Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гарәп Әмирлекләре: күпхатынлылык, катгый кануннар булган илдә турист үзен ничек хис итә?

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – икътисади яктан алга киткән, тормыш дәрәҗәсе яхшы үсеш алган бай ил. Бу туристик сезонда Төркиягә бәяләр кинәт кенә үсеп киткәч, туристлар Гарәп Әмирлекләренә барып ял итүне кулай күрә. «Татар-информ» хәбәрчесе, гарәп илендә булып, җирле гореф-гадәтләр һәм кануннар белән танышып кайтты.

news_top_970_100
Гарәп Әмирлекләре: күпхатынлылык, катгый кануннар булган илдә турист үзен ничек хис итә?

«Июльдә барсак та, пешеп үлмәдек»

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төп кереме – нефть сату, туризм һәм монда яшәүче чит ил кешеләреннән җыеп алынган салым. Илгә ел саен 15 миллионнан артык турист килә. Популяр шәһәрләрдә – Дубай, Шарджа, Фуджейра, Абу-Дабида туристларга мөмкин кадәр күбрәк уңайлы шартлар каралган.

Ләкин шуны истә тотарга кирәк, бу – мөселман дәүләте. Бу язмада мин Әмирлекләрдәге гореф-гадәтләр, законнар һәм бер көн эчендәге экскурсия маршрутын сөйләрмен.

Гарәпләр дигәндә мин Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче гарәпләрне күз алдында тотып язам (башка илләрдәге гарәпләр турында түгел).

...Май азагында Төркиягә дип җыенган идек, ләкин Гарәп Әмирлекләрен сайларга туры килде. Сәбәбе шул: май азагында бер кешегә Төркиянең биш йолдызлы отелендә бер атна ял итү 50 меңгә төшсә (бу суммага самолетта очу, трансфер керә), июньнең беренче атнасында бәяләр кинәт кенә үсте: 68-70 меңнән дә очсызрагын таба алмадык. Төркия өчен бу сумма бик кыйбат дигән фикергә килдек һәм башка вариантны карарга булдык.

Безгә диңгез янында урнашкан, барлык шартлары булган кунакханә кирәк иде. Кипр ябык, ә Мисырга Мәскәү аша гына очып булгач, туроператор Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим итте. Анда бару теләге бар иде, әмма җәен барсак, пешеп үлмәбез микән соң, дигән уйлар туды. Безнең таләпләргә туры килгән отельне, урынны сайлап куйган булсак та, бер-ике көн көтеп карарга булдык. Имеш, Төркиягә бәяләр төшмәсме, «кайнар» турлар булмасмы? Бер-ике көннән соң без сайлап куйган отельгә урыннар беткән, ә Төркиягә бәяләр һаман «үсеп» ята иде…

Төркия исемлектән төшеп калды. Әмирлекләрне карарга булдык. Туроператор кисәтеп куйды: «Әмирлекләрдә сезон октябрьдән генә башлана, ә хәзер анда «мунча», көндез +50 °C». Үзе үк «кондиционерлар бар бит» дип, тынычландырырга ашыкты. Аннан соң, «җиде әмирлекнең берсендә – Һинд океаны янындагы Фуджейрада гына җәен һава дымлы. «Кичке якта температура +30 °C төшә, урамда да йөри алырсыз», – диде. Башка вариант калмаган иде: Фуджейра әмирлегенең «Мирамар әл Акаһ» атамалы, барлык шартлары булган биш йолдызлы отельне сайладык. Һәм үкенмәдек.

Бәяләр бер кешегә бер атнага океан янындагы биш йолдызлы отельгә 65-70 меңнән башлана (июнь бәясе). Бу суммага самолетта очу һәм шунда ашау, трансфер, отельдә көненә өч тапкыр ашау (швед өстәле), мини-бар (төрле эчемлекләр) керә. Отельнең үз комлыгы, бассейны (ачык һәм ябык), ике төрле мунчасы (фин һәм хаммам), джакузи, фитнес залы, пинг-понг мәйданчыгы бар (болар барысы да түләүсез, массаж ясату һ.б. хезмәтләр түләүле). Моннан тыш, отель территориясендә итальян һәм азия ашлары рестораны бар, бер көн алдан заказ биреп, итальян яки азия ашларын авыз итеп була (монысы да түләүсез).

Гарәп Әмирлекләренә ковидтан прививка ясаткан сертификат булуы шарт. Бина эчләрендә битлек киеп йөрергә кирәк.

Казаннан Дубайга «Fly Dubai» авиакомпаниясе очкычына утырып очтык, очкычтан төшкәндә генә ул мунчаның ни дәрәҗәдә эссе булганына төшендек: хәтта кичен дә һава нык дымлы һәм эссе иде, очкычтан чыгып автобуска утырганчы инде тирләргә өлгердек. Аэропортта элмә такталар бары гарәп һәм инглиз телендә генә. Алдан ук паникага бирелмәс өчен офлайн инглиз теле тәрҗемәчесен йөкләп куйган идем, менә шуның кирәге чыкты. Дубай аэропортында адашмассыз дисәләр дә, барыбер адаша яздык.

