«Гәрәбә, гәрәбә, алга таба тәгәрә...»
Авыл өстенә алсу шәфәкъ иңә. Кояш тау өстендәге иске зират өстенә менеп кунаклый да акрын гына төньякка таба авыша башлый...
Алтын яфракларын салкын көзге җилләрдә җилфердәтеп, җәй белән хушлашып утыручы каеннарга үрелә. Көтүләр дә күптән кайткан, сыерлар савылган. Казлар да каңгылдашмый. Башларын канат асларына тыгып, йоклап утыралар, күрәмсең. Үрдәкләрнең дә бак-бак килеп хуҗабикәләрен тинтерәткәннәре ишетелми. Көзгә таба көн кыскарып бара шул. Авылда – кичке тынлык. Туган йортым авылның нәкъ уртасында урнашканлыктан, мин һәр кичне йокы бүлмәсендәге тәрәзәләрдән менә шушы матурлыкны күзәтәм.
Авылда мин үземне хыял дөньясындагы кебек хис итәм. Әйе, монда миңа бар да газиз. Тал баскан су буйлары да. Таулары да. Безнең авыл кебек матур авыл җир йөзендә дә юк! Табигатьнең купшы матурлыгына кеше куллары тимәсә, булыр иде микән бу матурлык? Әлбәттә, юу-ук. Лесхоз хуҗасы Нургали абый Миңнехановка рәхмәт инде. Авыл халкын туплап, тау битләренә, тау итәкләренә каен, чыршылар, наратлар утырттырды ул. Туктар хәзер яшел бишеккә әйләнде. Авылның ничә буын вәкилләре аңа рәхмәт укый, рухына дога ирештерә. Минем Мәртен сигезьеллык мәктәбендә укып йөргән чаклар иде. Шушы тауларга авыл агайлары, хатын-кызлары каеннар утыртып йөргәннәре әле дә хәтеремдә. «Таш арасында агач үсә димени?» – дип ышанмаучылар да булды. Авылдашларның куллары җиңел икән. Менә шуларның куллары җылысы сарылган ул каеннарга. Ул каеннар инде җырлый-җырлый күкләргә үрелеп үстеләр. Гомумән, безнең авыл халкы элек-электән бердәм, тырыш. Матур яшәргә тырыша. Бездә, минем җырдагыча, «тау-ташлар да чәчәк ата».
Хатирәләргә бирелеп утырган җирдән тын урамга күз салдым. Әнә, урам тутырып, медер-медер килеп сөйләшә-сөйләшә, югары очтан хатын-кызлар төшеп килә. Кулларындагы таяклар белән юлны чыкылдаталар гына. Эһе, болар да минем кебек «Скандинавия маршына» чыкканнар, дип уйлап куям. Тиз генә артларыннан чыгам да куып тотам үзләрен.
– Хәерле кич, кызлар! Афәрин!
– О, Тәслимә апа кайткан икән!
Җылы гына исәнләшәбез. Хэл-әхвәл белешәбез.
– Ничек соң, йокларга ятар алдыннан болай йөрүнең файдасын күрәсезме?
Хатын-кызлар дәррәү сүзгә кушылалар.
– Без ишегалдындагы, абзардагы бөтен мал-туарны ашатып-эчертеп ябып куябыз да, ирләребезне дә диванга телевизор каршына ял итәргә салабыз да, менә шулай көн дә прогулкага чыгабыз, – ди Гатифә Гыймадиева.
– Спорт, саф һава, йоклар алдыннан җәяү йөрүнең файдасын без бер атнадан соң ук күрдек. Урамнан кергәч, шулхәтле тәмле итеп йоклап китәбез! – дип сүзгә кушылды Мәрьям ханым. – Сабый йокысыннан бер дә ким түгел.
– Иренмисезме көн саен чыгарга?
– Юк. Юк. Бик сирәк калдырабыз, – диләр.
– Файдалы эшне кирәкле шөгыль белән дә бергә кушабыз бит әле. Бүген клубка төшеп менәсе бар иде, – дип ачыклык кертте Сания ханым. – Казанга авыл-хуҗалыгы ярминкәсенә барасы бар. Әзерләнергә кирәк. 1нче октябрьдә Казанда «Агропарк»та Президентыбызны җырлап каршыладык. Күрше бистә егете бит! Туктар кызлары өчен бигрәк тә зур дәрәҗә!
