Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гарәфә көнен ураза тотып һәм догалар укып уздырырга кирәк

news_top_970_100
Гарәфә көнен ураза тотып һәм догалар укып уздырырга кирәк
Фото: © "Татар-информ"

Быел Гарәфә көне 5 июньгә туры килә. Гарәфә көне – ул Хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәнлеге мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу Хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора. Әмма дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый.

Шул сәбәпле, Хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш.

Сөекле Расүлебез салләллааһү галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр, дип өметләнәм», – дип әйткән. (Мөслим)

Расүлебез салләллааһү галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәү Гарәфә көнендә, «Бисмилләһ» әйтеп, «Ихлас» сүрәсен укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр һәм догалары кабул булыр», – дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100