Шулай итеп, паспорт контролен үткәндә чын гарәпләрне очраттык, ап-ак киемнәренә карап шаккаттык: «Нинди пөхтәлек!» Аэропортта зур автобуска утырдык та, отелебезгә барып җиттек. Дубайдан Фуджейрага юл 3 сәгатькә сузылды. Отельне беренче күрүдән үк ошаттык. Әәкиятме бу, диярсең: гарәп стилендә төзелгән, «Клон» сериалындагы Марокконың Айт-Бен-Хадду тарихи шәһәренә килеп эләккәндәй булдык.

«Аллаһы Тәгалә могҗизасы»: Корбан бәйрәме булганга температура төште

Гарәп Әмирлекләрендә июнь-август айлары иң эссе айлар санала. Бу вакытта Фуджейрада күләгәдә һава температурасы +42 + 46 °C. Һинд океанының яр буе зонасындагы температурасы +29 °C. «Җәен, гадәттә, +55 °C градуска кадәр җитә иде, быел температура түбән булуы гаҗәп», – диде миңа отельдә эшләүче рус кызы. Безгә, чыннан да, бәхет елмайды. Ялыбыз Корбан бәйрәменә туры килде, шуңадырмы, һава температурасы да, дымлылык та төште, атна дәвамында +33 + 34 °C булды. Нәкъ Төркиядәге кебек.

Телевизорны кабызган гына идек – күрше дәүләт, Согуд Гарәбстанында Гарәфәт тавына менгән хаҗиларны туры эфирда күрсәттеләр. Хаҗда булган юк. Фото-видеоларны күргән бар, ә менә хаҗиларны туры эфирда 2-3 сәгать буе күрсәтеп торулары, андагы кешенең күплелеге, ул климатның эссесенә карамыйча, барлык шартларын үтәп хаҗ кылулары, дога укуларын күрү бик гаҗәп иде. Кешенең бик күп булуына шаккаттык. Исебез-акылыбыз китеп карап утырдык… «Бу Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы», – диештек.

Төш вакытында да комлыкка чыгып, океанда коена алдык. Әмирлекләрдә кием ягыннан туристлар өчен чикләү юк, әмма шәһәр үзәгендә ачык кием кию үзеннән-үзе әллә ничек. Андый туристларны очратмадык. Эссе дигәч тә, чишенеп атып булмый, чөнки биналарда кондиционерлар астында мизгел эчендә суынасың. Иң төп кагыйдә: отельдән урамга чыгарга булсагыз, үзегез белән эчәргә су, баш киеме алу шарт. Комлыкка чыкканда кояштан крем сылап чыгу зарур.

Чагыштыру өчен – Дубай, Фарсы култыгында күләгәдә һава температурасы +54 °C, су +38 °C кадәр җитә. Җәен комлыкларда ашыгыч ярдәм машинасы, коткару хезмәте эшли. Фарсы култыгына сикерәм дә, суынып чыгам дип уйлаучылар ялгыша: эссе суда организмның температурасы тагын да күтәрелә, кайберәүләр аңнарын җуеп егыла, ди. Бу бик куркыныч.

Кышын декабрь – февраль айларында Фуджейрада һава температурасы +29 + 30 °C. Һинд океанының яр буе зонасындагы температурасы +24 °C.

Шул ук вакытта кышын Фарсы култыгында һава температурасы +25 °C, су температурасы +20 °C. Кышын, температура төшкәч, Фарсы култыгында яшәүчеләр ял көннәрендә Фуджейрага ял итәргә бара, ди. Мондый уңай климат булганга күрә, Фуджейрада манго, инҗир, банан, лаймнар үсә. Фермерлар ясалма юл белән кыяр, помидор, кәбестә, бәрәңге, гөмбәләр үрчетә икән.

Дубай ягындагы чүлдә пальмадан башка берни дә үсми. Анда икенче төрле климат. Беренче карашка моны аңламаска мөмкин, бу аерманы аңлар өчен монда яшәп карарга кирәк.

«Дубай, Шаржа, Рас-әл-Хайма... Бөтен әмирлектә диярлек яшәп карадым, ләкин тормыш итү өчен иң яхшысы – Фуджейра. Комлыкта аунап туйсагыз, машинагызга утырдыгыз һәм 1,5 сәгатьтән соң сез инде Дубайда. Юллар белән монда проблема юк. Дубайда йөреп арасың да, кире Фуджейрага кайтасың. Фуджейрада тыныч, парковкалар да түләүле түгел... Аның шундый уңайлы ягы бар», - диде безгә Мурат исемле гид.

Һинд океаны искиткеч җылы! Кайчак дулкыннары көчле була, аяктан ега. Урта диңгездән аермасы шунда: океаннан чыккач, тәнеңә тоз сыланып калмый. Яр буе – сап-сары ком. Төптәрәк вак ташлар, кабырчыклар очрый. Дөрес, кичен океан һавасын суларга чыккач, ут тизлегеннән дә тизрәк йөгергән кыслаларны күреп, куркып калдык. Алар кичен океаннан яр буена чыга, комны тишеп кереп, шунда «ял итә» икән. Тишекләргә басмыйча гына, аяк астыбызга карап йөрегез.

Фуджейра әмирлеге тыныч ял өчен уңай. Шау-шулы шәһәр, матур һәм биек биналар кирәк булса – Дубай әмирлегенә рәхим итегез. Тыныч ялыбызның бер көнен без дә Дубай биналарын, базарларын карауга багышладык.