Авыл мәдәният йорты бездән 5-6 минутлык арада гына. Сөйләшә-сөйләшә, килеп җиткәнне дә сизми калдык. Клубта яшьләр бильярд сугалар. Беришесе шахмат тактасына иелгән. Гүзәл Мәүлетова безне авыз ерып каршы алды: «И, рәхмәт төшкерләре, минем кызларым килеп җитте», – диде, шатланып. Горурланып өстәп куйды: «Спорт белән дә дус: җәен-кышын кичләрен җәяү йөриләр, кышын чана-чаңгы шуабыз (бездә – һәрьяклап таулар). Авылдагы бер генә бәйрәм дә, мәдәни чара да алардан башка узмый. «Гәрәбә» фольклор ансамбленең асылташлары инде болар».
Һәрбер авылга бәя биргән вакытта, «и, аның җүнле клубы да юк бит» яисә «их, клублары гөрләп тора» диләр. Безнең клубка бу бәянең икенчесе туры килә. Элек бик борынгы мәчет бинасында урнашкан иде ул. Гүзәл Мәүлетова, эшкә керү белән, ремонт артыннан чаба башлады. Район мәдәният бүлеге аның җиң сызганып эшкә тотынганын күргәч, рәхәтләнеп булышты. Эчтән дә, тыштан да тәртиптә тотты бинаны. Вакытында ремонтлады. Аппаратуралар бирә башладылар. Ләкин халыкта мәчетне кабат кайтару теләге торган саен ныгый барды. Район үзәгендә халык башлангычына дөрес юнәлеш биреп җибәрделәр. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Шамил улы Фәхретдинов, авылда укыту, мәдәният учаклары булыр дип, зур бина салдыртты. Авылда балалар саны аз булу сәбәпле, укучыларны 1 километрга – Килдебәк урта мәктәбенә йөртүне оештырдылар. Ә бу яңа бинада авыл мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы эшли башлады. Соңрак авылның тарихи музее да шунда ук оештырылды. «Гәрәбә» ансамблендә җырлаучылар саны да унга җитте. Даны районга таралды. Тора-бара, республика түрендәге зур мәдәни чараларга да чакыра башладылар.
– Ни өчен «Гәрбә» дип атадыгыз? – дип сорыйм җитәкчесеннән.
– Без, гармунга кушылып, борынгы татар җырларын, ретро-җырларны башкару максатын куйдык. Ә иң беренчесе «Гәрәбә» җыры иде. Киңәштек тә, бердәм рәвештә ансамбльне дә шулай атарга булдык. Иске клубта 3-4 кешедән торган коллективта җырчыларыбыз ишәйде, бик күп җырлар өйрәндек. Өлкәннәрдән сорашып, борынгы җырлы-биюле уеннар, такмаклар өйрәнә башладык: «Бармак», «Биш парлы», «Наза», «Балдак салышлы», «Казан сөлгесе», «Чишмә буенда» һ.б. Иң мөһиме: бу уеннарга яшьләрне дә тартабыз. Бүгенге һәм киләчәк буын вәкилләре безнең милли ядкәрләребезне күңелләренә алып үссеннәр, дибез. Ансамбльгә йөрүчеләребез балаларын, оныкларын ияртеп киләләр. Дәвамлылык шул инде ул. Төрле мәдәни чараларга баштарак халык азрак йөри иде. Хәзер исә клуб тутырып киләләр. «Гәрәбә»нең һәр чыгышын яратып кабул итәләр, – дип сөйләп китте Гүзәл ханым.
Киемнәре дә бик матур. Гел яңартып торалар. Авылның оста куллы тегүчесе коллективны киендереп тора. Нәфыйга Әхмәтҗанова: «Гәрәбә» – авылыбызның йөзе бит. Матур киендерәсе килә. Тегүен мин тегәм. Алар күлмәкләрне, алъяпкычларны үзләре чигәләр. Кайчагында бергәләп, бөтен гаиләләре белән тырышалар», – ди, елмаеп.
«Яңа елны каршылау», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «8 нче Март», «Бөек Җиңү көне», «Сабантуйлар», «Авыл көне», «Уңыш бәйрәме», «Алтын көз», «Кабак», «Алма» бәйрәмнәрен фольклор ансамбль матур җырлар белән бизи, биюләр оештыра. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә читтән кунаклар күпләп кайта. «Ягез әле, егетләр!», «Ягез әле, кызлар!» кебек конкурсларда яшьләр теләп катнаша. Авылда өйләнсәләр дә, бәби туса да, юбилейлар узса да – җаен табып, берәр мәдәни чарада зурлап, бүләкләп китәләр, җырлар багышлыйлар.
