышу онлайн башкарыла, парга СМС-хәбәр генә килә. Анда хатын иренең фамилиясен алмый, чөнки ул ире белән бер канда түгел, ләкин икеләтелгән фамилия алырга мөмкин. Балага әтисенең фамилиясен бирәләр.
Ирне ничек сайларга?
Гүзәл Согуд Гарәбстанындагы тормышы турында блог та алып бара. Анда ул кызларга ир сайларга киңәш бирә.
«Мин ничек сайладым? Ир-атның үз анасына, аның гаиләдәге апаларына карата мөнәсәбәтен күзәттем. Әлбәттә, искәрмәләр бар, ләкин бу – еш кына дөрес күрсәткеч. Гаилә тормышы – зур эш, һәм иң мөһим киңәш: проблемаларны яшерергә кирәк түгел. Беренче ел катлаулы булды, чөнки без төрле культуралардан, безнең менталитет та төрле, хәтта без ризык өчен дә талаша идек. Минем өчен ризык – энергия чыганагы гына. Ә гарәпләр ашарга һәм аннан ләззәт алырга бик ярата. Ирем иртәгә нәрсә ашыйсын алдан ук уйлап куя. Шулай итеп, без соңрак килештек, бер-беребезгә дәгъва белдердек һәм чишелеш таптык. Мин Ливан ризыкларын әзерлим, аның татар ашларыннан да фаворитлары бар, ә менә борщны ул яратмый», – диде Гүзәл.
«Челнинские известия»дан Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде
Фото: Гүзәл Галиеваның шәхси архивыннан