Дубайда бер көн эчендә нәрсә карарга мөмкин?

Дубай рамкасы (Dubai Frame). Корылма Zabeel паркында урнашкан. Проект 40 миллион долларга төшкән, ул яңа һәм иске Дубай шәһәре арасындагы шартлы тәрәзә рамасын гәүдәләндерә. Бер яктан, Burj Khalifa һәм Sheikh Zayed Road кебек яңа биек биналарга, икенче яктан - шәһәрнең иске өлешенә (Бур Дубай һәм Дейрага) карап була.

Корылманың биеклеге 150 метр (48 кат), киңлеге – 93 метр. Лифтта 75 секунд эчендә менеп җитеп була. Рамкага менгәч, пыяла күпердән үтә аласың. Бу рамкадан бөтен шәһәр күренә дип сөйлиләр. Ә беренче катында музей урнашкан. Дубай рамкасына керү түләүле, ул 9.00дан кичке 21.00га кадәр эшли. Без аның фонында фотога төштек.

Палм-Джумейра утравы, Atlantis отеле. Бу үзенчәлекле бина – туристларның яраткан урыны. Биш йолдызлы отельның комлыгы бар, кунакханәдән Фарсы култыгына искиткеч күренеш ачыла. Бу отель Пальма утравында ачылган беренче кунакханә. Отельне төзү өчен 1,5 млрд доллар тотылган. Отельдә 28 ресторан эшли, шәхси океанариумы бар һәм аны теләгән һәркем кереп карап чыга ала. Аквариумда 65 мең төрле диңгез хайваннары яши.

Мәдинәт Джумейра базарында (Souk Madinat Jumeirah) сәүдә рәтләре бар. Туристлар өчен сувенирлар, әмирлекләрдә эшләнгән шоколад, каһвә, яндырганда тәмле ис чыгара торган таякчыклар, келәм, туңдырма һ.б. бик күп әйбер алырга мөмкин. Базар тулаем бина эчендә урнашкан, эсседән кергәч, кондиционерлар астында суынып чгыып була. Бина борынгы шәрык архитектурасын хәтерләтә. Рәтләрне турыга йөреп, урамга чыккач, Бурдж-әл-Гарәб отеле (Парус) бинасына искиткеч күренеш ачыла. Беренче килгән турист өчен бу искиткеч урын! Базар эчендә туңдырма сатучылар янына килсәгез, дөя сөтеннән ясалган туңдырма тәмләп карый аласыз (түләүсез).

Парус формасындагы Бурдж-әл-Гарәб отеле – бүгенге көндә дөньядагы иң зиннәтле отель. Барлыкка килү тарихы кызыклы. Дубай әмирлегенә килгән халык Дубайны берәр символ белән истә калдырса иде, дигән уй туа әмирдә. Әйтик, Париждагы Эйфель манарасы яки Бразилиядәге Христос сыны кебек берәр символ. Шул ук вакытта шул «символ»да акча да эшләп булса иде, дип уйлый һәм дөньядагы иң биек отель төзетә. Отель ясалма утрауда төзелә. Анда бер төн куну безнең акча белән 65 мең сумга чыга. Отель 28 катлы, 202 номердан тора.

Дубай Марина районында катерга утырып, каналдан йөзсәгез, гомерлек хатирә булып калачак. Биек-биек биналар арасында йөзгәндә сезгә кичке аш ашаталар (швед өстәле), ризыкны ашаганда күзең гел урамда – берсеннән-берсе бик биналарга төшә инде. Тукланып алганнан соң, катерның икенче катына менеп, рәхәтләнеп иркенләп фотога төшәргә мөмкин. Бик матур панорама!

Экскурсиянең соңгы ноктасы итеп безне дөньяның иң биек бинасы – Бурдж Хәлифәгә алып бардылар. Бина 828 метр биеклектә, 163 каттан тора. Бинада 57 лифт урнаштырылган. Бурдж Хәлифәнең 163 катына лифт 57 секунд эчендә менеп җитә. Бинага менеп карау 30 доллар тора. Бинаның беренче дүрт катында төрле кибетләр һәм аквариум урнашкан.

Бина янында ясалма күл бар, анда музыкаль фонтан урнашкан. Аны 6600 ут һәм 50 төсле прожектор яктырта. Фонтанның озынлыгы - 275 м, ә биеклеге 150 метрга җитә. Фонтан ярты сәгатьтән ярты сәгатькә кабына. Фонтан уйнаганда музыка яңгырый, фонтан сулары музыканың ритмына хәрәкәт итә һәм, шул ук вакытта Бурдж Хәлифә бинасы төрле төсләр белән яктыртыла. Бу фонтанны карарга дип бик күп кеше җыела.

Менә шушы нокталарда була алсагыз, Дубайда булдым дип, авыз тутырып әйтә аласыз. Бу экскурсияне безгә туроператорга беркетелгән гид оештырды. Көне буена дәвам иткән экскурсия 120 долларга төште.

Гарәп Әмирлекләрендәге төп кануннар: эчкечеләр, педофиллар һәм наркоманнар өчен үлем җәзасы каралган

Гарәп Әмирлекләре картада 1972 елда барлыкка килә. Аңа кадәр һәр җиде әмирлек үзенә күрә хуҗа булган. Әмирлекләрдә 10 миллион читтән килгән кеше һәм 1,5 миллион җирле гарәп халкы яши. 1958 елда нефть чыгара башлыйлар, аңа кадәр гарәпләр чүлдә борынгыча – төрле шалашларда яшәгән.

