news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсендә: «Эшләгән изгелекләре бик күп, күңеле матур иде»

«Башкаларга яхшылык эшләүдән тәм табып яши белә иде», - дигән сүзләр яңгырады аның турында. Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең тууына 85 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара узды.

news_top
Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсендә: «Эшләгән изгелекләре бик күп, күңеле матур иде»

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат:

Аның эшләгән изгелекләре бик күп, гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл кеше булып истә калды, күңеле матур иде. Берничә генә мисал китерәсем килә. 1980-1987 елларда Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятләр комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятләр эше буенча баш консультант булып эшләде.

Хәтерләсәгез, 1983 елда Кол Галинең 800 еллык юбилее ЮНЕСКО дәрәҗәсендә зурлап уздырылды. Бу эшнең башында Гәрәй Рәхим торды. Мәскәүдә Кол Галинең юбилеен зурлап уздырырга, китапларын чыгарырга кирәклеген һәм башкаларны исбатлаган кеше нәкъ менә ул булды, – диде ул.

Гәрәй Рәхим Газинур Моратның үзенә дә күп тапкыр ярдәм иткән. Мәсәлән, аны һәм ул вакытта яшь шагыйрь Ркаил Зәйдулланы ияртеп барып, Чебоксар янында уздырылган бөтенроссия яшь шагыйрьләр семинарында катнаштырып, Газинур Моратны СССР Язучылар берлегенә тәкъдим иттерүгә ирешкән.

«Ул вакытта бик четерекле эш иде ул, – диде шагыйрь. – Бик вак иләктән үткәреп кабул итәләр иде, докторлык диссертациясе яклауга тиңлиләр иде. Моннан тыш, Гәрәй Рәхим 1992 елда ике томлы «Татар шигърияте антологиясен» әзерләп чыгарган кеше. Аллаһка шөкер, быел антологиянең өч томлыгы да чыкты».

Газинур Морат: «Гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл кеше булып истә калды»

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

«Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу...»

Гәрәй Рәхимнең иҗатын популярлаштыру максатыннан Лениногорск районында «Үз җиремдә үз җырым» дип аталган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узган. Кичәдә Лениногорск районы китапханәләр челтәре директоры Ләйсән Галимова әлеге конкурсның җиңүчеләрен бүләкләде. Гран-прига Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, композитор, җырчы, Гәрәй Рәхимнең авылдашы Людмила Аланлы лаек булды.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр Гәрәй Рәхим исән чагында яздырылып калдырган видео турында искә төшерде.

«Без ул видеога Гамил Афзалның 105 еллыгына әзерләнгәндә тап булдык. Анда Гәрәй абый татар язучыларының каләмдәшләренә пародия язарга яратсалар да, үзләренә язганны кабул итмиләр, дип сөйли», – диде Равил Сабыр.

«Үз җиремдә үз җырым» шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчесе

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

Берсендә шулай матбугатта Мөдәррис Әгъләмов шигыре чыга.

Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу,

Чын исеме Гөргөри.

Өч тиенлек китабы бар,

И, пычагым кергери!

Ул чакта чыннан да шагыйрьнең китабы чыккан була һәм анда «Бәясе 3 тиен» дип язылган була. Гамил Афзал Гәрәй Рәхимгә шалтыратып шырык-шырык көлә: «Укыдыңмы, сине матбугатта мактап, зурлап язып чыкканнар!» – ди.

Күп тә үтми, Гамил Афзалның мондый шигыре басылып чыга.

Элек шайтан күренеп йөргән диләр,

Хәзер инде шайтан үлгән диләр.

Ялгышалар! Яши шайтаннар!

Менә миндә личный шайтан бар!

Гәрәй Рәхим, озак уйлап тормый, шушы шигырьгә пародия яза.

Гамил Афзал — менә дигән шагыйрь!

Аны бары тормыш аздырган.

Яхшы шигырьләрен үзе язган,

Калганнарын шайтан яздырган.

Шушы пародияне бастырып чыгаргач, Гәрәй Рәхим Гамил Афзалга шалтырата, көлә-көлә нидер сөйли, әмма җавапка бер сүз дә ишетми.

«Аның прозасы да шигърият кебек»

Бераз соңрак бу теманы үз чыгышында Рәмзия Габделхакова да дәвам итте. Аның сүзләренчә, Гәрәй Рәхим халык күңелендә шаян шигырьләре, пародияләре, юморны яратучы язучы буларак кереп калган.

Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта аның иҗатының бу өлеше, ул айсбергның судан өскә калкып торган очы гына кебек. Гәрәй Рәхимнең әсәрләре искиткеч тирән мәгънәле. Аның прозасы да шигърият кебек.

Мәсәлән, «Туган йортта» дигән әсәрен алыйк. Анда инде әллә ни сөйләрлек сюжет та юк, гап-гади тормыш. Шул ук вакытта улы белән әнисенең сөйләшүе, аларның үзара мөнәсәбәтләре, ниндидер детальләр, гамәлләр шулкадәр тирән мәхәббәтне ача, баланың әнисенә хөрмәтен, әнисенең баласын илаһи чиксез мәхәббәт белән яратуын тасвирлый. Безнең бөтенебезнең дә туган йортларыбыз бар, кешенең бәхет бишеге бит инде ул», – диде.

Рәмзия Габделхакова шулай ук Гәрәй Рәхимнең сәләтен Шамил Бикчурин күреп алуны, каләме өметле икәнен аңлап, шигырьләрен Хәсән Туфанга күрсәтүен, олпат шагыйрьнең: «Татар әдәбиятына Григорий Родионов булып кереп китә алмыйсың бит инде, псевдоним ал үзеңә», – дип киңәш бирүләрен дә сөйләп узды.

Рәмзия Габделхакова: «Гәрәй Рәхимнең әсәрләре искиткеч тирән мәгънәле»

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

Бүләкләр һәм җырлар

Равил Сабыр да үз чыгышында Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәбият-иҗат берләшмәсенең республикабыз көньяк-көнчыгышында иң актив эшләүче берләшмәләрнең берсе икәнен басым ясап, аеруча игътибар биреп әйтте. Берләшмәнең җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив катнашуы, үзе дә аларның оештыручысы булган өчен Габдулла Тукайның 140 еллыгына уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләде.

Равил Сабыр Таһир Шәмсуаровка бүләк тапшыра

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

Кичәдә шулай ук Рафис Корбан язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән елларда Гәрәй Рәхимнең оештыру эшләре буенча зур ярдәм күрсәтүен дә искә алды. Чарада шагыйрьнең тормыш иптәше Диләрә Родионова, сеңлесе Вера Родионова, «Чишмә» әдәбият-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, ветераннар Фәйзи Хөснуллин, Люция Ильина да үз истәлекләрен сөйләделәр.

Чыгышлар арасында Людмила Аланлы Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырларын башкарды, «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары аның шигырьләрен укыды, «Аланлык» керәшен ансамбле, Ләйсән Шәмсуарова башкаруындагы җырлар кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.

«Аланлык» керәшен ансамбле

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

Резедә Шәмсуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар