Гарәп Әмирлекләрендә яңа законнар: алкоголь куллану һәм никахсыз бергә яшәү тыелмый
Әмирлектә ял итүче туристларга спиртлы эчемлек куллану өчен махсус карта кирәк булмый, өйләнешү һәм аерылышу шартлары никах теркәлгән илдәге законнар буенча карала
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә алкоголь куллану, никахсыз бергә яшәү хәзер җинаять булып саналмый. The National басмасы хәбәр иткәнчә, илнең президенты Хәлиф бен Заид Әл Нахайян шәхси статус, федераль җинаять кодексы, федераль җинаять-процессуаль законнарга төзәтмәләр кертү турында карарны имзалаган. Бу — соңгы елларда хокук саклау системасын иң нык үзгәртү. Төзәтмәләр барысын да — аерылышудан алып алкоголь куллануга кадәр — үз эченә ала. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Алкогольне лицензиясез куллану
«Кичекмәстән гамәлгә керә торган законнар туристларны һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, биредә яшәүчеләр өчен кагыйдәләрне гадиләштерү» өчен эшләнә. Аерым алганда, тиешле лицензия булмаган килеш алкоголь куллану җинаять булудан туктый. Бу шәхси тәртиптә яки махсус урыннардан тыш спиртлы эчемлекләр эчү, саклау һәм сату өчен җинаять җаваплылыгы булмый дигән сүз. Шул ук вакытта, элеккегечә, 21 яшькә кадәр чикләү гамәлдә кала. Балигъ булмаганнарга алкоголь сату закон белән тыела.
Гарәп әмирлекләрендә 2018 елдан бирле алкогольне чикләүләр акрынлап йомшартыла. Ул чакта Абу-Даби шәһәрендә «коры көннәр» бетерелә. Мондый көннәрдә һәм дини бәйрәм көннәрендә алкоголь куллану һәм сату тыела иде. Быел сентябрьдә әмирлек кешеләре өчен лицензия алу кагыйдәсе бетерелә. Лицензия — кешеләргә кибеттә, барлар һәм рестораннарда алкоголь сатып алу өчен махсус карта. Дубайда карта системасы соңгы вакытка кадәр сакланды. Туристлар да шундый лицензия сатып алырга тиеш иде.
Никахсыз гына бергә яшәү
Grazia басмасы мәгълүматы буенча, законнардагы яңа үзгәрешләр үзара туган булмаган һәм никахта тормаган парларга бергә яшәүне чикләми. Ике як та риза булса, 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең мөнәсәбәтләре җинаять булмый. Шул ук вакытта балигъ булмаган балаларга акыл ягыннан зәгыйфь кешеләргә һөҗүм итү өчен җаваплылык катгыйлана, мондый җинаятьләр өчен үлем җәзасы бирелә. Хатын-кызларга карата җенси көчләү, бәйләнү өчен җаваплылык катгыйлана.
Үз-үзеңә кул салырга маташу җинаять саналмый
Үз-үзеңә кул салырга маташкан өчен җинаять җаваплылыгы булмый. Җинаять кодексыннан бу маддәне алып атканнар. Шулай ук берәр кешегә ярдәм күрсәтергә тырышкан, ләкин ул кеше барыбер үлгән очрак өчен дә җаваплылык бетерелә.
Мирас калдыру кагыйдәләре үзгәрә
Чит ил инвесторларының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү максатында, мирас калдыру кагыйдәләре үзгәртелә. Хәзер мирасны мәрхүм кешенең туган илендәге протоколлар буенча бирәләр, бу очракта башка төрле васыять язылмаган булырга тиеш. Җирле законнар БГӘдәге барлык милеккә карата да кулланыла. Өйләнешү һәм аерылышу шартлары ирнең туган иле түгел, ә никах теркәлгән илдәге законнар буенча карала.