Мондагы халык эшләми дигән миф дөрес түгел. 2006 елдан Гарәп Әмирлекләрендә кануннарында эшсез (теләсә нишләп) йөрүчеләргә карата маддә кертелгән. Бөтен гарәпләр дәүләт хезмәтендә генә эшли: армия, полиция, куркынычсызлык хезмәте, имиграция хезмәте, аэропорт һ.б. Төзүчеләр, юл ясаучылар – барысы да читтән ялланган кешеләр (Һиндстан, Бангладеш, Пакистан, Филиппиннан килүчеләр).

Гарәп илендә хатын-кызлар 12 яшьтән яулык бәйли башлый. Алар да эшли, өстә атап үтелгән маддә аларга да кагыла. Әмма хатын-кызлар өчен кияүгә чыкканчыга кадәр генә гамәлдә. Кияүгә чыктыңмы – маддә турында оныт. Ир карау, бала табу, балалар карау, ашарга пешерү, өйне җыештыру – менә хатын-кызның бар хезмәте.

Аның каравы, хатын-кызны полиция, имиграция хезмәтендә очратырга мөмкин. Хәтта хөкүмәттә дә дүрт министр – хатын-кыз. Алар машина да йөртә, спорт белән дә шөгыльләнә. Җирле әмирлек кызлары барлык өлкәдә дә өлгер!

Балалар өчен уку бушлай. Чит ил уку йортында укыйсы килсә, дәүләт анда укуны да түли ала. Илдә көчләү, педофилия очраклары юк. Педофиллар өчен бу илдә закон катгый – аларга үлем җәзасы каралган. Бу канун кеше үтерүче һәм наркоманнарга да кагыла. Бу илдә төнлә дә тыныч күңел белән урамда йөрергә була. Ришвәтчеләрне «илгә хыянәт итүче» дигән исем тагып, илдән куалар.

Монда хәмер эчүчеләр юк. Эчкән кешегә 500 доллар штраф каралган, аннары ул алты ай төрмәдә утыра һәм шуңа өстәп, халык алдында, 150 тапкыр камчы белән яралар. Бу кануннар туристларга да кагыла (отель территориясендә эчәргә рөхсәт ителә).

Читтән килгән кеше беркайчан да Гарәп Әмирлекләре гражданины була алмый. Эш визасы яки башка виза бирелергә мөмкин, әмма гражданлык бирелми. Мәсәлән, эш визасы ике ел гамәлдә. Аннан соң аны, яңадан салым түләп, яңартырга кирәк.

Гомумән, Гарәп Әмирлекләрендә башка гарәп илләреннән килүчеләр бихисап. Монда радикализм бөтенләй юк. Бу илдә барлык диннәрне, милләтләрне дә хөрмәт итәләр. Әмирлекләрдә православ, әрмән, грузин, католик чиркәүләре, будда храмнары, синагогалар бар.

Гарәпләр тормышына күзәтү: Кара абайядан киенеп йөрү әмирлек хатыннарына хас әйбер түгел

Дубайдагы биналарның зурлыкларын, озынлыкларын күреп шаклар катасың инде. Иң кызыгы – ул биналарның берсендә дә гарәпләр яшәми. Гарәп психологиясе мондый: җирсез-йортсыз ил булмый. Аларда йорт, гаилә культы сакланган. Бу биек биналарның хуҗалары булган гарәпләр, аларны төзеткәч, чит ил кешеләренә, төрле кибет хуҗаларына арендага бирә.

Гарәпләр кайда тора соң? Шәһәр читендә бистәләр бар. Анда буе-буе белән бер яки ике катлы йортлар сузылган. Стандарт «особняк»та, гадәттә, бер хатын яши. Гарәп кешесе икенче хатынын ала калса, яңа хатыны яңа йортта яшәячәк.

Гарәп хатыннары дигәннән, чем карадан төренгән, яулык арасыннан ике күзе генә күренеп торган хатыннарны күргәнегез булгандыр. Аларны без дә очраттык – әмма алар чит илләрдән килгән гарәп кызлары. Әмирлектәге кызларның абайялары аерылып тора.

«Зинһар, ислам динен абайяга бәйләмәгез. Исламга бу киемнең бернинди катнашы юк. Абайяны ислам барлыкка килгәнче киеп йөргәннәр, ул мәҗүсилектән калган», - диде кат-кат Мурат исемле гидыбыз.

Хәзер бер минутка әле шәһәр төзелгәнче күренешне күз алдына китерик. Күпктә кояш кыздыра, ә тирә-якта иксез-чиксез ком чүле. Ул тузан булып күзгә керә, җил чыкса, күзне ачмалы түгел, кая качарга белмәссең... Менә шушы мохиттә хатын-кыз һәрчак өендә булырга тырышкан, эссегә мөмкин кадәр сирәгрәк чыгарга тырышкан. Көндәлек тормышта хатын-кыз пычрак эшне башкарган: ярты көн учак тирәли кайнашкан, гаиләне туендырыр өчен казанда ашарга пешергән, балалар караган һ.б. Казандагы май киемгә чәчрәсә - тагын бәла, аны юып кына бетереп була, ә якын-тирәдә елга-күл юк! Эчә торган су да коеда гына... Һәм менә шул кара кием – абайя көндәлек эшләрне башкарганда комбинезон ролен үтәгән. Ул төрле төстәге җепләр белән тегелгән милли киемне корымнан, майдан һ.б. пычранудан саклаган. Абайяны иң очсыз материалдан һәм иң очсыз буяудан – кара төстән ясаганнар.

