Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гантель өстенә егылды»: Имгәнгән сабыйны ваннада тончыктырып үтергәннәр

Алты балалы хатын ике яшьлек кызын бер ир-ат белән калдырып, кибеткә чыгып киткән.

news_top_970_100
«Гантель өстенә егылды»: Имгәнгән сабыйны ваннада тончыктырып үтергәннәр
https://pixabay.com/

27 декабрьдә Мәскәүдә ике яшьлек баланы үтерүдә шикләнеп бер ир-атны кулга алганнар. Сабый бала ике катлы караваттан егылып төшкән, башын имгәткән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат аны ваннага кертеп утырткан һәм канын юып төшермәкче булган. Ләкин сабый тончыгып үлгән булуы ихтимал. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

30 яшьлек Инна (исемнәр үзгәртелә) ике бүлмәле фатирда яши. Аның балигъ булмаган алты баласы бар. Иң олысына 9 яшь, иң кечесенә 3 ай. Күп балалы хатын фатирның бер бүлмәсендә тора, икенче бүлмәдә 32 яшьлек сеңлесе Ольга һәм аның 55 яшьлек ире — Урта Азиядә туган Далер яши.

Инна сүзләренчә, кич белән ул сеңлесе белән кибеткә китә, балаларны Далер белән өйдә калдыралар. Бераздан ир-ат Иннага шалтырата, тизрәк кайтырга куша. Хатыннар кайтып кергәндә, фатирда табиблар һәм полиция була инде.

Далер сүзләренчә, хатыннар чыгып киткәч, ул үз бүлмәсендә телевизор карый, балалар күрше бүлмәдә уйнап йөри. Бер мизгелдә алар кычкырыша башлый, Далерны ярдәмгә чакыралар. Ир-ат бүлмәгә керә һәм ике катлы карават янында идәндә утырга ике яшьлек Софияне күрә. Аның битеннән кан ага, бала елый.

Балалар Софияне караваттан егылып төште диләр. Кызганычка, карават янында гантельләр була, сабый шулар өстенә төшә.

Далер баланы ваннага алып кереп утырта һәм өстенә су агыза. Шул чакта ир-атны балалар бүлмәгә чакыра, ул сабыйны ваннада калдырып чыгып китә. Далер берничә минуттан кире әйләнеп керә, тик сабый аңын югалткан була. Ул балага беренче ярдәм күрсәтеп карый.

«Далер кызымның йөрәгенә массаж ясаган. Ләкин файдасы тимәгән. Соня аңына килми. Шуннан соң Далер безгә шалтыраткан, ашыгыч ярдәм чакырган», — дип сөйли баланың анасы.

Далерны тоткарлаганнар, җинаять эше ачылган.

Күршеләре Инна турында яхшы сүз әйтми. Ул балаларын карамый, тәрбияләми, олы балалар үзләрен-үзләре карый. Күрше-күлән опека органнарына күмәк хат та язган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100