Гарәп илендә кияүдә: “Россиядән хатын алган өчен Аллаһының рәхмәте булсын сиңа, диделәр иремә”
"Татар-информ" хәбәрчесе гарәп иле Ливанда булып кайтты. Сәяхәтнамәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез: Ливанда безнең кызларның язмышы, җирле халык белән мөнәсәбәтләре һәм тәм-томнар турында.
Ливанда “безнекеләр”нең ике төре бар. Беренчесе - җиңел холыклы кызлар. Гарәп илләренә безнең яклардан килеп эләккән андый туташлар турында күбегезнең ишеткәне бардыр. Андыйларның Ливан башкаласы Бейрутта чыннан да күп булуын әйттеләр. “Алар казино тирәсендә, кыйммәтле отельләрдә күпләп эшли”, - дип аңлаттылар миңа. (Дөньядагы иң танылган казиноларның берсе - Casino du Liban – Ливанда эшли). Әмма хикәям бу кызлар турында булмас, миңа алар белән аралашырга туры килмәде.
Мин аралашкан "безнекеләр" башка төрле. Бу ханымнар БДБ илләреннән Ливанга гарәп егетләренә кияүгә чыгып, ислам динен кабул итеп һәм аның бөтен кагыйдәләрен үтәп яшәүче, югары белемле мөхтәрәм шәхесләр.
“Матурларны эзлиләр”
Ливанда яшәүче туганым Гөлназ алар турында даими сөйләп тора иде: “Ирина бишенче баласын көтә”, “Вера миңа ислам дәресләре бирә башлады”, “Злата Киевтан мин яраткан печеньены алып кайтып бирде...”, “Надя аш пешереп китерде”, “Балам туу хөрмәтенә кызлар миңа шундый матур алтын йөзек бүләк итте!”
Ливан егетләре арасында рус, украин, белорус кызларын кияүгә алу гадәте күптән бар икән. Кызларның барысының да диярлек ирләре БДБ илләренә югары белем алган һәм булачак хәләл җефетләре белән шунда танышкан. “Безнең кызлар матур бит алар, гарәп егетләренең матур кызларга өйләнәсе килә, - дип аңлатты Гөлназ. – Мин - без аралаша торган даирәдә бердәнбер татар кызы. Алар моңарчы татар милләте турында белмәгәннәр дә. Ак тәнле, яшел күзле, блондинка булуым өстенә ислам динен белүемә гаҗәпләнделәр. Хәзер миннән татар кызы белән таныштыруымны сораучылар бар”.
Гөлназ үзе булачак ире Самад белән интернетта табышкан. “Ун көн аралаштык та, бер-беребезгә нык ияләндек. Бик тиз булды: ул миңа тәкъдим ясады, мин ризалык бирдем, ике көннән Самад Казанда иде инде. Әти-әнием янына барып, мине кияүгә бирүләрен сорады. Башта “риза булырлар микән” дип борчылган идем дә, әмма мөселман егете, укыган, төпле икәнен күргәч, әтиләр ризалашты. Казанда “Ярдәм” мәчетендә никах укыттык та, ике көннән Бейрутка очтык. Мин гомерлеккә монда килдем", - дип сөйли ул. Гөлназ белән Самад үзара инглизчә аралаша.
- Украин, белорус, молдаван, рус кызларының исламда булмавы куркытмыймы соң егетләрне? – дип сорыйм.
- Ул илләрдән кыз алып, аны исламга китерү горурлык санала, моны үзенә күрә бер абруй дияргә була, - ди Гөлназ. - Самад белән язылышыр алдыннан фотоательега баргач, фотограф: “Кәләшең кайсы яктан?” – дип сорады. Россиядән икәнемне ишеткәч, “Россиядән хатын алган өчен Аллаһының рәхмәте булсын сиңа”, диде.