Абайяны кигән хатын-кыз ни өчен битен дә каплаган? Баш ватып тору кирәкмәс, кеше кояштан, комнан, тузаннан сакланган, яктылыктан һәм тузаннан күз өлешенә вуаль куйган. Менә шуны хәзер дингә бәйләп аңлыйлар. Мөселман хатыны өеннән чыккач, өстенә кара абайя кияргә тиеш дип, беркайда да язылмаган.

Мурат безгә җирле гарәп кызларын да аерырга өйрәтте. Мондагы гарәп кызлары биек үкчәле аяк киемен кия, һәр кыз «капчык кебек» абайя кими, үлчәмнәренә яраклы итеп, кыйммәтле тукымалардан кыйммәтле брендлардан тектерә. Абайяда кулдан тегелгән бизәкләр, ялтыр-йолтыр ташлар беркетелә ала. Кулларында – брендлы кибеттән алган сумкалар. Иң мөһиме – йөз. Гарәп кызлары бизәнүне үз иткән: макияжны кызганмыйлар. Озын-озын керфекләре генә дә ни тора! Хәтта кияүгә чыккан гарәп кызлары да йөзләрен капламый икән монда.

Күзе өчен генә ярык калдырган, аягына кроссовки, кулына пакет тоткан, кара абайялы хатын-кызлар, гадәттә, Согуд Гарәбстаны, Пакистан, Йемен, Палестинадан килгән икән. «Алар гына «ниндзя» кебек киенә», ди гид. Әмирлектәге хатын-кызлар абайя кисә дә, астыннан күлмәк кигәне күренә. Тәннәренең барлык өлеше капланса да, мондагы гарәп кызлары стильле, якты төсләрдән торган киемнәрдән. Кыскасы, үзләрен карап йөриләр.

Ир-атлар, киресенчә – кардан да аграк киемнәрдән. Монысы ир-атның көннәр буена кояш астында эшләвеннән бәйле. Ул – гаиләне туендыручы, эшче. Кара кием кисә, эссе кагарга мөмкин. Элек тә ир-атларның киемнәрен якты тукымалардан теккәннәр. Гарәп ир-атлары киеп йөргән ак киемнең әдәби атамасы – дишдаш. «Дишдаш эченнән ир-атлар ак футболка кия.

Җирле ир-атларны да аерырга өйрәтте Мурат. Басып торган якалы дишдаш кигән ир-атлар – Согуд Гарәбстаныннан, түбән «стойкалы» яка – Шарджа әмирлеге гарәпләре (Шарджа әмирлегендә иң катгый таләпләр икәнен искәртеп үтик, әмирлекнең идарәчеләре тамырлары белән Согуд Гарәбстаныннан), ачык якалы дишдашны Катар, Бахрейн, Кувейт гарәпләре кия, ә монда яшәүче ир-атлар футболка якасы кебек дишдаш киеп йөри.

Монда ир-атлар «санта-клауслы» сакал йөртми. Стильле, матур сакал яки җиңелчә кырынмаган ир-атларны очратырга була. «Анда да ялгыш кына да бер чәч бөртеген тапмассыз. Үзләрен бик нык карыйлар», – ди Мурат. Ир-атлар күннән ясалган ак, көрән, кара шлепкалар киеп йөри.

Ир-атлар дүрт төрле яулык бәйли (кия дияргәме?). Кызыллы-аклысы – көндәлек киеп йөри торганы, ак яулык – бәйрәмгә, рәсми чараларга (кайчак аны матәмгә дә кияләр), каралы-аклы яулык – хәрбиләрнеке. Аксыл, көрән яки ком төсендәге яулыкны кышын кияләр (бу төр яулык дөя йоныннан тегелә). Башка төстәге яулыкларны модага ияреп кияргә мөмкиннәр.

Яулык өстенә түгәрәк формада аркан (укаль) чорналган. Элек ул дөя өчен чыбыркы функциясен үтәгән, хәзер инде яулыкны тотып торыр өчен киелә. Әгәр ир-атның укаль астыннан яулыгы төшеп тора икән, димәк, ул кеше ир-ат буларак өлгереп җиткән: өйләнгән, Мәккәгә барып хаҗ кылган, өе, хатыны, балалары бар.

Яшь гарәп егетләренең яулыклары чорналып кына куелган, алар арканны кими. Кайчак урамда шундый яулык кигән гаиләле ир-атны да очратасың. Бу – ир-ат урамда балалары белән шөгыльләнә икәнен аңлата.

«Бу илдә бөтен әйбер җирле халык файдасына эшләнгән»: кайсы һөнәр ияләре өстен санала?