Мәшәкатьләр күп. Коллективны район, республика күләмендәге мәдәни-социаль чараларга чакыралар. Әле бу араларда Гатифә Гыймадиеваның түгәрәк юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Гатифә Котдусовна – коллективның төп җырчыларыннан берсе, биючесе. Әйе, монда һәркайсын мактап үтәргә мөмкин. Иң «беренче карлыгачлар»: Тәскирә Шәяхмәтова, Зөлфия һәм Диләфрүз Димөхәммәтовалар. Иң өлкәне – Сания Әскарова. Аңа – 75 яшь. Ләкин ул кызлар кебек әле. Җор күңелле. Ания Хәлимова, Сания Исхакова да – коллективта үз кешеләр. Һәр хатын-кызның үз тормышы, кайгы-хәсрәтләре – беркемнең дә казаны буш түгел. Кайсы ирен, кайсы улын мәңгелек йортка озаткан.
Мәсәлән, Мәрьям Кадыйрова гомер буе читтә яшәде. Ире белән кайтып авылда төпләнделәр, матур тормыш кордылар. Әмма Исмәгыйль, авырып, бакыйлыкка күчте. Кайгыга уралып, күз яшьләренә буылып яшәгәндә, Гүзәл аны «Гәрәбә»гә чакырды. «Күңелеңне юатып китәрсең», – диде. Шуннан бирле Мәрьям дә җырлап йөри башлады. Әйе, монда шатлыклар да, кайгы-хәсрәтләр дә уртак. Коллективның үз җаны бар. Бергәләп тырышалар. Баянчы Дилбәр Мостафинаны Гүзәл Мәгазовна үз машинасы белән Байлар Сабасыннан менеп ала, менгереп куя. Китапханәче Алсу Мөхәрләмова да кирәк булганда җырчыларны утыртып йөртә. Районнан чыкканда, ярминкәләргә, башка шәһәрләргә чыгыш ясарга барганда, район мәдәният бүлегеннән автобус бирәләр, кирщк кадәр ярдәмне күрсәтеп торалар.
– Иң зур бүләкне хәтерлисезме? – дип сорыйм.
– Авыл халкы алдындагы беренче чыгышларда тез буыннары калтырый иде. Ә менә кайнар алкышларга күмгәч, түбәләребез күккә тия инде. Иң зур бүләк – тамашачының хөрмәте. Район мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин эшебезне хуплап тора. Иң беренче: райондагы фольклор коллективлар арасында җиңүләр яулый башладык. Республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә лауреат исемнәре алдык. Күптән түгел Мари Эл республикасында «Халык мирасы» төбәкара фестивалендә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык, – дип, Гүзәл Мәүлетова дистәләгән мактау кәгазьләрен күрсәтеп китте.
Берничә тапкыр грант отканнар. 100 меңлек грантка кино күрсәтү җиһазы, киң экран, микрофон, теннис өстәле алып кайтып бирделәр. Яшьләр, балалар рәхәтләнеп теннис уйныйлар хәзер.
Безнең якларда шаян такмак бар: «Бие-бие Хәйбулла – биегән кеше бай була». Чыннан да, әллә шулай инде? «Гәрәбә» фольклор ансамбле җырлап-биеп киенә, авыл мәдәният йортын да баета. Гәрәбә – затлы ылыслы агачлардан аккан сагыздан озак еллар дәвамында ясалган затлы таш. «Кояшлы таш» та диләр аны. Бизәнү әйберләре кеше күңелен тартып тора, күз тиюдән саклый, дип тә әйтәләр гәрәбә турында. Ләкин ул дәвалый да әле. Аның тынычландыру үзлеге көчле. Калкан бизе авырткан кешеләргә гәрәбәдән мәрҗән тагып йөрергә киңәш ителә. Бу ташның авыруны үзенә ала торган үзенчәлеге бар. Ә безнең Туктар авылының «Гәрәбә»се кешеләр күңелен дәвалый, җыр-моң дөньясына тартып тора, рухыбызны баета. «Гәрәбә» фольклор ансамбле милли хәзинәбез сагында!