Ир дине
Вера, 37 яшь. Ливан егете Азиз белән Белоруссиядә вузда укыганда танышкан. “Без студент чакта ук никах укытып, тулай торакта бергә яши башладык. Исламны мин никахлашуыбызның икенче көнендә үк кабул иттем, кызыксынуым арта гына барды, шуңа Ливанга килеп бераз телне өйрәнүгә, биредәге университетның шәригать факультетына укырга кердем”, - дип сөйләде ул.
Бүген Вера инде мөгаллимә булып җитешкән, үзе укыган университетта шәригать нигезләре һәм гарәп теле укыта, шәхси дәресләр дә бирә. Гөлназны да ислам дине кагыйдәләренә ул төшендерә.
Вера зур "Мерседес" машинасында килеп туктады. Ишектән килеп керүгә, өйдә ир-атлар юклыгына инангач, өстендәге кара озын япмасын, хиҗабын салып куйды да, бала имезеп яткан Гөлназ янына барып утырды һәм дәресен башлады. Аннан соң тиз генә капкалады да, китәргә ашыкты – бүген скайп аша тагын берничә дәрес бирәсе бар икән. “Диссертациямнең дә бу атнада нибары 80 битен яздым, 200 бит язачакмын дип үз-үземә сүз биргән идем”, - дип аңлатты Вера.
Злата, 41 яшь. Украинада туып үскән. Дүрт улы бар. Ире Рәсүл - табиб. Алар Киевта танышкан, Рәсүл шунда укыган.
“Миңа ул вакытта 16 гына яшь, Рәсүл студент иде. 17дә мин аңа кияүгә чыктым һәм шул көннән минем рәхәт тормышым башланды. Чөнки балагачым караңгы бер вакыйга буларак кына истә - әтием эчкече, әниемне, мине, энеләремне һаман җәберләп торды. Бу мәхшәрдән кияүгә чыгып котылсам гына инде, дип тели идем. Аллаһ миңа Рәсүлне җибәрде”, - дип сөйләде ул.
Кияүгә чыкканчы бер диндә дә булмадым, шуңа ислам динен кабул итү өчен үз-үземне сындырырга туры килмәде, ди Злата. “Ә менә гарәп телен өйрәнү бик авыр бирелде, аны өйрәнеп җитүемә әле дә ышана алмыйм. Балаларым белән теттереп гарәпчә сөйләшкәндә, “кылт” итеп: “Абау, шуның кадәр авыр телне ничек өйрәнә алдың? Әле кичә генә гарәпчә ике сүз дә белми идең, бүген инде шигъри дәрәҗәдә шушы телдә сөйләшәсең", дигән уй уза”, - дип көлә Злата.
Злата да Бейрутта югары белем алган, мөгаллимлеккә укыган. “Эшләмим. Эшләргә җаем да, теләгем дә юк. Дүрт улымны тәрбиялим, көне-төне аларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртәм, өйдә ике хезмәтчебез дә бар - барысына да күз-колак булырга кирәк. Әллә мине тик утыра дип уйлыйсызмы? Эшкә йөргән хатыннардан ким армыйм мин”, - диде ул.
Шушы урында сөйләшүебезгә Надя исемле ханым да кушыла: “Хезмәтчеләр турында аерым сөйләрлек. Берсе кичә иремнән телефон алып бирүен сораган. Телефон алсаң, хезмәтчең барын оныт, эшләмичә, сөйләшеп кенә ятачак. Миндә дә ике хезмәтче, икесе дә ата ялкаулар”, - дип сөйләп китте ул.
Надяның биш баласы бар, кечкенәсенә яшь ярым, әле күкрәк сөте имә. Надя иреннән 28 елга яшьрәк.
Надя үз тарихын сөйләгәндә, әкият тыңлаган кебек тыңлап утырдым. “Минем ирем Билал украин кызын табып өйләнү өчен Харьковка махсус килгән иде. Мин ул вакытта, вузны бетереп, банкта эшли генә башлаган идем. Ул валюта алыштырырга банкка керде һәм без сөйләшеп киттек: инглизчәмне чарлыйм әле дип, аның кайсы илдән килүен, шәһәребез турында тәэсирләрен сораштым. Олы яшьтә икәнен күрсәм дә, ошатып калдым мин аны. Матур кеше, шәрык әкиятендәге принц инде менә!