Гарәп Әмирлекләренең картада барлыкка килүенә нибары 49 ел. Илдә бөтен дөньяга дан казанырлык җирле табиблар яки укытучылар өлгереп җитмәгән, аларны нигездә чит илдән чакырталар. Табиб һәм укытучылар – иң күп хезмәт алучы белгечләр. Гарәпләр фикеренчә, нәкъ менә табиб һәм укытучылар милләтнең сәламәтлеген кайгырта һәм милләткә белем бирә. «Бу кешеләргә экономияләү – милләтеңә экономияләү», дип аңлатты илнең сәясәтен гид.

Полиция офицеры, лейтенантның айлык хезмәт хакы (бу иң түбән дәрәҗә санала) 2011 елның 2 декабренә кадәр 4-6 мең доллар тәшкил иткән. Ул елда Гарәп Әмирлекләренең бәйсезлеге көнне илнең Президенты Шейх Зәйд ибн Солтан Әл Нәхәйян дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын ике тапкырга арттырган. Хәзер полиция лейтенантының хезмәт хакы - аена 10 мең доллар.

Җирле халык өчен хезмәт хакының кимендә түләнергә тиешлесен дә билгеләгәннәр. Әмирлекләрдә гарәпләрнең минималь хезмәт хакы – 3 мең доллар. Шуннан да азрак түләргә ярамый. Әйтик, кеше урта мәктәпне генә тәмамлап, муниципаль хезмәттә кабинеттан-кабинетка кәгазь генә күтәреп йөри икән, бу аның кимендә алырга тиешле хезмәт хакы. Шушы ук сумма Гарәп Әмирлекләрендә җирле халыкның минималь пенсия хакы булып тора.

Җирле гарәп дәүләт хезмәтендә бер үк урында эшләп, пенсиягә чыга икән (бездәге укытучы, полиция хезмәткәре кебек), пенсияне соңгы хезмәт хакыннан чыгып түлиләр. Соңгы хезмәт хакы күпме булды – пенсия дә нәкъ шул күләмдә. «Пенсионерлар эш урыннарына ябышып ятмас өчен һәм пенсиягә чыгу белән кешенең гомер озынлыгы кимемәсен өчен шундый карар кабул иттеләр», - дип аңлата гид. Пенсиягә чыккан гарәп өендә утырып, ай саен шушы акчаны ала. Моннан тыш, ул рәхәтләнеп башка шөгыль белән шөгыльләнә ала. Монда хатын-кызлар – 50, ир-атлар 60 яшьтән пенсиягә чыга.

Ышаныгыз: дәүләт үз халкын кимсетми, бу илдә бөтен әйбер җирле халык файдасына, аның мәнфәгатенә, ихтыяҗына, кызыксынуына туры китереп эшләнгән. Җирле халыкның мәнфәгатен кайгырту – бу дәүләттә барыннан да өстен.

«Бушка туй, коттедж, биш бала тапкач – пенсиягә»: Миллләтне саклар өчен гарәпләр нәрсә эшли?

Мурат аңлатуынча, Гарәп Әмирлекләрендә милләтнең чисталыгын саклап калу өчен отышлы программалар, кануннар бар. Бу кануннар ире һәм хатыны гарәп милләтеннән булган кешеләр өчен генә кагыла.

Беренчедән, дәүләт кияү кешегә калымны түләүдә ярдәм итә башлаган. 70 мең дирхам (20 мең доллар) күләмендәге калым дәүләттән бер тапкыр бирелә.

Никахларын рәсми төстә теркәгәннән соң, туй чыгымнарын каплар өчен, дәүләт яшь гаиләгә 40 мең доллар бүләк итә. Туйларны, шулай ук, банкет залларында бушка үткәрәләр. Монысын муниципалитет каплый.

Фото: © Безнең отельдән юл аша чыккач, шушы вилланы күрдем

Бу илдә торак мәсьәләсе дигән сүзтезмә бөтенләй кулланылмый. Тормыш-көнкүреш мәсьәләләре һәм ата-аналарының кысылуы аркасында гаиләләр таркалмасын өчен, яшь гаиләләр өчен торак фонды эшли. Бу фонд шәһәр читендә зур булмаган шәхси йорт биләмәләреннән микрорайоннар төзи: виллалар, коттеджлар һ.б. сала. Йортлар бер төрдәрәк төзелә. Бер районның проекты икенчесенекеннән аерыла. Бер йортның мәйданы 160 квадрат метрдан зуррак. Бу йортларны алар яшь парларга түләүсез бүләк итә. Шарты бер генә: яшь гаилә рәсми төстә бергә 12 ел бергә яшәргә тиеш. 12 ел бергә яшәгәннән соң, өй гаиләнең шәхси милкенә күчә. Шуннан соң йортны сатып һ.б. була.

12 ел бергә тормыш иткәннән соң, ишегалдында ярты футбол кыры кадәрлек «команда» чабып йөри икән, аерылышу турында сүз булмаска да мөмкин инде монда.

«Ул йортларга минем дә кереп караганым булды. Тугыз бүлмә, биш ванна һәм бәдрәф бүлмәсе, барысы да ясалган: кереп яшисе генә. Шуларны карап чыккач, төкерегем авызымнан чыкты», - дип кызыктырып сөйләде Мурат.