Кич эштән чыкканда ул мине көтеп тора иде, ресторанга чакырды, үзенең зур бизнес хуҗасы, күп катлы отельләр төзүче фирма җитәкчесе булуын әйтте. Ул да мине ошаткан. Билал безнең шәһәрдә нибары ике көн булды һәм шул кыска вакыт эчендә без танышып та, дуслашып та, вәгъдәләшеп тә өлгердек. Мин аңа икенче хатын булып кияүгә чыгарга ризалык бирдем. “Ике атнадан сине алырга киләм”, - диде дә, китте. Ике атна мин дә тик ятмадым, ислам дине турында китапларны, интернетны актардым. Кире әйләнеп килүенә мин аңа сюрприз ясадым: хиҗаб киеп каршы алдым. Мине мөселман киемендә күргәч, бөтенләй башын югалтты: миңа, рәхмәт йөзеннән, Картье муенсасы бүләк итте. Ул Картье муенсасының бәясе минем ике еллык хезмәт хакына тиң иде”.
Ирнең икенче хатыны булып яшәү кыен түгелме, дигән сорауга Надя тыныч кына җавап бирде: “Беренче хатыныннан Билалның алты баласы бар. Бала табудан туктагач, Билал тагын бер хатын алырга булган. Беренче хатыны белән никахы өзелмәгән, әмма ул аның белән яшәми, тәэмин генә итә”.
Надяның әнисе кызының гамәлен әле дә кабул итә алмый икән. “Әнием башта нык каршы килде, әле дә мине аңлап бетерә алмый. Аныңча уйласаң, чыннан да, кабул итәргә авырдыр: 28 яшькә олырак ир, икенче хатын статусы, җитмәсә, бертуктаусыз бала табам, - дип көлеп сөйли Надя. – Әмма Билал минем өчен дөньядагы иң зур бүләк. Әни хәзер Харьковта үзе генә яши, күпме күндерергә тырышсам да, Ливанга күчеп килми. Мин, дөресен генә әйткәндә, ул күчеп килергә әзер булган вазгыятьне күз алдына да китерә алмыйм. Монда бит менталитет бөтенләй башка. Хәтта мин дә үз әнием өчен хәзер бөтенләй башка кеше”.
Менталитет
Ливанга кияүгә чыккан ханымнар елга бер мәртәбә туган якларына кайтып килүләрен әйттеләр. “Ливандагы менталитет сезгә ятмы, дип сорыйсың. Безгә – монда 20 ел яшәүчеләргә, хәзер туган ягыбыздагы менталитет ят”, - ди алар.
“Мин исламны кабул иткәннән бирле ябык киемдә, хиҗапта. Мин ул киемгә күнеккән, миңа ул рәхәт. Быел җәй туган ягымда булганда мөселман киеме аркасында күргән кимсетүләрне санап бетергесез. Урамда бәйләнәләр, бармак белән төртеп күрсәтәләр. Хәтта туганнарым сүз итә. Киемемне салып куя алмыйм бит инде мин! Мин киемемнән кимсенмим”, - дип сөйли Вера.
Ханымнарның һәрберсе шундый кыенлыклар кичерүен әйтте. “Татарстанда алай түгелдер әле, безнең якларда мөселманнарга караш кыргыйрак шул”, - ди алар.
“Шулай да, ливан менталитетын кабул итү җиңел генә бирелмәгәндер бит инде, - дип төпченәм. “Кайнана белән мөнәсәбәтләрне сөйләсәк кенә инде”, - ди әңгәмәдәшләрем.
Алар сөйлиләр, ә мин татар кайнаналары турында хикәя тыңлыйм мени: “Ял көне кайнаналарга кунакка бару мәҗбүри... Атнага бер ул бөтен балаларын, оныкларын җыя, һәрберсенең хәлен сорап чыга, хисап аламени... Һәр эштә, хәтта идән юганда да өйрәтә... Сорасаң да, сорамасаң да өйрәтә... “Баланы имезергә алганда “Бисмиллаһ” дип эчемнән генә әйткән идем, кайнанам шундук “ник Бисмиллаңны әйтмисең” дип шелтәләде...”
“Әле бүген Алия юк, аны ире җибәрмәгән”, - диештеләр ханымнар. Алия Кырым татары икән, ире Ливан хакимиятендә эшли. “Өйдән чыгармый ул аны, бик нык көнләшә”, - дип аңлаттылар. “Кыйныймы? – дип сорыйм. – Ислам кыйнарга рөхсәт итә, диләр бит”.
Кыйналучылар
Алияне ире кыйнамый, бары чит-ятларга күрсәтмәсә тырыша икән. Чынында, әңгәмәдәшләрем әйткәнчә, Ливанда кыйналып яшәүче ханымнар шактый.
“Ислам бит хатын-кызны авырттырып кыйнарга рөхсәт итми. Ир сүзен тыңламаса, җиңел генә кул күтәрергә ярый. Зыян салырга ярамый. Әмма Ливанда ирләреннән җәберләнүче хатын-кызлар байтак. Гадәттә, мондый хәл түбән катлам кешеләрендә күзәтелә. Хатын-кызлар үз хокукларын белми. Миңа да бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Мин аларга һәрвакыт “күршеләреңә, дусларыңа, туганнарыңа сөйлә”, дип киңәш итәм. Хатыннарына зыян салып яшәүче ирләр сүз чыгудан бик курка. Мин ханымнарга шәригать судына мөрәҗәгать итәргә дә киңәш итәм. Бөтен очракларда да диярлек суд хатын-кызны яклап чыга”, - дип аңлатты Вера.
Шәригать судына хатын-кызлар ирләреннән аерылган вакытта да мөрәҗәгать итә алалар, диде Вера. "Әйтик, аерылышканда суд һәрвакыт диярлек балаларны әнисе белән, ә әнисе кияүгә чыккан булса, әнисенең әнисе белән калдырырга тырыша. Тик гарәп хатыннары бу мәсьәләдә судка мөрәҗәгать итми диярлек. Ирләре исә, хатын-кызны куркытып, балаларын тартып ала. Шуңа да гарәп ирләре әшәке, балаларны алып калалар, дигән инану яши", - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Чыннан да, “Ливанда безнекеләр” интернет-форумнарын, сайтларын карасаң, бу темага кагылган күп язмаларны күреп була. “Баланы алып калды”, “баланы бирми”, “баланы урлады”, дип зарланып язган ханымнар күп. Моңа каршы торучы иҗтимагый хәрәкәт тә оешкан.
“Ә Ливан ирләре безнең ирләрдән аерыламы?” – дип сорыйм. Җавап урынына көлү ишетелә: “Ливан ирләре бер генә хатын-кыз эшен дә эшләми! Үзләренә йомырка да кыздырып ашамыйлар. Безнең туган якта бит ничек: авырып китсәң, ирең ботка да пешерергә, идән дә юарга мөмкин. Ә Ливан ирләре хатын-кыз эшенә бөтенләй яраклашмаган”.
Сүзгә Злата кушыла: “Әле балалар белән Киевка кайтып килдек бит. Без булмаганда, ирем керләрне шкафларга тутырган, миңа “булышуыдыр” инде. Ливанга кайтса-а-ам – минем киемнәр балалар шкафында, балаларныкы минекендә, иремнең кияренә оекбашлар калмаган. “Син минем оекбашларны кайда куйдың?!” дип каршы алды. Үземнең тартманы ачып, аның оекбашларын табып бирдем”.
Бу мизгелдә мин, үз иремне искә төшереп, "минеке дә кичә кәтлиттән бушаган тәлинкәне суыткычка куйган иде", дип уйлап куйдым.