Калым – бик уйлап эшләнелгән мәсьәлә. «Беләсеңме, мин булачак хатыныма ничә сум калым түләгән идем? Хәзер шуны эшләп кайтарсын», - дигән ди бер гарәп. Кызлар күбрәк бала алып кайтсын өчен, аларны күбрәк кызыксындыра башлаганнар. Хакимият җирле халыкка караганда читтән килүчеләрнең күбрәк булуын исәпкә алып, 2008 елдан халык исәбен арттыру буенча тагын бер программаны гамәлгә кертә: биш бала тапкан җирле гарәп хатыны автоматик рәвештә пенсиягә чыга. Биш бала тапканы өчен аңа дәүләт аена 3 мең доллар күләмендә минималь пенсия түли. Әйтик, гарәп кызы 20 яшьтә кияүгә чыгып, биш бала алып кайтса, 30 яшендә инде пенсиядә була. Әгәр ул кыз дәүләт хезмәтендә эшләгән булса, дәүләт рәхмәте буларак, шуның өчен дә өстәмә акча алачак.

Бүгенге көндә Әмирлекләрдә яшәүче гарәп халкы геометрия прогрессиясе буенча арта башлаган. Шуңа күрә, җирле гаиләләрдә 5-8 бала үсә һәм бу – норма.

Шуңа күрә дә җирле гарәп кызлары кимсетелгән дип әйтәсе килми.

2008 елдан чираттагы программа кертелә: чын гарәп гаиләсенә (әгәр алар моңа мохтаҗ икән) беренче балалары тугач, дәүләт хисабыннан бер йорт хезмәтчесе бирелә. Һәр гаиләдә хезмәтче, бала караучы бар. Гарәп хатыннарының кер юу, ашарга әзерләү, җыештыру мәсьәләсендә проблемасы юк. Хезмәтче булып эшләргә Филиппин, Бангладеш, Һиндстан яки Африка илләреннән киләләр. Мондый хезмәтче булгач, нигә әле бала тапмаска?!

«Дәүләттән ярдәм булмаса да, сигез бала алып кайтыр идек», - дип сөйләгән Мөхәммәд исемле гарәп гидка. Гарәпләрнең кыйммәтләре башка икән. Узган гасырда бездә дә шулай булган инде ул – гаиләләрдә бишәр-алтышар бала үскән.

«Машина, йорт, акча – байлык түгел, муллык кына. Байлык, әнә, күрәсеңме, йөгереп йөри. Вакыт узар, син бөкрәеп, таякка таянып йөрерсең. Машинаң да, йортыңның да кирәге калмас. Шушы балаларыңның сине кашыктан ашатып, карап торуы кирәк булыр. Балаларың синең тыныч картлыгыңны тәэмин итәргә тиеш. Сигез баламның яртысы булса да кеше була алса, эне-сеңелләренә алар авыр тормышка басарга ярдәм итәчәк. Шул вакытта мин картайгач «шололад» тормышта яшәячәкмен», - дип балаларына күрсәтте Мөхәммәд, диде Мурат. «Мин Мөхәммәдкә каршы берни дә әйтә алмадым. Дөрес фикергә каршы әйтеп буламыни», – диде гидыбыз.

Гарәп чит ил кызына өйләнә икән, аңа дәүләттән ярдәм каралмаган. Алай гына да түгел, кияү дәүләт структурасындагы эшеннән азат ителергә мөмкин. Икенче, өченче яки дүртенче хатын өчен дә дәүләттән ярдәм каралмаган.

Икенче хатын алу – Гарәп Әмирлекләренә сирәк күренеш

Икенче (өченче, дүртенче) хатын алыр алдыннан, ир-ат Шәригать судына кереме турында мәгълүмат бирергә һәм икенче гаиләне туендыра алу мөмкинлеген дәлилләргә тиеш. Ә икенче хатын алу ул – аңа үз акчаңнан шундый ук йорт төзетү, машина бирү, хезмәтче яллау, туендырып тору һ.б. Дәлилли икән – ир-атка икенче хатын алырга рөхсәт бирәләр. Моның белән генә эш бетми: ир-ат шунда ук яңа йортны, яңа машинаны һ.б. икенче хатыны исеменә яздыртырга тиеш. Бу канун ир-атларның хатын-кызлар белән артык мавыкмау, аларны перчатка кебек алмаштырып тормавы өчен эшләнелгән. «Өйләнеп карыйм. Ошамаса, аерылам да, икенчесен алам», – дип әйтү юк.

Аерыласың киләме? Яхшы, аерыл. Икенче хатынга дип алынган бөтен милкең аңа кала дигән сүз. Бик кыйбатка килеп чыга. «Шуңа күрә әмирлекләрдә яшәүче гарәпләр нигездә бер генә хатын ала. Ике-өч хатыны булганнар бик сирәк», - ди Мурат.

Әмирлекләрдә хатыннарның тавык оясындагы кебек бергә өелешеп яшәргә хокуклары юк. Ир-ат һәр хатынына аерым йорт бүлеп бирергә тиеш. Икенче хатынга каралган йорт беренче хатын йортыннан начаррак булырга тиеш түгел.

Урамда үзе белән берничә хатын-кыз иярткән гарәп кешесен күрәсез икән, аларның барысын да хатыннары дип аңларга кирәкми. Ул аның хатыны, кызлары, үзенең сеңелләре яки апалары булырга мөмкин.