“Әмма Ливанда ирләр хатыннарына бүләк бирергә бик ярата. Теләсә нинди сәбәп белән алтын бүләк итү гадәте бар. Алтын кибетләренең күп булуына игътибар иткәнсеңдер. Зәркән эшләнмәләренә ихтыяҗ зур булганга ул. Сезнең якларда адым саен хатыныңны бүләкләп тору очраса да, гадәти хәл саналмый, ә Ливанда ул гадәти хәл”, - ди Надя.
Ризыклар
Хикәям ахырында ливан ризыклары турында да язмый булдыра алмыйм. Мине анда бертуктаусыз ашатып тордылар дисәм дә була.
Ливанда ит, гадәттә, грильдә әзерләнә. Яшелчәле, борчаклы, фасольле ризыклар санап бетергесез. Һәм һәр нәрсәне диярлек чи суган белән ашыйлар.
Барлык гарәп илләрендәге кебек үк, ризыкны кул белән ашыйлар. Ләкин Ливанда ризыкка кул белән керү юк – кулга башта ипи тоталар (аларның ипие безнең кыстыбый камырын хәтерләтә), аннары шул ипи белән ризыкка үрелеп, ике бармак белән кыстырып алалар.
Мин Ливанда күргән иң үзенчәлекле ризык “уара анеб” дип атала. Ул ике катлы. Табын уртасына зур тәлинкәгә кеп-кечкенә долмалар (йөзем яфрагына төрелгән дөге һәм тәмләткечләр) тезелгән. Ә өстенә җелекле пешкән сарык сөякләре куелган. Салкын суга салынган суган кисәкләре дә янәшәдә. Кыстыбый шикелле ипи кисәген ике бармак белән тотасың да, тәлинкәдәге бер долманы кыстырасың. Кабасың. Артыннан ук чи суган кабасың. Аннары сарык сөяген кимерәсең. Аннары тәлинкәгә шуның җелеген кагасың да, ипи белән кабасың.
Әгәр Ливанга бара калсагыз, заатр дигән тәмләткеч алыгыз. Заатр – специяләр, үләннәр катнашмасы, аны зәйтун мае белән ипигә ягып та, салатка сибеп тә, кайнар ашларга салып та ашыйлар. Заатр Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралган, әмма Ливанда ул үзенә бер төрле, дип аңлаттылар миңа.
Һәр көнчыгыш илендәге кебек үк, Ливанда яшәүчеләр дә үз ризыкларын иң шәбе, тәмлесе дип саный. Ливанда “зәйтүн җимеше дә иң затлысы, хөрмә дә иң эресе”.
"Хумус-фуль" рецепты
"Хумус-фуль" Ливанда бик популяр иртәнге аш. Аны пешерә торган махсус кибетләр байтак, аларда ризыкны төне буе пешәрәләр һәм иртән сатып бетерәләр. Көндез бу кибетләр эшләми.
"Хумус-фуль"не әзерләү өчен кирәк булган продуктлар бездә дә бар, шуңа рецептын сезгә тәкъдим итәргә булдым.
Кирәк:
Ногыт борчагы - 1 стакан
Фасоль - 20-30 данә
Суган - 1 баш
Зәйтүн мае - 100 гр
Зира (кумин) - 1 чәй кашыгы
Паприка - 2 чәй кашыгы
Әрчелгән помидор - 1/2 шт
Әче борыч - 1 данә
Су - 1,5 стакан
Сарымсак - 3-4 тырнак
Петрушка - 3 кыяк
Тоз, борыч
1. Майны җылытып, суганны кыздырып алабыз. Туралган сарымсак, помидор һәм тәмләткечләр өстибез. Аннары пешкән ногыт борчагын салабыз.
2. Болгатабыз да, ботка рәвешенә килгәнче изәбез. Өстенә су коябыз, су ботканы каплап бетерергә тиеш.
3. Петрушка өстибез һәм капкач астында 1 сәгать пешерәбез. Болгатып торырга онытмыйбыз.
4. Пешкән "ботка"ны савытка салабыз. Өстенә пешкән фасоль, пешкән ногыт борчагы салабыз, тозлыйбыз, зәйтүн мае агызабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!