Ике хатыны булса да, тавыш чыга калмасын дип, ул аларны беркайчан да бергә кибеткә алып бармаячак. Бер хатынга әйбер алса, шундый ук әйберне икенчесенә дә алырга бурычлы. Ир-ат хатыннары янында булмаса, хатыннары икесе бергә матурлык салоннарына, фитнес-клубка йөри. «Ике хатын бер-берсен яхшы белә, алар аралашып тора. Дус булмасалар, газиз ирнең гадел булмаганын ачыклап булмас иде. Хатын-кыз логикасы инде бу. Һәм, Аллам сакласын, педикюр ясатканда беренче хатын: «Минем хабиби кичә алсу Лексус бүләк итте», - дип әйтсә, икенче хатыны шунда ук хабибисына: «Минем алсу Лексусым кайда?» – дип шалтыратачак. Әгәр икенче хатыны иренең үзенә бүләк итмичә калдырылган әйберне ачыклап, аны Шәригать судында дәлилли алса, ул ирен судка бирәчәк. Икенче хатыны ирен өзелеп яратса да, бу адымга принцип буенча барачак, чөнки ирен аңа өйләнергә беркем мәҗбүриләмәгән, үзе теләп өйләнгән.

Гарәп халык ашлары – миф?

Гарәп Әмирлекләре ашлары Төркия, Иран, Сирия, Иордания, Урта диңгез, Кавказ һәм Көнчыгыш Азия ашлары кушылмасыннан тора. Гарәп Әмирлекләрендә «гарәп ашлары»н җыелма образ дисәң дә була. Гарәпләр өстәлендә түр урынны финики алып тора. Анда кеше организмы өчен барлык кирәкле микроэлементлар һәм витаминнар бар. «Кеше еллар буена финики белән генә дә туклана ала. Аның составында аксымнар гына юк. Сүз уңаеннан, гарәпләр Адәмнең Һаваны алма белән түгел, ә финики белән җәлеп итүен дәлилләде», - дип аңлатты Мурат.

Фото: © Пальма агачларындагы финикилар

Икенче урында – дөя ите һәм дөя сөте. Дөя ите диетик ит санала. Гарәп Әмирлекләрендә бер өркәчле дөяләр (дромадер) генә бар. Дромадерның сөте составында сыер сөтенә караганда микроэлементлар һәм витаминнар 25 тапкырга күбрәк. Файдасы ягыннан кәҗә сөте белән бер. Бу төр дөянең сөте өч көнгә кадәр бозылмыйча кояш астында тора ала. Җирле халык дромадерның сөтеннән сөтле продуктлар ясамаган. Ул сөттән әче сөт продуктын ясау өчен билгеле бер пропорциядә сөтне кәҗә сөте белән болгаткан. Хәзер инде кәҗә сөтен кушмыйа да ясыйлар, билгеле бер бактерияләр кулланалар.

Дөя сөтенең майлылыгы 6-7 процентка кадәр җитә ала. Ә хәзер бу мәгълүмат дөя сөтен бер дә эчеп карамаучылар өчен: дөя сөтен эчкәннән соң, ике сәгать бәдрәф яныннан китмәсәгез, хәерле булыр. Органимзның реакциясен белеп булмый, дип аңлата Мурат. Дөя сөтен эчкәч гадәттә «Юрий Гагарин белән кытай петардасы симбиозы барлыкка килә», - дип аңлатты ул елмаеп. Бу реакция бер тапкыр гына була, башка кабатланмый, дөя сөтен алга таба тынычлап эчеп була, дип ышандыра Мурат.

Дөя сөтен кибетләрдән дә алып була. Зәңгәр яки яшел төстәге капкачлы сөт – 6-7 процентлы сөт, сары яки әфлисун төсендәгесе – пастерилизацияләнгән, мае киметелгән сөт. «Соңгысын эчеп карасагыз, бәдрәфкә йөрергә туры килмәс», - дип әйтте Мурат. Беренче тапкыр эчеп карагач, дөя сөте тозлырак булып тоелыр.

Һәр гарәп гаиләсе өстәлендә балык һәм дөге булган. Аны Кытай, Һиндстан, Иран һәм Ливаннан сәүдәгәрләр алып килеп саткан.

Милли эчемлек – гарәп каһвәсе. Каһвә – чып-чын гарәп эчемлеге. Бразилиянеке дә, Италиянеке дә, Төркиянеке дә түгел. Аны гарәпләр уйлап тапкан. Каһвәне икенче төрле әзерлиләр монда: алар яшел киптерелгән каһвә ярмасын ваклата (кыздырмыйлар), ваклатканда кардамон һәм бераз гына дарчин (корица) өстиләр. Чын гарәп каһвәсе үләнле чәй тәмен хәтерләтә. Яшел каһвә ярмасында кофеин 30 процентка артык кала, каһвәне күбрәк кыздырган саен кофеин күбрәк яна икән.

Аэропортта 1 көнлек бушлай сим-карта бирәләр. Ә болай – бар җирдә дә диярлек вай-фай бар, мин шуннан файдаландым.

...Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – әкияти ил. Әгәр сез яхшы кунакханә сервисы, иртәдән кичкә кадәр кибетләрдә йөрергә, җәен дә, кышын да җылы океанда йөзәргә, матур күренешләр фонында фотога төшәргә яратасыз икән, Гарәп Әмирлекләрен сайлап ялгышмассыз.

Монда яшәргә калыр идемме? Берсүзсез, әйе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100